Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бүген туган җиребездә зәңгәр күк астында бернинди мохтаҗлык белмичә яшибез. Бәлки, яшьләр һәм балалар кеше гел  шулай рәхәт яшәгән дип уйлыйдыр.

Шиксез, бүгенге тыныч тормыш –оҗмах бит ул. Шулай димен, чөнки минем кебекләр – йөрәкне сыкраткан вакыйгалар шаһиты. Июнь аеның иң ямьле мәлендә басуларда язгы чәчү тәмамланган, ямь-яшел уҗым ялтырый. Минем дүртенче сыйныфта укыган чагым, каникулга таралдык. Беркөнне алсу таң атканда, кошлар моңының сихерле аһәңен бозып, стенадагы эшләпә радио гадәттәгедән иртәрәк шытырдый башлады. Калын тавышлы диктор коточкыч хәбәр әйтте: “Гитлер безнең илгә көтмәгәндә сугыш башлады”. Левитан бу сүзләрне берничә тапкыр кабатлады. Икенче көнне үк илебезнең бәйсезлеген саклау өчен хәрби яшьтәге ирләр алынды. Минем ике абыемны, җизнәмне, бик күпләрне әниләр, хатын- кызлар күз яшьләре белән озаттылар. Соңрак олы яшьтәгеләр –әткәй һәм олы абыем хезмәт армиясенә алынды. Без инәкәй белән бишебез ачлыкта, ялангачлыкта михнәт шулпасын эчәргә калдык. 10-12 яшьтәге малайлар, кызлар, хатын-кызлар, картлар колхозның төп эшчеләре булды. Җир сөрергә, ашлык чәчәргә, уңыш җыярга үгез, сыер җиктеләр. Яхшы атларны сугышка алдылар. Җизнәй сугышка киткәндә авырлы булып калган апамның улы шушы дәһшәтле якты дөньяга аваз салды. Бу 41 елның ноябре иде, ягъни гитлерчыларның күп шәһәрләрне, авылларны ут эчендә калдырып басып алган көчле һөҗүмнәре вакыты.
Мәктәптә укулар бер ай соңлап башланды, уңыш җыйганда балалар көче кирәк иде. 41 елны Гитлер Украинаны басып алгач, аның күп кешесе Русиягә эвакуацияләнә. Безнең авылга да җибәрделәр. Үзенең кызы Ирина белән Матвей шулар арасында була. Безнең урыс теле укытучысы авырып эшкә чыкмады, аның урынына Иринаны җибәрделәр. Ире сугышка киткәч, Хәйбә апа алты почмаклы өйдә ялгызы гына яши иде. Матвейларны шунда урнаштырдылар. Ул су буендагы алачык–тимерлектә эшли башлады. Ирина–мәктәптә укыта. Матвей колхозның сабаннарын, тырмаларын ремонтлый, кешеләр тишелгән чиләкләрен табакларын ямарга китерә. Күмер белән кайната торган самаварның борыны эреп, суы ага башласа, Матвейга китереп төзәттерәләр. Фашистларның һөҗүмен һаман туктата алмыйлар, радиодан хәбәрне ишетеп торабыз. Фронттагы авылдашларның өчпочмаклы хатлары килә. Почта таратучы Әминә кайбер өйләргә кара хәбәрле хат китерә. Җизнәйнең хәбәрсез югалуы турында хат килде, улының тууы турындагы сөенечле хатны алганмы, укыганмы – апам аны белмәде, ул хатка җавап хаты килмәде.
17-18 яшьләрдәге мөлаем, ягымлы чибәр кыз укытучы Ирина Матвеевна биек үкчәле, ялтырап торган кара туфлидән шак-шак басып килеп кергәч, без дәррәү басып каршы алдык. Безнең белән елмаеп исәнләште дә, һәрбе-ребезгә күз йөгертеп чыкты, урыс телендә дәресне башлап җибәрде, ә без аннан күзне дә алмыйча, тын алырга да курыккан сыман урыныбызда катып калып тыңлыйбыз. Шул минутларда минем киләчәктә укытучы булу теләгем туды һәм каһәрле сугыш баруы да онытылгандай булды. Ирина дәресендә аз булса да урысча сөйләшергә өйрәндек. Мәктәптән кайтканда бер-беребез белән аз-маз сүзләрне ятлый идек. Хәтердә: беркөнне шулай диктант язабыз, эчтәлеге сугыш турында иде. Бер авылга бомба төшеп, берничә өйнең янып, карчыклар, балаларның урамда калуы, өйле кешегә сыенуы турында иде. Гитлерга нәфрәт турындагы җөмлә язабыз Әхнәф исемле малай сорау бирде:
–Гитлерны ничек язарга, баш хәреф яки юл хәрефе беләнме?
