Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Безнең әтиебез күп балалы крестьян гаиләсендә беренче сабый булып дөньяга килә. Мондый гаиләдә балалар аеруча тату, бердәм, бер-берсе өчен җан атып торучан, ярдәмчел булып үсәләр. Зурыраклары кечеләр өчен авторитет, үрнәк, киңәшче. Безнең әтиебез дә, зур абый буларак, үзен энеләре-сеңелләре өчен җаваплы итеп тоя иде.

1976 елның апрелендә 45 яшендә әтиебез дөнья куйганнан соң, туганнарга карата хәстәрлек, игътибар күрсәтү тирән акыллы, нечкә күңелле Фәрит абыйга күчте. Ул бакыйлыкка күчкәч, Альфред абый hәрберебезнең тормышы белән кызыксынып, хәлләребезне белешеп, кайчак йомшак кына, кирәк чакта катырак та шелтәләп алучы гаиләбезнең аксакалы булып калды.
Без балачактан абыйларыбызның hәркайсысын яратып, хөрмәтләп, алар белән горурланып үстек. Башкача мөмкин дә түгел: алар туган җанлы, ярдәмчел, олыны – олы, кечене кече итә белә торган күркәм холыклы кешеләр була белделәр.
Мин үземне белә башлаганда Альфред абый ПМК начальнигы булып эшли иде. Безнең йортта бер эш тә аның ярдәменнән башка эшләнмәде. Авыл тормышының авырлыгы өч балалы тол хатынга җиңел түгеллеген сөйләп тору кирәкме икән? Печән, утын китерү, бакча эшкәртү, абзар-кураны яңарту – hәркайсысы физик көч, техника, ир-ат киңәше таләп итә. Ә Альфред абый күп вакыт сораганны да көтми, “апа, шуны эшләргә кирәк” дип, абыйларымны туплап, үзе үк алдан юл яра...
Яшерен-батырын түгел, колхозда эшләмәгән кешегә авыл җирендә мал тотарга, аңа азыгын әзерләргә авыргарак туры килә. Ә Альфред абый тирә-як колхозларда эшләп, зарплатасына фуражын, бодаен алып кайта, ике капчык кайтарса, берсен безгә бирә торган булды. Нурия апа да үрдәк, каз бәбкәләре, чебешләр китереп: “Альфред алып кайткан, сиңа да бүлдем. Ал, үсәрләр әле”, – дип калдырып китә иде. Әнинең туганнар эшләгән hәр яхшылыгына күңелләре тулып рәхмәтләр укуы, алар турында күршеләргә горурланып сөйләүе бүгенгедәй хәтеремдә. Альфред абый чын ирләрчә, булганына куанып, бар тапкан-табынганын туганнары белән бүлешеп, уртаклашып, тирә-ягындагыларны куандырып яши белде. Аның туган җанлылыгына, күңел киңлегенә, ярата белүенә хәйран калырлык. Хәтта ерак юллардан кайтканда да, үзенең балалары белән беррәттән безне дә сөендереп, бүләкләр белән кайта иде. Ә инде без мәктәпне тәмамлап, читкә чыгып киткәч, еш кына машинасына утыртып, Стәрлетамакка кадәр алып килә, машинадан төшкәндә “исән-сау йөре, иркәм, тырышып укы” дип, 5 сум акча да биреп, озатып кала. Менә шулай ничә еллар буе читтә яшәгән туганнарыбызны да каршы алучы, озатып куючы Альфред абый булды.
Кечелекнең, игелекнең бик тирәнен
Күңелеңә туганда ук Аллаһ салган.
Йөрәгеңнең җылылыгын без дә тойдык –
Зур сынаулар инде хәзер артта калган...
