Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Нәнәемнең бертуган сеңлесе Фәһимә апа сугыш башлануга 17 яшьлек чибәр кыз булып үсеп җиткән. Көне-төне башка хатын-кызлар белән бергә колхозда хезмәт иткән. Атларны сугышка җибәреп бетергәч, колхоз басуларын сыер җигеп сөрергә мәҗбүр булган алар. Мескен сыерларның бер ел җигелеп җир сөрүгә җиленнәре корыган. Ике ел җигелгән сыерлар бозау китерми башлаганнар. Ә бит киләчәктә әни буласы яшь кызлар да олылар белән бер рәттән авыр эш эшләгән.

Бервакыт өйдә ашарга бернәрсә дә калмагач, 12 яшьлек әнине һәм аннан бер яшькә генә зуррак апасы Раузаны ияртеп Фәһимә апа коелып калган ашлык булмасмы дип колхоз басуына барган. Әни белән Рауза апа куак артына яшеренгәннәр, чөнки Фәһимә апа аларга басуга чыгарга рөхсәт итмәгән. Үзе исә тирә-ягына карана-карана кесәсенә буразнага төшеп калган башакларны җыя башлаган. Куркып кына җиргә иелеп башакка үрелгән вакытта качып торган урыныннан полевод килеп чыкмасынмы! Фәһимә апа янына карчыгадай очып килеп җиткән дә, озын каеш чыбыркысын алып, сыдырып та җибәргән. Фәһимә апа җиргә егылган һәм куллары белән битен каплап тәгәри башлаган. Озын чыбыркы шартлаган саен, Фәһимә апа авыртудан кычкырып җибәргән, ә куак артындагы кызлар мондый вәхшилекне күреп дер-дер калтырап, елап утырганнар.
Кычкырырга хәле беткәч, Фәһимә апа тынып калган. Полевод, зур эш башкарган кеше кебек, кире борылып, эре-эре атлап китеп барган. Кызлар Фәһимә апаны үлгән дип уйлаганнар, чөнки ул алар тарткаласа да, селкенмәгән. Апаның гәүдәсен алып кайтырга дип үкси-үкси нәнәйне чакырып китергәннәр. Өйдә берничә сәгать һушсыз яткач, Фәһимә апа аңына килеп тавышсыз гына елап җибәргән. Чыбыркының тирән эзләре аның тәнендә озак вакытлар төзәлмәгән. Атна буе әни белән Рауза апа Фәһимә апа яныннан китмичә аны караганнар. Ул кесәсенә җыеп салырга өлгергән башаклардан сөт ашы пешереп ашаганнар. Ярый әле сыерлары булган. “Шул малкай безне ачлыктан коткарып алып калды да инде”, – дип сөйли торган иде әни. Кәлҗемәнең нәрсә икәнен дә әни аңлатты безгә.
Бәрәңге казып алганда никадәр игътибарлы булсаң да, туфрак арасында бәрәңге бүлбеләре яшеренеп кала, яисә черек бәрәңгеләрне кешеләр үзләре дә бакчада күмеп калдыра торган булганнар. Яз көне кар эри башлаганда бәрәңге запаслары беткәч, халык бакчаларындагы черек һәм туң бәрәңгеләрне эзли башлаган икән. Табылганнарын җыеп, мич алдына тезеп киптергәннәр. Нәнәй кипкән кәлҗемәне төеп он ясаган, шул оннан коймаклар пешергән. Ә без, сеңлем белән, ышанмыйча, аптырап тыңлый идек аны. Черегән бәрәңгедән киптереп ясалган коймакны һич тә ашамас идек сыман, әмма сугыш чорында кәлҗемә ачлыктан коткарган. Менә бит ничек!
Наҗия Гәрәева.
Туймазы районы, Кандра-Котый авылы.