Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Саумысыз “Өмет” гәзите хезмәткәрләре. Сезгә 12 нче гыйнварда безнең “Юл газабы” дигән язмабызны бастырган өчен үземнең һәм Сабира әбинең рәхмәтен җиткерәм.
Бөек Җиңүнең Совет халкына нинди авырлыклар белән килгәнен, хәзерге буын кешеләре аңласын өчен, ә шул авырлыкны үз җилкәләрендә татыган өлкән кешеләребез исләренә төшерсеннәр өчен, шул ук Сабира әбинең сөйләгәннәреннән язып алынган язмышны бәян итәм.

 


Сугыш башланган көн...
Аның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән кешеләрнең хәтерендә ул кабат-кабат яңара. 1940 нчы елларда совет халкы сугыш булыр дип уена да китермәгән, бигрәк тә авыл халкы. Чөнки ул вакытта радио да, телевизор да булмаган, соңгы хәбәрләр авылга бик соңлап җиткән.
1941 елның 22 июне көнне “Сугыш башланган” дигән хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек була.
Тактагул авылында яшәүче 1923 елда туган Сабира апа Зиннәтуллина бу хәбәрнең ничек килеп җитүен түбәндәгечә сөйли:
– Без, унбишләп хатын-кыз һәм Назыйф абый, 21 июнь көнне авылдан 7 чакрым ераклыктагы Яркәй чокыры кырында зелпе тамыры җыеп, зур казаннарда кайнатып, каерысын каезлап әзерләргә бардык. Колхоз аны хәзерләүләр конторасына сата иде. Ул каерыны буяу ясауда кулланалар. Бу эшне шунда кунып башкара идек. 22 июнь көнне иртән торсак, атларның юклыгы ачыкланды. Назыйф абый атларны алып килергә кайтып китте. 1-2 сәгатьтән тыны бетеп килеп җитте һәм безгә “Әйдәгез, тизрәк кайтабыз, авылда янгын, өйләрегезгә җитеп килә!” – дигән куркыныч хәбәр җиткерде.
Без елаша-елаша авылга таба йөгердек. Авыл күренә башлады, ә төтен юк. “Тагын алдаштыңмы,– дип Назыйф абыйны әрли башладык, ә ул: “Янгыннан да яман, сугыш башланган. 12 ирне алып киткәннәр инде, миңа да хәбәр бар”,– диде. Кайтып җитсәк, бөтен халыкны авыл Советы алдына җыйганнар, районнан вәкилләр килгән, алар халыкка Германиянең сугыш игълан итмичә басып керүен аңлаталар. Тәүлек буена дежур оештырыла, хәбәр алганнарны вакытында районга илтергә дигән күрсәтмәләр биргәннәр. Шул көннән башлап сугыш авырлыгын күрә башладык. Көн туса ирләрне сугышка алып китәләр.
Бер атна эчендә 46 кешене озаттык, яхшырак атларны да алдылар. Авыл бушап калгандай булды.
Күп тә үтми сугышта һәлак булучылар турында да хәбәрләр килә. Бер-бер артлы каты яраланган ирләр кайта башлады. Ә колхоз эше хатын-кызларга, картларга, балаларга калды.
Авыллардагы тормыш
Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән Тактагул авыл кешеләренең сөйләгәннәрен язсаң, зур гына күләмле роман булыр иде. Сугыш башланып бераз вакыт үткәч, колхозда 7 шәр ат көчле ике трактор һәм тугыз эш аты кала.
Барлыгы 1800 гектар сөренте җир була. Аны бу көч белән генә эшкәртеп булмаган. Җир сөрү, чәчү, уңышны җыю өчен үгезләрне, сыерларны җигәргә өйрәткәннәр һәм файдаланганнар. Җирне көрәкләр белән казып та ашлык чәчкәннәр, һәрбер кешегә күпме казырга нормалап үлчәп биргәннәр.
