Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүген туган җиребездә зәңгәр күк астында бернинди мохтаҗлык белмичә яшибез. Бәлки, яшьләр һәм балалар кеше гел  шулай рәхәт яшәгән дип уйлыйдыр.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Минем әнкәем 1915 елда Борай районы Яңа Тазлар авылында дөньяга килә. Биш яшендә әнисез калып, авыр михнәтле тормыш башлана. Ике генә атна мәктәпкә укырга бара ала. Әтисе, “синнән башка да марҗа бетмәгән әле” дип, аны башкача укырга җибәрми. Шунда өйрәнгән хәрефләр белән догалар язып, кешеләрдән дә яздырып безне өйрәтте, шулар белән гамәл кылып яшәдек. Әнием кулыннан дисбесен төшермәде. 15 яшендә олы абзыйлар белән атта Караиделгә урман кисүчеләргә печән илткәнен елый-елый сөйли иде. Аякта чабата, тишек оек. Кайтканда, абзыйлар, үзең кайтырсың инде дип, Борайдан үзен генә җибәрәләр. Чатлама суык, ат атламый, 12 чакрым атны җитәкләп барырга туры килә. Соңыннан атым торды да чапты, чак чанага егылып калдым, дип сөйли иде әнкәй. Тазга кайтып җиткәнче чаба ат. Аллаһы Тәгалә кыз баланы туңмасын дип боергандыр инде...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Нәнәемнең бертуган сеңлесе Фәһимә апа сугыш башлануга 17 яшьлек чибәр кыз булып үсеп җиткән. Көне-төне башка хатын-кызлар белән бергә колхозда хезмәт иткән. Атларны сугышка җибәреп бетергәч, колхоз басуларын сыер җигеп сөрергә мәҗбүр булган алар. Мескен сыерларның бер ел җигелеп җир сөрүгә җиленнәре корыган. Ике ел җигелгән сыерлар бозау китерми башлаганнар. Ә бит киләчәктә әни буласы яшь кызлар да олылар белән бер рәттән авыр эш эшләгән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Тыл ветераны, Иске Туймазы авылында 38 ел укытучы булып хезмәт салган Халидә Заһит кызы Хәнипова 1927нче елда Туймазы районы Гафур авылында якты дөньяга аваз салган. Сугыш башланган елның уку елы сентябрьдә башланмый, ноябрь уртасына кадәр сузыла, чөнки басудагы уңышны җыеп алу, колхозчы хатын-кызлар белән бергә карт-коры һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Әсхат Сәйфетдинов сугышта күргән-кичергәннәрен бүгенгедәй хәтерли

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел вакыт үтеп киткән. Сугышның тәндә калдырган яралары, әлбәттә, еллар дәвамында төзәлгәндер дә, тик менә күңелләрдә... хатирәләр бүген дә яңара һәм миллионнарча гомерләрне кыйган сугыш, җиңүче геройлар, мәңгелеккә сугыш кырында ятып калганнар турында бервакытта да онытмавыбызны, яуланган Җиңү белән горурлануыбызны, хәтердә саклавыбызны сорый.