Ул бик тырыш, тынгысыз, алны-ялны белми эштә, руль артында булганын мин бик яхшы хәтерлим. Ул вакытта инде өч бала анасы Нурия апа янында иң бөтерелгәне мин булганмындыр. Нурия апа Альфред абыйны хөрмәтләп эшкә озата, якты йөз, йомшак сүз белән тәмле ашларын пешереп, каршы ала. Гомер буе иренең яртысы булып яшәде һәм яши. Гомумән, абыйларыбызның хәләл җефетләре барысы да ирләренең матур сыйфатларын хөрмәт итеп, ир туганнарын үзләренекеннән дә якынрак күреп, барысы өчен дә җан атып яшәделәр. Безгә, яшь үсмерләргә, алар арасындагы ир белән хатын мөнәсәбәте тәрбияви үрнәк булды дисәм, һич ялгышмам. Чөнки гаиләдәге “һава торышы” күпчелек хатын-кызның акылыннан, ярата белүеннән, холык-фигыленнән үрелә.
Ә Нурия апаны беренче булып Альфред абыйга безнең әни күрсәткән: “Мәктәпкә бер чибәр, акыллы яшь кыз рус теле укытучысы булып эшкә килде. Ул сиңа бик туры килә, өйләнсәң, шуңа гына өйлән,” – дигән. Абыебыз аның сүзләрен тыңлап, күз салырга дип кенә барса, чын-чынлап гашыйк булып, атна эчендә Нурия апаны картәнигә килен итеп алып та кайткан.
Яшьлек еллары... Ул чагында Альфред абыйга күзләре төшмәгән кыз калды микән? Яңа гына Совет армиясендә Төркмәнстан далаларында дивизия штабының комендант ротасында өлкән сержант дәрәҗәсендә хәрби хезмәт юлын үтеп, чыныгып, тормышның кадерен, тәмен белергә өйрәнеп кайткан яшь, чибәр егет көнбатыш Себердәге ябык шәһәрдә Оборона министрлыгының химик комбинатына эшкә китә. Отпускага гына кайткан җирдән шулай өйләнеп, яңадан эшкә киткән юлыннан туган җире, әти-әнисе һәм мәхәббәте янына кире әйләнеп кайта.
Тиздән эшсөючән булдыклы Альфред абый “Сельхозтехника” оешмасына эшкә керә. Аннары мастерлар әзерли торган махсус курс бетереп, “Башводмелиорация” системасында мастер булып хезмәт юлын башлый. 35 ел дәвамында ул гади эшчедән ПМК начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелеп, шуннан хезмәт ветераны исеме алып, күпсанлы почет грамоталары, бүләкләр, рәхмәт сүзләренә лаек булып, хаклы ялга чыкты.
Чын ир кешенең бәхете нәрсәдән гыйбарәт дип уйланганыгыз бармы? Дан-шөһрәт, байлык, мөлкәт, хатын-кыздан уңу дияр күпләр. Безнең нәселдә ир-атлар беркайчан да мондый казанышлар артыннан кумады. Алар өчен бәхет – илгә хезмәт итү, туган җиренә, халкына, туганнарына тугрылык күрсәтеп, изгелек, игелек өләшү, шуңардан ләззәт, илһам алып, балкып, нур чәчеп яшәү.
Альфред абыебызның халык өчен эшләгән эшләре үз авылы, районы белән генә чикләнмичә, күрше-тирә районнарга да таралган. Якын кешебез абруйлы, кешеләр белән уртак тел таба белүче, көчле оештыру сәләтенә ия булган ир узаманы булды. Ул тормышта үз юлын, үз урынын, үз бәхетен тапкан. Шундый кешеләр генә киләсе буыннарга үрнәк, тирә-яктагыларга терәк, аксакал булырга лаеклыдыр, мөгаен.
Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан авылында туып-үскән, шунда төпләнеп, хезмәт юлын үткән, әлеге вакытта нәселебездәге иң өлкән абыебыз – 77 яшьлек Ибраһимов Альфред Шарифулла улына рәхмәтләребез чиксез безнең.
Резеда Фәттәхова.
Стәрлебаш районы,
Бузат авылы.