Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Алар турында истәлек халык күңелендә яши

Аскын районы Төлгезбаш авылында Ленин ордены кавалеры Шәрип Васиковның тууына 100 ел тулуга, шулай ук Төлгезбаш, Олы Күл, Яңа Карыш, Усаклы Елга авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашканнарның истәлегенә яңартылган обелиск, Советлар Союзы Герое Сәлимҗан Галимҗанов бюстын ачуга һәм истәлекле тактаташ куюга багышланган тантаналы чара үтте.
Мин кайтырмын...
“Мине сораган бөтен туганнарга һәм иптәшләргә, бөтен апаларга, безнең кызылармеец сәламен сезгә бүләк итәбез. Кайтып шатлык белән гомер итәрбез, исәнлек булсын. Иптәшләрем барысы да яхшы. Ел буена ныклы әзерлек үттек, бернинди пуля да ега алмас, минем өчен көймәгез. Туган җиребезне фашист илбасарларыннан азат итеп, кадерле Рәхимҗан белән (бертуган абыйсы — автор искәрмәсе) ул шатлыклы көнне бергә бәйрәм итәрбез...”, — дип яза Шәрип Васиков соңгы хатында. Әмма аңа туган йорты бусагасына басу гына насыйп булмый. Анда, ерак Умпыр үткелендә яшь батырның гомере фаҗигале өзелә. Ул соңгы мина белән үз-үзен шартлата һәм берничә дистә фашист солдатын да юк итә...
Юлның башы
1964 елга кадәр Шәрип Васиков исеме күпләргә билгесез була. Нәкъ шушы чакта батырның хәрби юлы белән Төлгезбаш мәктәбе укытучысы Мәсгуть Кирәев кызыксына башлый. Ул Карачаево-Черкесск шәһәрендәге хезмәттәшләренә Васиков турында мәгълүмат бирүләрен үтенеп, мөрәҗәгать итә. Күп тә үтми җавап килә. Урындагы халык батыр яугир турында материал җибәреп кенә калмый, ә якташларының хәрби дан урынын килеп күрергә чакыра. Наилә һәм Мәсгуть Кирәевләр, батырның әнисе Зөлкәбирә апа Краснодар краена юл тота.
— Безне якын туганнарындай җылы каршыладылар. Поезд килеп туктаган вокзал перронында Шәрип Васиковның туган ягыннан киләчәкләрен белгән кешеләр җыелган иде. Безне чәчәкләргә күмделәр. Шул ук көнне экскурсовод, машина бирделәр, үз өйләрендә урнаштырдылар. Каты сугыш барган урында — Умпыр үткелендә, Зеленчук авылында, Шәрип җирләнгән туганнар каберендә булдык. Урындагы халык, укучылар белән очраштык. Шундый чараларның берсендә кинозалда батыр яугирләрнең фотоларын күрсәттеләр. Шулчак ананың солдатлар арасында таныш йөзне күреп күз яшьләренә буылып: “Шәрип, улым... туктатыгыз...”, дип сәхнәгә ташлануы әле булса күз алдымда тора, — дип искә ала Наилә Кирәева һәм күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөртә.
Шулай итеп Кирәевлар гаиләсе Аскын һәм Краснодар арасына дуслык күпере сала. Шуннан башлап батыр тарихы ел саен яңа мәгълүматлар белән тулылана бара.
Митингта
Тантаналы чарага мәртәбәле кунаклар, туганнары һәм якыннары, авыл халкы җыелган иде. Бүген батыр тарихы һәркемгә билгеле, һәм яңартылган обелиск, бюстлар, истәлекле тактаташны ачу шатлыклы зур вакыйгага әверелде.
— Алып барылган бөтен эш — Туган ил азатлыгы өчен гомерләрен аямый көрәшеп, һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләү. Илебезне дошман утыннан күкрәге белән каплап, халкыбыз бәйсезлеген саклап калган батырларыбыз истәлеге алдында баш иябез. Бүген иң зур байлыгыбыз — ата-бабаларыбыз истәлеге. Зур тарихның бер бәләкәй генә өлешен саклый һәм яшь буынга тапшыра алуыбыз белән чиксез горурланабыз. Бүген балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз бу җиңү биеклеген ышанычлы кулларында тота. Алар илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен хезмәт сала. Тормышыбыз имин, тыныч булсын, ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телим, — диде район хакимияте башлыгы Фларит Усманов тәбрикләү сүзендә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен билгеләп үтте. РФ Дәүләт Думасының Рәхмәт хатларын туган якны өйрәнү буенча актив эшчәнлек алып барган, яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен һәйкәл төзүдә турыдан-туры катнашкан кешеләргә тапшырды.