– 1942 елның язында сыерлар җигеп җир тырмалыйбыз, сыерлар, йөрергә теләмиләр, карышалар. Аптырап, сыерларны тугарып җибәрдек тә, үзебез дүртәр кеше тырманы тартып йөри башладык. Авыр булса да тырышабыз инде, фронт өчен эшлибез бит. Шулай тырмалап йөргәндә тарантаска утырып районнан ике вәкил безнең янга килде, икесе дә яшь кенә егетләр. Болар тырмаларны үзебез тартып йөргәнне күргәч, ачулана башладылар: “Нигә сыерларны җикмисез, ни өчен тырманы үзегез тартасыз. Моның өчен сезне судка бирергә кирәк”– диләр. Ә безнең арада һәрвакыт туры сүзле Фатыйма Нуриманшина бар иде. Ул алга чыкты да: “Егетләр, сез бик егәрле күренәсез, безгә шул сыерларны җигеп йөртеп күрсәтмәссезме икән?”– диде. Теге егетләр безнең ярдәм белән бер үгезне һәм сыерны җигеп дилбегәне тотып куа башладылар. Ләкин сыер бер якка тарта, ә үгез артка чигеп, тырмага ятты. Фатыйма: “Болай итеп безнең үгез имгәнсә, я үлсә, сезгә бит хакын түләргә туры килер. Я, әйдәгез, мин алдан җитәкләп барыйм”, – дип алга чыгып җитәкләп бара башлады, егетләрнең берсе дилбегәне тотты. Ләкин берничә атлауга сыер – бер, үгез икенче якка сөйри башлады. Егетләр югалып калды. Ә Фатыйма: “Менә шулай, егетләр, без тырманы, сабанны үзебез тартып булса да, җирне эшкәртеп, ашлыкны чәчәрбез һәм утыртырбыз да. Шулай итеп фашистларны җиңүгә үзебезнең өлешебезне кертәбез”, – дип егетләргә тәрбияви сабак бирде. Теге егетләр шым гына тарантасларына утырып китеп бардылар,– дип сөйли Сабира әби.
Колхозда тартып йөртелә торган бер генә комбайн булган. Күп уңышны хатын-кызлар кул белән урганнар. Һәр хатын-кызга көненә 25 сутый җирен урырга норма биргәннәр, аны үтәсәләр, 200 грамм он тиеш булган. Урган ашлыкны көлтәләргә бәйли башлаганнар, ә көлтәләрне ындыр алдына ташып өйгәннәр. Басудагы ашлыкны урып бетергәч, көз һәм кыш айларында көлтәләрне молотилкада суктырганнар.
Бер көнне шулай җайлап кына эшләп торганда, чак кына фаҗигале хәл булмый кала. Бу төркемдә бердәнбер ир кеше Усман абый Галләмов була. Ул молотилкага көлтәләр биреп тора. Кыш көне булганга ул озын чабулы тун кигән була, бер арада тун чабуы каешка эләгә. Усман абыйны сөйри башлый. Дәнә апа йөгереп барып тракторны туктата, шулай итеп Усман абзый исән-сау кала. Фатыйма апа Нуриманшина бу турыда дүртьюллык шигырь чыгара:
“Безнең ашның бәрәңгесе
Вак-вак итеп туралган.
Нигә Дәнә туктатмыйсың,
Усман абый уралган”.
Көзге уңышны җыю мәшәкатьләре
Сабира апа лобогрейка белән ашлык ура.
Сугыш елларында игеннәр яхшы уңды, шунлыктан лобогрейка белән ашлыкны уру бик катлаулы булды. Игеннең сабагы озын булгач, лобогрейканың әйләнә торган өлешләренә урала, еш кына туктап чистартырга туры килә. Кайчакта сәнәк белән алып ыргытканда утыргычтан төшеп тә кала идем.
Колхозда берничә лобогрейка эшләде, шулар арасында без Нурулла Газизов белән һәрвакыт беренче урында булдык, норманы арттырып үтәдек. Кызыл флаг һәрвакыт бездә җилфердәп йөрде. Чөнки без таңнан эшли башлап, кояш батканда гына кайта идек. Үзебез ачлы-туклы булсак та, фронт өчен дип тырыштык.
1943 елның кышында Тактагул авылыннан дүрт кешене Туймазыга паровозларга ягу өчен утын ташырга җибәрәләр. Ул төркемдә Сабира апа да була.
– Без дүрт кеше: Галләмов Сәләх абый (аңа 57 яшь иде), Исламов Нурдәүләт (инвалид), Саттарова Гания һәм мин, Зиннәтуллина Сабира. Дүрт ат җигеп, берәр капчык солы һәм дә печән төяп, Туймазыга киттек, ике тәүлек дигәндә барып җиттек. Безне Кыдаш дигән авылга җибәрделәр, ул авылда бер картка фатирга керттеләр. Ул бабай тире иләү белән шөгыльләнә иде.
