Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Бергә яшәүләре хатадыр

Күптән түгел Илһам белән Зиләнең аерылышканын ишеттем. Дүрт балалары бар иде бит, Илһам бу адымга барган икән, димәк, башка чарасы калмаган. Дөресен генә әйткәндә, Илһамны гаепләмим. Аның Зиләгә өйләнүенә бөтен кеше аптыраган иде. Биш намазын калдырмаган, дәүләт хезмәтендә эшләгән егетнең бер башбаштак, тотрыксыз холыклы Зилә белән бергә кушылуын берничек тә аңлап булмый иде. Туйны алар зурлап үткәрмәде. Никах укыттылар да загска барып язылышып кайттылар. Илһамның эшләгән урыныннан бер бүлмәле, аннан ике, балалары өчәү булгач, өч бүлмәле фатир бирделәр.

Подробнее...

Караңгы дөньяның бер нуры кебек иде

Хаҗип җизнәй белән Кәнзия апаның рухларына багышлап үткәрелгән Коръән мәҗлесендә хатирәләрне барлап, сөйлисе килгән сүзләрем.


Кәнзия апа безнең әтинең ике туган сеңлесе иде. Без гел аралашып, күршеләр булып яшәдек. Шуңа күрә Хаҗип җизнәй белән Кәнзия апа әти-әнидән соң безгә иң якын кешеләр булдылар. Алар өйләнешкәндә мин әле дүртенче сыйныфта гына укый идем. Алар икесе дә югары уку йорты бетергәннәр, берсе – математик, берсе – химбиолог. Туймазыга эшкә урнаштылар, атна саен кайтып йөрделәр. Кәнзия апаның әнисе белән апасы икесе бергә яшәделәр. Хаҗип җизнәй иртә дөнья куйды. Хәзер 25 ел үтте инде. Ә Кәнзия апага, берүзе калгач, Уфага уллары янына күченеп килде.

Подробнее...

Шатлык белән кайгы янәшә

Дөньяда һәр минут, һәр сәгать саен төрле хәл-вакыйгалар булып кына тора. Кайвакыт ил яисә республика күләмендәгеләре белән мавыгып, үзебезнең әйләнә-тирәбездәгеләренә артык игътибар да итмибез кебек. 2017 елның азагында безнең районда булган хәлне дә, түбәндәге язма геройларын якыннан белмәсәк, гәзит укучылар игътибарына җиткерәлмәс идек.

Кадим белән Кадрия бик яшьли өйләнештеләр. Бик яшьли дигәч тә... Армия хезмәтен тутырып кайткан әзмәвердәй гәүдәле Кадимгә күп кызлар гыйшык тотты. Урамнан салмак кына атлап үтүче, карадан килешле солдат киемендәге егетне күргәч кайсы кызның гына йөрәге ярсымагандыр...

Подробнее...

Ә бүреләр барыбер явыз түгелләр

Мин бу язмамны Бүздәк районы Ахун авылыннан булган җитмеш бер яшьлек дустым Сәлия Зиннурова сөйләгән хатирәләргә нигезләнеп яздым.


Аның әнисенә сугыш чорында ике тапкыр бүреләр белән очрашырга туры килә. Каты җил искәнгә очып китәргә торган ябык гәүдәле Миңнекамал апа өстенә өлтерәп торган юп-юка фуфайка киеп, төкерсәң, төкерек җиргә төшеп җитмәстәй кышкы ачы суыкта бәләкәй чанага бер капчык бодай салып, күрше авылга тегермән тарттырырга китә. Эш беткәнче караңгы төшә. Юлдашы – яп-якты ай – булганда, ни йөрәгең түзеп, кунып ятмак кирәк, суык өйдә сабыйлары көтә. Кайтырга чыга. Ярты юлны узгач, чинашкан тавышлар ишетеп, артына борылып караса, шаяра-шаяра өч бүре аның артыннан ияреп киләләр икән.

Подробнее...

Кайгыларга ничек түзәргә?

Рәшитнең үлеменә быел дүрт ел булды. Аның әнисе белән минем каенанам бертуганнар иде. Замира зурәнкәй (безнең якта әти-әнидән олыракларны зурәткәй белән зурәнкәй дип йөртәләр) зурәти белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары тыйнак, инсафлы, иманлы булып үсте. Уллары әллә артык иркә булды – мәктәпне тәмамлагач, тегендә сугылды, монда барып карады. Беркая да укырга керәсе килмәде, эш урыннарын да еш алмаштырып торды. Сөйкемлелеге дә, чибәрлеге дә бар иде шул, шуңадыр аңа гел үзеннән олырак хатыннар чат ябышты. Замира зурәнкәй бу хәлләргә һәрвакыт каршы булды. Соңгысында рус хатыны Ольга хәтта унбиш яшькә олырак иде. Утыз яшьлек, сөлектәй таза, матур Рәшитнең үзеннән олы хатын белән кәеф-сафа корып көн итүенә әнисе бик борчылды. Ольганың оятсызланып үзе аларга куна килүе бөтенләй аптырата иде татар хатынын.

Подробнее...

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>