Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Аткан таңым матурлыкка туймый, 

Гашыйк иткән аны җир-анам.

Шуңа җирне сихри төскә буйый,

Әйтерсең, таң үзе бер рәссам, – дип соклана шагыйрь Якуп Колмый үзенең “Таң” исемле бер шигырендә. Башкортстан Республикасының танылган лирик шагыйре, хәзер дә яратып тыңланган дистәләгән популяр җырлар авторы, Якуп Хәйрулла улына бүген 100 яшь тулган булыр иде.
Якуп Колмый 1918 елның 7 сентябрендә Ишембай районының Канакай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Урман-Бишказак крестьян-яшьләре мәктәбендә укыган елларда поэзия белән кызыксына башлый, тәүге шигырьләрен яза. 1934 елда ул Стәрлетамак педагогия училище-
сына укырга керә. Монда ул поэзия белән тагын да ныграк шөгыльләнә башлый. Аерым шигырьләре республика матбугатында басылып чыга. 1937 елда Якуп Колмыйны “Ленинсе” (хәзерге “Йәшлек”) гәзи-
тенә эшкә чакыралар. Шигырьләре Октябрь (Агыйдел), “Пионер” (хәзерге “Аманат”) журналларында, республика гәзитләрендә ешрак күренә башлый. 1939 нчы елда Якуп Колмый Кызыл Армиягә алына, данлыклы генерал Доватор җитәкчелек иткән Кавказ кавалерия корпусында хезмәт итә. Солдат елларында (1940) “Адым” исемле тәүге шигырьләр китабы басылып чыга, шул ук елда шагыйрьне Коммунистлар партиясе сафына алалар.
Шагыйрь Я.Колмый сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була. Сугыш тынган арада иҗат итүен дәвам итә, аларның бер данәсен яугир Уфага Башкортстанның Язучылар союзы председателе Рәшит Нигъмәтигә, икенчесен авылга – әтисе Хәйрулла Колмөхәммәтовка җибәреп бара. Шагыйрь Р.Нигъмәти аларны әзерләп 1944 елда “Фронтовик уйлары” дигән исем астында аерым җыентык итеп бастырып чыгара. Икенче китабы нәшер ителгәннән соң Якуп Колмыйны Русия Язучылар союзына әгъза итеп алалар. Шушы ук елда шагыйрьнең фронт шигырьләреннән торган тагын бер җыентыгы дөнья күрә. Әдип “Хатлар сөйли”, “Яуда чыныккан яшьлек”, “Безнең шәһәр егете” исемле поэмалар яза, аның соңгысы Александр Матросовның (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгына багышлана.
Бөек Ватан сугышыннан соң Я.Колмый яңадан гәзиткә эшкә кайта. Ул ”Совет Башкортстаны” (“Башкортостан”) гәзитенең үз хәбәрчесе була. 1946 елда яшь шагыйрьне ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты Мәскәүгә икееллык Үзәк комсомол мәктәбенә укырга җибәрә. Ул монда комсомол матбугаты бүлеген уңышлы тәмамлый. Арытаба Я.Колмый ”Совет Башкортстаны” (“Баш-
кортостан”), “Ленинчы” (“Йәшлек”),”Кызыл таң” гәзитләрендә, егерме елдан артык Башкортстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире булып эшли. Бу елларда ул әдәби иҗатын журналистлык эшчәнлеге белән бергә алып бара. Я.Колмый “Бердәмлек”(1958), “Яшәү яме”(1962), “Гомер чәчкәләре”(1964), “Сайланма әсәрләр”(1968), “Бәләкәй батыр”(1969), “Күңел кыллары” (1970), “Уфа моңнары”(1982), “Шигырьләр һәм поэмалар”(1986), рус телендә басылган “Я слышу сердцем”(1966), “Береза и любовь”(1973), “Уральские зори” (1999), “Маленький батыр”(1977), “Хәтер хәзинәсе”(1994), “Бәдәр Йосыпова”(1984), “Сәхнәдә үткән гомер”(1983)–барысы егермегә якын җыентыклар авторы.
Якуп Колмый башкорт милли җыр сәнгатенә зур өлеш керткән шагыйрь. Аның йөзәрләгән җыр текстларына башкорт-татар композиторлары моңлы көйләр иҗат итте. Алар арасында “Туган илем”(Камил Рәхимов), “Был-
былым”, “Пограничник җыры”, “Солдат җыры” (Заһир Исмәгыйлев), “Көтүче җыры” (Таһир Кәримов), “Уфа вальсы”, “Төнбоек бүләк итмә”(Тәлгать Шәрипов) һәм башка киң билгеле җырлары әле дә халык тарафыннан яратып җырлана.
Туган илем, шиңмәс гөл бакчасы,
Нинди җылы синең язларың.
Чәчкәләр уяна,
Күңелләр куана,
Җирне ямьли Урал тауларың,
Мәңге балкысын таңнарын,
дип соклана шагыйрь үзенең Башкортстанына “Туган илем” исемле җырында.
Я.Колмый иҗатында үзәк тема – ул халыклар дуслыгы һәм туганлык темасы. Язмышларның һәм телләрнең тиңлеге турында уйланып, шагыйрь үзенең “Телгә тел дошман түгел” дигән бер шигырендә болай дип белдерә:
Бер милләттән булмасак та,
Телгә тел дошман түгел.
Ни әйтергә теләсәң син,
Уеңны аңлый күңел.
Ә инде “Ут күршеләр” исемле икенче бер шигырендә шундый юллар игътибарны җәлеп итә:
Тел дә охшаш безнең,
йөз дә охшаш,
Гореф-гадәткә дә күнеккән.
Табыннарда кодагыйлар булып
Серләшәбез элек-электән.
Туган табигать, мәгърүр Уралның гүзәллеге һәм тирә-юньнең ямен сакларга чакырып шагыйрь “Язгы иртә”, “Торатавым”, “Һәләүегем”, “Юкә балы”, “Ишембай”, “Тәйрүгем”, “Айлы кич” һ.б. әсәрләр иҗат итте.
Заман һәм тормыш турында уйлануларында шагыйрь туган башкорт халкының данлы тарихы белән горурлана (“Салават кылычы”,”Салават янында”), тугандаш халыклар мирасына мөрәҗәгать итә (“Шота Руставели”, “Тукай”), замандашларына җылы сүзләрен, изге теләкләрен дә жәлләми (Профессор Н.К.Зәйнәшевка, күз табибы М.З.Янгировага”, Гали Хәмзингә, Зәки Мәхмүтовка, Хөсәен Кудашевка, Арслан Мөбәрәковка, Бәдәр Йосыповага, Илфак Смаковка, язучы Әнвәр Бикчәнтәевка, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевка һәм башкаларга аталган шигырьләр).
Я.Колмый иҗатының төп өлешен җырлар били дигән идек баштарак, аларның төп темасы – мәхәббәт һәм яшьлек, тормыш матурлыгына, хезмәткә, тынычлыкка, табигать матурлыгы һәм күңел сафлыгына дан җырлау.
Башкорт милли мәдәнияте һәм сәнгатен үстерүдәге зур уңышлары һәм тырышлыгы өчен Я.Колмыйга Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният һәм атказанган сәнгать эшмәкәре дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Шагыйрьнең бер җыентыгына “Рәхмәт сүзе” исемле шигыре кергән, анда шундый юллар бар:
Күкрәк сулышымда мәңгелек яз,
Байлыгы мул әле күңелнең.
Энҗеләрен әйтер сүземнең.
Чәчән телле Я.Колмый сүзләренә ни дә булса өстәп әйтү урынсыз булыр дип уйлыйм, чөнки шагыйрь иҗаты моны тулысынча раслый.

