Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Минем әнкәем 1915 елда Борай районы Яңа Тазлар авылында дөньяга килә. Биш яшендә әнисез калып, авыр михнәтле тормыш башлана. Ике генә атна мәктәпкә укырга бара ала. Әтисе, “синнән башка да марҗа бетмәгән әле” дип, аны башкача укырга җибәрми. Шунда өйрәнгән хәрефләр белән догалар язып, кешеләрдән дә яздырып безне өйрәтте, шулар белән гамәл кылып яшәдек. Әнием кулыннан дисбесен төшермәде. 15 яшендә олы абзыйлар белән атта Караиделгә урман кисүчеләргә печән илткәнен елый-елый сөйли иде. Аякта чабата, тишек оек. Кайтканда, абзыйлар, үзең кайтырсың инде дип, Борайдан үзен генә җибәрәләр. Чатлама суык, ат атламый, 12 чакрым атны җитәкләп барырга туры килә. Соңыннан атым торды да чапты, чак чанага егылып калдым, дип сөйли иде әнкәй. Тазга кайтып җиткәнче чаба ат. Аллаһы Тәгалә кыз баланы туңмасын дип боергандыр инде...
20 яшендә Әрнәш авылына килен булып төшә. Монда да бәхет колач җәеп каршы алмаган. Каһәрле сугыш башлангач дүрт бала белән торып кала. Берсенә – 7, икенчесенә – 5, 3 яшь һәм мин өч айлык булганмын. Мин 1942 елның 27 декабрендә дөньяга килгәнмен. Әнкәй 9 ел гына ир белән яшәп калган. Әрнәш авылында янгын чыгып, әткәй шуны сүндергәндә күзе пешеп, сугышка соңрак киткән. Сигез айдан Дондагы Ростов шәһәреннән үле хәбәре килгән. Әнкәй, кайтыр әле дип, өмет белән яшәде. Син ат тота беләсең дип, ат караучы булып эшкә кер, дигәннәр. Юк, мин фермага керәм, дип бәрәннәр карарга эшкә керә. Гомере буе колхозда басудан басуга урак урып йөрде.
Әнкәем җомга көнне 94 яшендә үлде. 90 яшькә кадәр ураза тотты, дисбесен, догасын калдырмады, тамчы да харам ризык капмады, урыны җәннәттә булсын. Кичтән йокларга яткан, торып су эчкән, иртән чәй эчәргә эндәшкәннәр, тормагач, карасалар, әнкәй күзләрен мәңгелеккә йомган.
Менә шундый җиңел үлем насыйп итте Раббыбыз. Әнкәемнең рухы шат булсын. Барыгызга да тазалык-саулык, иман байлыгы, гаилә бәхете, тыныч көннәр теләп калам. Аллаһның рәхмәте булсын!
Нәкыя Исмәгыйлева,
Борай районы, Әрнәш авылы.