Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Уфа шәһәрендә яшәүче Хәмит Сәүбән улы Низаметдинов, коточкыч сынаулардан соң исән калып,
90 яшен каршылаучы бик сирәк кешеләрнең берсе

Дөресен генә әйткәндә, мәктәпләрдә без бу турыда укымадык. Бу вакыйга турында беркайчан да ачыктан-ачык сөйләмәделәр. 15 елга төрмәгә утырту белән куркытылган солдатлар 25 ел беркемгә дә бернәрсә дә сөйләмәскә ант итеп кул куя. Соңгы чикләүләр 1990 елның июнь аенда гына юкка чыгарыла. 15 елга төрмә! Бу куркыныч сүзләрне алар беркайчан да онытмый һәм... дәшмиләр...

 1954 елның 14 сентябрендә Советлар Союзында атом-төш коралының бер төренә сынау үткәрелә, атом-төш шартлавының тәэсир итүен өйрәнү төп максат итеп куела. Тоцк хәрби полигонында үткәрелгән бу сынауны масштабы буенча моңа кадәр булган бер генә хәрби өйрәнү белән дә чагыштырып булмый.
Шул куркыныч сынауларда катнашучыларның берсе – Уфа шәһәренең Нижегородка бистәсендә яшәүче Хәмит Сәүбән улы Низаметдинов – тумышы белән Уфа районының Нөрле авылыннан. Балачагы, үсмер еллары авыр сугыш елларына туры килә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, гаиләсе Уфа шәһәренә күченеп килә.
1951 елда армия хезмәтенә чакырыла. Башта пехотада, элемтә ротасында хезмәт итә. 1954 елның май аенда аларны Оренбург өлкәсенә Тоцкига озаталар.
“Үзегезнең атом-төш сынауларында катнашачагыгызны белдегезме? – дип кызыксынам Хәмит бабайдан.
“Әлбәттә, – ди ул. – Сынауларга дүрт ай әзерләндек. 30 градус эсседә противогаз киеп йөгерәбез, көненә бер солдат фляжкасы (0,754 л) белән су бирәләр. Шуны я бер эчкәндә эчеп бетерәсең, я көне буена сузасың.
Көне-төне йөгерүләребез бушка үтмәде, бомба шартлагач, арттан биш метр гына ераклыкта төтен безне куа килә, без противогаз киеп чабабыз. Төтен куып җитмәсен! Башта тик бер генә уй – исән калырга! Кем егыла, шунда ятып кала, беркемдә дә аның кайгысы юк. Мин үзебезнең палатка шәһәрчегенә кайтып җиткәч, палаткага кергәч егылганмын. Аңыма килгәч, бер тәүлек яттың, диделәр. Соңыннан җирдә күпләп күмер өелеп ятканын күрдек, аларны солдатлар, диделәр. Чөнки бомба шартлагач бөтен урман янды. 1500 градус булган диделәр”.
Мин Хәмит бабайның сөйләгәннәрен үз колагыма ышанмый тыңлап утырам. Интернет челтәрендә бу сынаулар турындагы язмаларны кереп укыдым. Үз халкында атом-төш коралын сынаган ил җитәкчеләре бу өйрәнүләрдән соң бик күп наградалар белән бүләкләнә, дип язылган анда. Тоцкига СССРның союзниклары булган барлык илләрнең оборона министрлары килә. Советлар Союзы маршаллары Александр Василевский, Константин Рокоссовский, Родион Малиновский, Иван Конев, Иван Баграмян, Семен Тимошенко, шулай ук Семен Буденный һәм Климент Ворошилов өйрәнүләрдә катнаша. Бер көн кала Советлар Союзы оборона министры Николай Булганин, Министрлар Советы рәисе Георгий Маленков һәм КПСС Үзәк комитеты беренче секретаре Никита Хрущев та килә. Кунаклар арасында Югославия һәм Кытай хәрбиләре дә була.
Бомбаны ташлау очучылар Василий Кутурчев һәм Константин Лесниковка йөкләнә. Соңыннан ике очучыны да бу бурычны уңышлы башкарган өчен “Победа” машинасы белән бүләклиләр. Өйрәнүләрнең нәтиҗәләрен тикшерү вакытында В.Кутурчев Булганинның кулыннан Ленин орденын кабул итеп ала һәм аңа полковник дәрәҗәсе бирелә.
– Бу сынаулардан соң горурланып “Совет солдатын атом да ала алмый, алар атом шартлагач та сугыша ала”, – дип мактанып сөйләделәр. Өчтән бер өлеше үләчәк, өчтән бере гарипләнәчәк, өчтән бере исән калачак дигән булганнар белгечләр, – ди Хәмит бабай. – Мин исән калучылар исәбендә булдым.
Хәмит бабай армиядә өч ел хезмәт итеп кайта. Кушнаренко районы Иске Гомәр авылында туып үскән Бәйнә Мөхәммәтзакир кызы белән гаилә корып җибәрә, заводка эшкә урнаша. Тоцкидагы вакыйгалар турында кешегә сөйләү түгел, уйларга да ярамый.
СССРда атом-төш бомбасын сынауга омтылыш Бөек Ватан сугышы елларында ук була. 1950нче еллар башында АКШ армиясе тарафыннан хәрби өйрәнүләрдә атом-төш бомбасын сынап караганнан соң, СССР сәяси җитәкчелеге ил территориясендә шундый ук атом-төш бомбасын реаль шартларда сынап карау турында карар кабул итә.
Тоцк өйрәнүләре “Снежок” дигән исем ала. Тоцк полигоны белән янәшәдә яшәүче җирле халык өлешчә башка урынга күчерелә.
Өйрәнүләргә искиткеч зур әһәмият бирелә. 40 килотонналы атом-төш бомбасы шартлау Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 33 минутта башкарыла. Бомба сигез километр биеклектән ташлана, җиргә 350 метр кала шартлый. Шартлауның куәте Хиросимага ташланган бомба белән чагыштырганда ике тапкыр артык дип бәяләнә. Шартлаудан соң зарарланган зонага сугышчылар кертелә. Ул вакытта атом-төш шартлавының төп факторы итеп бәрү дулкыны санала. Әмма солдат һәм офицерлар үзләрендә юк итүнең икенче тәэсирен – атом-төш нурланышы тәэсир итүен сынап карый. Хәрби өйрәнүләрдә 45 меңләп сугышчы: 39 мең солдат, сержант һәм старшина, 6 мең офицер, 600 танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмасы, 320 самолет, 500 корал һәм миномет, 600 бронетранспортер һәм 6 меңләп тягач һәм автомобиль катнаша. Өйрәнү нәтиҗәләренә “Совершенно секретно” тамгасы салына. Авыручылар нурланыш алулары хакында хәтта табибларга да бер сүз дә әйтергә ярамаганлыгы хакында кисәтеп куела.
Хәмит бабай Уфа шәһәренә кайткач заводка эшкә керә. Анда аның 28 ел гомере үтә. “Мин эшләгән станок гадәти станоктан 8 тапкырга авыррак иде”, – дип искә ала эшләгән елларын. Нурланыш алу үзенекен итә, Хәмит бабай авырый башлый. “Хастаханәдә тәрәзә янына бара алмый иде”, – дип искә ала тормыш иптәше Бәйнә әби дә. – Аны үлә диделәр. Операциягә дә алып кермәделәр. Бер айда 500дән артык укол ясадылар”...


Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәте белән Хәмит бабай терелеп китә, яңадан аякка баса. Бәйнә әбинең халык медицинасы, тәрбиясе дә үзенекен иткәндер инде. Хәмит бабай авырган чагында бары тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый. “Ике улым, Бәйнәм хакына гомер бирсәң иде, калган гомеремне гыйбадәттә үткәрер идем”, – дип ялвара...
Аллаһы Тәгалә ишетә аны һәм гомерен бирә. Терелгәч Хәмит бабай “Водоканал” оешмасында тагын 20 ел эшли әле. “70 яшькә кадәр эштән җибәрмәделәр, – дип көлә ул хәзер. – Минем станокта эшли белүче аз иде”.
Ул 1995 елда Тукай мәчетенә кичке курсларга дини белем алырга йөри башлый. 70 яше тулгач эшеннән китә, аны Нижегородка бистәсендәге “Мөнирә” мәчетенә имам-хатыйб итеп билгелиләр. Бу вазифада ул 83 яшенә кадәр хезмәт итә. Хәзер алар Бәйнә әби белән бар булмышларын дингә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга багышлаганнар. Бар булганнарына шөкер итеп, бакча карап, матур чәчкәләр үстереп, кече уллары Хәниф тәрбиясендә гомер итәләр.


Шартлауның куәте Хиросимага ташланган бомба белән чагыштырганда ике тапкыр артык дип бәяләнә. Шартлаудан соң зарарланган зонага сугышчылар кертелә.
Хәрби өйрәнүләрдә 45 меңләп сугышчы: 39 мең солдат, сержант һәм старшина, 6 мең офицер катнаша.


–Аллаһы Тәгалә бәрәкәтне бирде, шөкер, – диләр алар. – Икебез дә заводта эшләгәч, акчага нужа күрмәдек, йортын салып кердек, бурыч дигән нәрсәне белмәдек. Эш хакын ала тордык, акрын гына эшли тордык.
Бәйнә әби белән алар 62 ел бергә. “Кешеләр булдыра алганча намаз укырга тырышсыннар иде, – дип тели ул. – Көфер белән мөселманны нәрсә аера? Намаз. Аллаһы Тәгалә кеше белән җенне үзенә гыйбадәт кылсыннар, намаз укысыннар өчен яратты. Хәтта җеннәр дә намаз укый бит. Ә кешеләр мәңге үлмәс өчен туган кебек яшиләр. Шуңа мәчеткә дә бармыйлар. Кайбер кешеләр җеннән дә яманрак кылана”, – дип борчылуларын бәян итте Хәмит бабай.

Эльвира Әсәдуллина,
автор фотосурәтләре.