Гөлфәр дигән кыз:
– Ай, дивана, кеше исеме баш хәреф белән язылырга тиеш бит инде, шуны да белмисең,– ди.
–Гитлер – кешемени? Әгәр кеше булса, шулкадәр кешеләрне кырмас иде,– ди Әхнәф.
– Дөрес тә шул, синең дә әтиең лесник булдым дигәч тә, минем әнинең агач ботаклары төягән бәләкәй чанасын чапкалап җибәргән, ә без апайларым белән суык өйдә өшеп утырабыз,– дип, елап җибәрде Нәфисә.
Ирина Матвеевна бу сөйләшүне тыймый гына, тыныч кына тыңлап торды, аның да күзләре яшьләнгән иде. Гитлер сүзен мин дә, башкалар да юл хәрефе белән язганбыз. Укытучы безнең диктантны тикшергәндә аны төзәтмәгән. Икенче көнне генә безгә грамматика кагыйдәсе буенча исемнәр баш хәреф белән язылырга тиешлеген аңлатты.
Мәктәптән кайту белән кулга чиләк тотабыз да басуга йөгерәбез, анда уңыш җыйган вакытта коелган башакларны берәмләп җыябыз да кечкенә уч төбендә уалап, бодаен чиләккә салабыз. Кул тишелеп, канап бетә иде. Каравылчыдан качып-посып, инәкәйгә алып кайтып бирәм, ә ул шатланып, мине кабул итә. Кул тегермәнендә ярма, он тартып, үләнле аш пешерә, безне ач үлемнән коткара. Туңган бәрәңгедән кәлҗемә бигрәк тәмле була иде. Инәкәйдән яшереп кенә шуны ике тапкыр укытучыбыз Иринага алып бардым, ач бит, ашады..
Элек өч кешелек агач парталарга малайлар белән аралаштырып утырталар иде. Әтисе умарта тоткан Әлтәф бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел иде. Миңа дәфтәр, каләм, язышырга кара бирә иде. “Нишләп миңа бирәсең?” – дип сораган идем. “Синең күзләрең зәңгәр”, – дип җавап бирде. Шул сүзләрен бик озак уйлап йөрдем. Соңыннан ул мине яратып йөрде, армиягә хезмәткә киткәннән соң мин аны югалттым.
Укытучы дәрестә безгә дуслык, бердәмлек, Украина, Русия берлеге турында сөйли иде.
1944 елда Совет армиясе Украинаны фашистлардан азат итте. Бу хәбәрне Ирина Матвеевна күз яшьләре белән безгә сөйләде. Украинаның көнбатыш ягында Волынь өлкәсендә аеруча каты алыш була. Анда үз халкына явызлык кылучы Бандера бандасы гитлерчыларга ярдәм итә. Безнең күп сугышчылар бу алышта ятып кала. Биатаемның энесе офицер Теләккабулның кабере шул өлкәнең Турайский районы Шайпо авылында. Украинаны гит-лерчылардан азат иткәндә Русия солдатларының күпме кан коюын, аның җирендә ятып калучыларның каберләрен искә алмаган бүгенге Украина җитәкчеләренең хыя-нәте, изгелеккә этлек белән җавап бирү дип уйлыйбыз. Бүген Украинаның кылган гамәле, безнең илгә карата гафу ител-мәслек начар мөнәсәбәте тынычлыкка хәвеф тудыра.
1945 ел. Ниһаять, йөрәкләргә кан саудырган, бәгырьләргә үтеп, ачы кайгы китергән каһәрле сугыш бетте, Җиңү таңы килде. Бу шатлыклы көнне һәркем көтеп алды, елый-елый бәйрәм итте. Күрше авылның урта мәктәбендә укыган чак. Директор Асадуллин безгә линейкада бу хәбәрне дулкынланып сөйләгәч, без бер- беребезне кочаклап елаштык, бу афәттән котылып булмас дип уйлый идек. Бу көнне дәресләр булмады, таралыштык. Авыл-ларыбыз арасы 5 чакрым җәяүләп йөрибез. Зәңгәр күк йөзендә җылы кояш нурын чәчеп безне сәламли сыман. Авылым өстендә гаҗәеп бер җылы тынлык хасил булды.


Сәрия Сафиуллин.
Илеш районы.