Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сугыш чорындагы егет һәм кызлар – бүген инде чал чәчле, маңгайларын тирән буразналар каплаган, җыерчыклы куллары авыр елларның онытылмас истәлеге булган әби-бабайлар. Миңа да шундый бик мөлаем, бик өлгер әбекәйләрнең берсе белән очрашып аралашу бәхете тиде. Наҗия Минһаҗетдин кызы Сафарова – минем класс җитәкчем Гүзәлия Сәүбәновнаның әнисе. Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә, ашыкмыйча гына әңгәмә корабыз.

Наҗия Минһаҗетдин кызы 1927 елның ноябрь аенда Благовещен районы Биштин авылында туган.Наҗия укырга керәсе елны, гаиләләре белән Дүртөйле районының Исмаил авылына күченеп киләләр.
– Исмаил сезнең хәтердә ничек калды?
– Безгә мәктәпнең чишенү бүлмәсен гаиләбез яшәрлек итеп үзгәртеп бирделәр. Әткәй апам Роза белән икебезгә-сәндерә, ә үзләренә мич артына сәке ясады. Әни мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Көннәр суыткач, төнлә мичләргә яга иде. Апа белән без парталарны, такталарны юа идек. Укучылар кайтып киткәч, классларны себерәбез, шимбә көннәрне юып чыгара идек. Шулай итеп 10 ел вакыт үтеп тә киткән.
– Сезнең уку дәверенә Бөек Ватан сугышы туры килгән.
– Әйе, мин 7- класска күчкәндә сугыш башланды. Бу хәбәрне авыл халкына мәктәп директоры хәбәр итте. Сугышка ярардай ирләрне район үзәге – Дүртөйлегә колхозның йөк машинасына төяп алып киттеләр. Икенче көнне пароход белән Пермь ягына озаттылар. Түбән пристаньда саубуллашу өчен халыкка 10 минут вакыт бирелде. Анда минем 18 яше дә тулып җитмәгән абыем Әхмәтзыя да бар иде. Хушлашу бик авыр булды. Абый шул китүдән кайтмады, ”Смоленск шәһәрен азат иткәндә һәлак булды,”– дигән хәбәре генә килде.
10 сыйныфны тик яхшы бигеләренә генә тәмамласам да, укуны институтта дәвам итәргә теләгем булса да (әти үлеп китте, әни чирләде) үзем укып чыккан мәктәптә эшкә калдым. 3нче сыйныфта дәресләр алып бардым, икенче елны Уфага китеп, 2еллык укытучылар институтын тәмамлап, пединститутка читтән торып укырга кердем.
– Эшне кайда башладыгыз? Ул еллар нинди вакыйгалары белән хәтердә саклана?
– Мине Кушнарен районы Бакай унъеллык мәктәбенә эшкә җибәрделәр. 8-10 классларда рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам, класта 27-36-шар укучы, икешәр смена эшлибез. Имтиханнарга әзерләнәбез, консультацияләргә балалар теләп йөриләр.
Яшь чак, дәртле чак. Укучыларны комсомолга кабул итәбез, концертлар куябыз, ата-аналар лекторийлары уздырабыз. Укучыларның йортларында булабыз, яшәү шартларын өйрәнәбез, кирәк булса, колхозга да булышабыз. Кайтып ашарга вакыт җитмәгән чаклар күп була иде. Районда үткән киңәшмәләргә ат белән йөрдек.
– Шул чорда тормышыгызда булган иң истәлекле вакыйга?
– Минем тырышлыгымны, эшемнең нәтиҗәсен район җитәкчеләре дә күргәннәрдер дип уйлыйм. Чираттагы киңәшмәдән соң комсомолның райком секретаре белән минем арада шундыйрак сөйләшү булды:
– Безнең район Сезгә ошыймы?
– Сездә калып, мин ни эшләргә тиешмен?
– Минем тормыш иптәшем булуыгызны сорыйм.
– Әниемне калдырып, тормышка чыга алмыйм.
– Әниегез безнең белән яшәр, аш-су әзерләр, без эшләрбез.