Былбылым
Якуп Колмый сүзләре,
Заһир Исмәгыйлев көе

Яз килә дә китә,
Йөрәк көтә-көтә,
Яшьлек үтә-үтә,
Яз сымак.

Син былбылым минем –
Җырланмаган җырым,
Балкып кил син,
Аткан таң сымак.

Мин яшимен җирдә,
Синең белән бергә,
Син бит минем сүнмәс йолдызым.

Әле соң син кайда?
Былбыл булып сайра,
Күңелемне юат,
былбылым.

Язын кошын кайта,
Гөлләр чәчәк ата,
Син балкыйсың бәхет
йолдызым.

Сине көндә көтәм,
Килерсең дип, иркәм,
Бик сагындым сине,
былбылым.

 

Мин сине эзлимен
Якуп Колмый сүзләре,
Рафик Сәлмәнов,
Ризван Хәкимов көе.

Мин сине эзлимен,
Тынгылык (тынычлык)
белмимен,
Эзлимен, түзмимен…
Эндәш, кайда син?
Хәтердә күзләрең,
Елмайган йөзләрең,
Ягымлы сүзләрең…
Эндәш, кайда син?

Уйлаган уемдай,
Җырлаган җырымдай,
Балкыган йолдыздай
Биг(е)рәк матур син!
Сөйкемле каендай,
Саф аяз таңымдай,
Чәчкәле язымдай
Миңа якын син!

Үтсә дә елларым,
Акса да суларым,
Йөргән юлларым
Урау булса да,
Мин көтәм, акыллым,
Эзлимен – табармын,
Мин беләм син барын
Якты дөньяда!

Миләүшә Годбодь (Колмөхәмәтова), шагыйрьнең туганы.
Чехия Республикасы,
Брно каласы.