— Бу тантаналы чарада Уфаның патриотик клубы җитәкчесе Алексей Алликас катнашу теләге белдергән иде. Бүген ул Краснодар краенда үз төркеме белән сугыш барган урында яңа материаллар табу максатында казыну-эзләнү эшләре алып бара, алар 4800 метр биеклектә эшлиләр, — дип хәбәр итте БР Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов. — Геройларыбызның туган авыллары — Иске Казанчы һәм Төлгезбашта шундый зур һәм әһәмиятле чаралар оештырганнары өчен якташларыма рәхмәтлемен.
Пермь крае башкортлары Корылтае рәисе Рәсил Мөхәмәтҗанов Евразия халыклары делегациясе белән Мәскәү шәһәрендәге Истәлек тавында булганлыгы, анда йөзәрләгән батыр исеме арасында якташларыбыз исемнәре дә алтын хәрефләр белән язылганлыгы турында сөйләде. Төлгезбашлыларның да сугышта һәлак булганнар истәлеген шулай кадерләп саклауларын теләде.
Район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров та чыгышында фронтовиклар исемнәрен мәңгеләштерүнең әһәмияте ассызыклады.
Әйтергә кирәк, авыл биләмәсе хакимияте, районның туган якны өйрәнүчеләр берләшмәсе рәисе Ярис Зәйдуллин тарафыннан гаять зур эш башкарылды. Материаллар җыю, атап әйткәндә, сугышта катнашучылар фамилияләрен ачыклауда шулай ук авыл халкы, ветеран-фронтовиклар ярдәм итте.
Обелиск һәм бюстларны тантаналы ачу өчен кунаклар гадәттәгечә кызыл тасманы кисте. Күз алдында мәгърүр кыя таш кебек биек, зур һәйкәл пәйда булды. Стенасында Бөек Ватан сугышында катнашкан 203 яугирнең исем-шәрифләре уеп язылган. Батырлар истәлегенә чәчәкләр, гөлләмәләр салынды.
Мондый обелискларның халык тәкъдиме буенча төзелүе — бик күркәм һәм зур эш.
Ул — горурлыгыбыз
Шәрип Васиковның туганнары бәйрәмнең кадерле кунаклары булды. Әлеге вакытта Уфада яшәүче Гөлнара Хөсәенова Васиковлар шәҗәрәсе белән таныштырды. Шулай ук абыйсы Шамил Хәбибҗанов белән Краснодар крае Псебай поселогындагы музей директоры чакыруы буенча Умпыр үткелегендә ел саен үткәрелүче фестивальдә катнашулары турында сөйләде. Төлгезбаш мәктәбе музеена бу төбәк хакимияте биргән “Слава героям” китабын тапшырдылар.
— Шундый батыр абыебыз булуы белән чиксез горурланабыз. Шәрип Васиков исеме батырлык өлгесе һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора, — диде Гөлнара Муллаян кызы.
Батырның әтисе йорты урынында бүген Шамил Муллаян улы яши, ул — авыл мәчетенең имам-хатыйбы.
Геройлар портреты
Чарага танылган якташыбыз — рәссам Федор Кащеевның килүе төлгезбашлылар өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды.
— Бүген сезнең белән бергә булуыма бик шатмын. Бу истәлек безгә, балаларыбызга, яшь буынга бик кирәк. Герой-ветераннарыбыз Сәлимҗан Галимҗанов һәм Нурулла Сафин белән вакытында күрешеп, портретларын яза алуыма куанып бетә алмыйм. Аларның портретлары белән янәшә калган өч геройның да портреты булуын телим, — диде Федор Александрович.
Ул шулай ук бу вакыйганың төлгезбашлылар өчен генә түгел, ә бөтен республика халкы өчен әһәмиятен билгеләп үтте. Мондый батырларны кешеләр онытмаска һәм үсеп килүче буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.
Рөстәм Әбдрахимов җитәкчелегендә яшь армиячеләр, Әфган сугышында катнашучылар чыгышлары чарага ватанпәрвәрлек хисе өстәде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл клубы үзешчән сәнгать осталары әзерләгән җыр-биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Шунда ук балалар һәм өлкәннәр өчен спорт ярышлары һәм уеннар оештырылды. Күңелләргә шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да хисләр тулды. Шәрип Васиков батырлык күрсәткән вакыттан соң бер генә дистә ел узмаган, әмма аның турында якты истәлек һәркем күңелендә саклана. Бу обелиск — халыкның һәлак булганнар турында кайгыру һәм илебез азатлыгын саклап калган якташларыбызга рәхмәт билгесе.
Лилия Шәрифгалиева.
Автор фотосы.
Аскын районы.