Миңа 1июньгә укырга чакыру килгән иде. Ул читтән торып укый икән.Сугыштан соң, яраларын дәвалаткач, Кушнаренко педтехникумын тәмамлаган. ЗАГС-та язылышып чыктык та: ”Без укырга киткәнче күреп калыгыз!”– дип, бик якын туганнарны чакырып, үзебезчә туй ясадык та, иртән иртүк Уфага укырга чыгып киттек. Әни Шәрип авылында яшәп калды. Укудан кайткач, Сәүбән мәктәп директоры,мин укытучы булып эшли башладык. 1954 елны кызыбыз Нәфисә туды.
Язмыш безне Нуриман районының Сарва урман кисүчеләр поселыгына китереп җиткерде. Сәүбәнне анда да мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Читтән торып укуыбызны дәвам итә-итә, кызыбызны әнидән каратып, югары белемле дипломлы белгечләр булдык. Сарвада башлангыч мәктәп иде, балалар Тирәкле дигән авылга 4-5 километр йөреп укыйлар. Мәктәп 7 еллыкка әйләнгәч, барыбызга да сөенеч булды.
– Шул чордагы эшчәнлегегезне еш искә аласызмы?
–И,и ул еллар!... Тормышыбызга ямь өстәп, 1958нче елны кызыбыз Гүзәлия туды . Рәхмәт әнигә, йортны, балаларны ул карады. Ә мин җырга оста,биергә шәп (мактанып түгел). Гармун, скрипка уйнаучыларны җыеп, авыл халкының күңелен ачарлык концертлар оештыра идем. Мирхәйдәр Фәйзинең ”Галиябану” әсәрен сәхнәләштерү, гомергә истәлек булып калды. Ирләр ролен башкаручылар җитмәгәч, үзем Галиябануның әтисе булып уйнадым.Яңа төзелгән зур клуб тулы халыкның берсе дә танымаган. Кечерәк күләмле пьеса, концертлар оештырып, күрше Павловка, Красный Ключ, Кызыл Яр авылларына да бара идек.
Район җитәкчеләре дә хезмәтемне күреп,дәртләндереп тордылар.
– Хезмәт юлыгызны башкалабыз Уфада дәвам иткәнсез.
– Әйе, Сәүбәнне партия эше буенча Уфага күчерделәр. 1ел эшләгәч, безне дә кайтып алды. Мине 28-санлы кичке уку мәктәбенә эшкә алдылар. Дәресләр күп,икешәр смена эшлим. Сәүбән “Белем” җәмгыяте җитәкчесе буларак, төрле авыл-шәһәрләрдә лекцияләр белән йөри.
1972нче елны, сугыш инвалиды буларак, Сәүбәнгә өч бүлмәле квартира бирделәр.Мин икенче мәктәпкә озайтылган көн группасына тәрбияче булып күчтем. Ленин районының 2нче, Киров районының 9,5 нче мәктәпләрендә уңышлы гына эшләп йөрсәм дә, 28-санлы кичке уку мәктәбенә кабат чакыртып алдылар.8-10 классларда 32-шәр сәгать рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бардым. Укучыларымның “Сез безнең туңган йөрәкләребезне эреттегез!” – дигән сүзләрен ишетү, күп бүләкләрдән өстен иде. Һәр сыйныфта 25 укучы, мин язучылар турында сөйләгәндә, күзгә карап, бирелеп тыңлыйлар иде. Пенсия яшем җиткәч тә директор үтенече белән тагын 3 ел эшләргә туры килде. Инде, Аллага шөкер, 30елдан артык пенсиядәмен. Кызым Гүзәлия һәм киявем белән (алар да укытучылар) бик матур яшәп ятабыз.
Бу очрашу бик күп хатирәләрне яңарткандыр. Әйе, өлкән буын күпне күргән, күпне кичергән. Алар –тарихның үзе! Үзенең күркәм юбилеен – 90 яшен уздырган Наҗия Минһаҗетдин кызы да, әле дә сафта.Укучылар белән очрашуларга бик теләп килә,тынгысыз ветеран яшьләргә үзенең изге теләкләрен җиткерә, файдалы киңәшләрен кызганмый.Театр-концертларны калдырмаска тырыша, көндәлек матбугатны күзәтеп, язучыларның яңа әсәрләрен укып бара.
Әйе, гомер кешегә бер генә бирелә. Безгә, яшьләргә, шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, яраткан язучыбыз Фәнис Яруллин әйткәнчә, ”Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

Гөлнур Батырова, БДУ-ның 2курс талибәсе.