Без атларыбыз белән урманга барып, билгеле озынлыкта туралган утыннарны Кодаш авылына алып кайтып, билгеле бер урынга өеп куярга тиеш идек. Иртән-иртүк атларны җигеп урманга китәбез, чокырлы-чакырлы ат юлы белән барабыз. Урман эчендә бата-чума чаналарга утын төйибез. Йөк белән кайтуы бик авыр була иде. Тау төшкәндә атларны тыеп төшәргә кирәк, тау менгәндә туктарга ярамый, йөкне тартышырга туры килә.
Без, авылдан килгән кешеләр, паровоз күргән юк, бер көнне шулай утын төяп кайтып киләбез, Сәлах абый алдан, Нурдәүләт арттан бара. Бервакыт паровоз кычкырткан тавыш ишетелде. Сәлах абый бик шаян кеше иде, безгә караганда күпне күргән, күпне белгән кеше ул. “Әй, чыгыгыз юлдан, паровоз килә!” – дип кычкырып җибәрде. Нурдәүләт паровозга юл бирәм дип атын читкә борган да көрткә кереп баткан. Барыбыз да туктап йөген көчкә тартып чыгардык, ә Сәлах абый: “Паровоз тимер юлдан гына йөри бит ул”,– дип гыж-гыж көлә.
Менә шулай бик күп җәфалар чигеп, 12 көн эшләгәч, кайтарып җибәрделәр, көч-хәл белән исән-сау авылга кайтып җиттек.
Без бу эшләребез белән фронтка ярдәм итәбез, фашистларны җиңүгә өлешебезне кертәбез, дип горурлана идек.
Бакалы военкоматы бер төркем хатын-кызларны фронтка җибәрү өчен бер ай буена хәрби әзерлек үткәрә. Бу төркемгә Тактагул авылыннан өч кыз чакырыла: Сабира Зиннәтуллина, Мөсәвәрә Бәхтиева, Наҗия Исламова.
Сабира апа бу хәрби әзерлекнең ничек үтүе турында түбәндәгеләрне сөйләде: ”Безне хәрби комиссариатка җыйдылар: хәрби киемнәр, винтовка, көрәк, котелоклар бирделәр. Тору урыны – хәрби комиссариатта. Иртән сигнал белән торабыз, зарядка ясыйбыз, юынып иртәнге ашны ашыйбыз да хәрби әзерлек урынына китәбез. Барганда рәт белән җырлый-җырлый барабыз, йөгереп тә алабыз.
Оборона өчен окоплар, аларны тоташтырып траншеяләр казыйбыз, һәр отделение өчен блиндаж төзибез. “Дошман” ягында да шундый эшләр башкарыла. Окоплардан чыгып “дошман”га каршы атакага барабыз, башта шуышып, якынайгач, торып йөгерәбез, винтовкаларны әзер тотып, нык якынайгач билгә кыстырылган “гранатларны” ыргытабыз. Шулай көненә берничә тапкыр кабатлыйбыз, берничә тапкыр мишеньгә атабыз. Минем пулялар һәрвакыт мишеньгә тия иде. “Хорошо стреляешь, только по-русски не знаешь”, – дип мактыйлар иде”.
Июнь ае– печән хәзерләү вакыты
Болытлар чыгып, яңгыр килсә, Балыклы авылына печән җыярга ярдәмгә алып китәләр иде. Бер барганда минем белән шундый хәл булды. Йөгереп бара идек, мин абынып егылдым, терсәгем нәрсәгәдер тырналган, ярадан кан ага башлады, яралы кулымны икенче кулым белән тотып йөгерүемне дәвам иттем. Балыклы халкы печән җыя иде. Безне күргәч: “Ура, ярдәмгә солдатлар килә”– дип кул чабалар. Мине күргәч: “Әнә берсе яраланган”,– дип көлештеләр. Яраны бәйләделәр, шул килеш печән җыйдым, хәрби комиссариатка кайткач, яраны бәйләдек, бер-ике көннән төзәлде. Шул тәртиптә бер ай буена шөгыльләндек.
– Көтегез, чакыру булса килерсез, – дип кайтарып җибәрделәр. Көз көне миңа чакыру килде. Мине бөтен туганнар сохари киптереп, башка азык-төлек җыеп авыл Советына озата килделәр. Шул вакыт авыл Советы рәисе чыгып:
– Команда тулган, сиңа барырга түгел,– дип әйтте. Башкача чакыру килмәде, шулай итеп мин сугышка эләкми калдым, – дип сүзен йомгаклады Сабира апа Зиннәтуллина.

Мөдәрис Мусин,
хезмәт ветераны.
Бакалы районы, Тактагул авылы.