Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Җиңү көне безнең Таңатар авылы халкы өчен быел икеләтә бәйрәм булып килде – бу көнне без “Хәтер китабы”н да ачтык

Район хакимияте вәкилләре дә килде, читтән дә күп кунаклар кайтты. Бәйрәм истәлекләр, авыл осталары, сәләтле укучы балаларыбыз тырышлыгы белән әзерләнгән җыр-моңга үрелеп барды. Китапны төзүче Әлфир Сәләхетдин улы Мөхәммәтдинов аның һәр бүлеге, материалларны туплау тарихы, анда чагылыш тапкан кайбер истәлекләр, вакыйгалар һәм шуңа бәйле кешеләр язмышы белән таныштырып үтте. Таңатар авылының “Хәтер китабы”нда аңа нигез салучылардан башлап, архив материалларына нигезләнеп төзелгән шәҗәрә урын алган.

Авылның дини тәрбия чыганагы мәчет тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш кырларында ятып калган, җиңү белән кайткан, хәрби дәрәҗәләргә ирешкән каһарман ул һәм кызлары турында белешмәләр урын алган. Шунда ук рус-япон сугышында, Ленинград блокадасында, Әфган, Чечен сугышларында катнашкан авылдашларның исемлеге төзелгән.
Фронтта җиңү өчен тырышып эшләгән тыл уңганнары да читтә калмаган, аларның исемлеге, фотосурәтләре китапка кергән.
Репрессия корбаннары, чит җирләрдә эшләп яшәүче хезмәт алдынгылары, авыл һәм аның халкы турында бик күп демографик таблицалар һәм башка мәгълүматлар урын алган.
Һәр халык үз тарихын үзе язарга тиеш. Кешеләр үзләренең белемен, тәҗрибәсен киләчәк буыннарга тапшыра бара икән, хәтер дә саклана, туктаусыз дәвам итә һәм ул мәңгелек хәтергә әверелә. Тарихи хәтер – ул кешеләр күңелендә сакланган, тупланган һәм буыннардан-буыннарга тапшырыла баручы чыганак, кешелек хәтере. 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, укучылары белән Туган як музеен оештырган абруйлы укытучы Әлфир Сәләхетдин улы инде өлкән яшьтә булса да, бар тырышлыгын салып, дистә еллар дәвамында җыйган бөтен мәгълүматны шушы китапка туплап, барыбызны да сөендерде.
Буыннар чылбыры өзелмәсен, моның өчен үткәннән бүгенгә кадәр тарихыбызны белеп, аны кадерләп саклап яшик.
Әнүдә Мөнирова.
Борай районы, Таңатар авылы.