Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тыл ветераны, Иске Туймазы авылында 38 ел укытучы булып хезмәт салган Халидә Заһит кызы Хәнипова 1927нче елда Туймазы районы Гафур авылында якты дөньяга аваз салган. Сугыш башланган елның уку елы сентябрьдә башланмый, ноябрь уртасына кадәр сузыла, чөнки басудагы уңышны җыеп алу, колхозчы хатын-кызлар белән бергә карт-коры һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә.

–Бригадир Әнәс абзый төн уртасында безгә килеп керде дә: “Кызым, мин сугышка китәм. Синең инде звено җитәкчесе булып эшләгән тәҗрибәң бар, булдырырсың дип ышанам”, –дип чыгып китте. Бу сүзләр миңа ил тарафыннан бирелгән боерык булып тоелды. Шул чорда авылдашларымның никадәр түзем, тырыш булуларын үз күзем белән күргәнгә, аларга карата булган ихтирам хисен әле дә саклыйм. Тырыша идек, ләкин урак урганда, бәйләгән көлтәләребез янына үзебезнең дә арып ауган чакла-рыбыз була иде. Ә сугыш аяусыз рәвештә бер-бер артлы авылның сөлектәй асыл ирләрен, бер парта артында утырган егетләребезне, төз сынлы колхоз атларын үзенә чакыра торды, – дип сөйли шул шаукымлы елларның тере шаһиты.
Класслары белән авылларда түләүле чыгышлар ясап җыйган 9 мең акчаны Башкортстан танк колоннасына тапшырып, рәхмәт кәгазе алган алар. Замана таләбенә карап, мәктәптә медицина фәне укытыла, немец теле тирәнтен өйрәнелә. Ә медицина дәресләре гамәлдә кабатлана: сугыштан кайткан солдатларның яраларын бәйләп йөриләр. Болар шулай ук сугыш чоры таләпләреннән чыгып эшләнелә: аларны фронтка җибәрүләре мөмкин була. Авыл хуҗалыгы хезмәте дәресе өстәлә: атнаның бер көнендә тегермәнгә, МТСка эшкә йөриләр, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнәләр. Мәктәпкә хәрби корал кайтаргач, өлкән класс укучылары аны саклауда кизү тора. Ә мәктәпне уку елына хәзерләү тулысынча укытучылар белән укучылар җилкәсендә була: биналарны сылау, агарту, ягарга утын әзерләү, морҗаларны чистарту һ.б. Болардан тыш, көзгә кадәр басуда колхозчыларга булышу. Сугыш чоры үсмер балаларына нинди зур җаваплылык йөкләтелгән! Халидә апа әйтмешли, мөстәкыйльлек иртә тәрбияләнү аларга тормышта җитәкчеләр, фән эшлеклеләре – төрле тармакларда курыкмый эшләрдәй зыялы кешеләр булырга ярдәм иткәндер. Халидә апа Хә-нипова сугыш чорын “Уйларым-ны төрәм шигырьгә”, “Якты хати-рәләр” һәм “Мизгелләр” китап-ларында тасвирлый. Аларда кемнәндер ишеткән вакыйгалар тасвирланмаган, ә авторның үзе һәм замандашлары күргән, күз яше белән сугарылган, интегеп яшәлгән еллары чагылдырылган. Ләкин ул битләрдә зарланып, кемнедер, я дә булмаса хөкүмәтне гаепләп язган сүзләрне ишетмәссең. Ул мих-нәтләрне бит Совет халкы хәзер берни белән дә аңлатып булмый торган үтә үҗәтлек һәм сабырлык белән кичерә. Үзләренә дә авыр булган якташларыбыз эвакуа-цияләнеп җибәрелгән кешеләрне үзенә сыендыра, хәлсезлектән йөри дә алмый башлаган Адәм балаларын, соңгы ризыгын бүлешеп, аякка бастыра.
1944 нче елда чыгарылыш таныклыгы белән бергә укытучы һөнәрен дә үзләштергән унике яшүсмер районның төрле мәктәпләренә тәгаенләнә. Халидә Заһит кызын Иске Туймазы мәктәбенә башлангыч класс укытучысы итеп җибәрәләр. Комсомол секретаре вазифасы да аңа шул елда йөкләтелә. Укытучы эше тыныч тормышта да бик җаваплы, авыр хезмәт. Ә ил өстендә сугыш барганда, хәсрәт пәрдәсе һәрвакыт эленеп торганда тылдагы һәр укытучы моби-лизациядә дип исәпләнде. Авылда ул төп фигура булып саналды, аңа иң катлаулы эшләрне тапшыр-дылар. Ә үз вазифаңны кимче-лексез үтәү – һәрберебезнең сугышчан бурычы иде. Уку әсбаплары юк, язу өчен иске китаплардан файдаландык, ак-бурны алебастр яткылыгыннан бәләкәй арба белән алып кайтып, яндырып әзерләдек. Язу карасы корымнан, агач кайрысыннан ясалды. Авылдагы аеруча авыр хәлдәге гаиләләргә терәк булырга тырыштык. Агитаторлар буларак, колхоздагы эш барышын як-тырттык, радиотәлинкәдән Совин-формбюроның соңгы хәбәрләрен тыңлап, фронттагы хәлне халыкка җиткердек. Кичләрен милли уеннар, җыр бәйгеләре, фронтка посылка әзерләү өчен махсус кичәләр укытучылар җаваплы-лыгында үтә иде. Юк икәнен белә торып, һәрбер йортка кереп, ит, сөт, йомырка заданиеләре турында халыкка аңлату да безнең бурыч булды, – дип хәтерли Халидә апа.
Хәнипова үз профессиясенә тугры кала. Аның күпьеллык хезмәте югары бәяләнгән. Отлич-ник-вожатый, РСФСРның Өлкән укытучысы, Русия Федера-циясенең Мәгариф министрлыгы отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы исемнәре Халидә апа Хәниповага Туймазы районы Иске Туймазы мәктәбендәге үрнәкле эше өчен бирелә. Ә лаеклы ялга чыккач, Октябрьский шәһәрендә үткәрелгән төрле чараларда кат-нашып кына калмый, бер төркем туган тел өчен җан атып йөргән шәһәрдәшләре белән бергә, башлап йөри. Татар һәм башкорт язучыларының, галим һәм мәгъри-фәтчеләргә багышланган кичә-ләрнең ул төзегән сценарийлары шәһәр китапханәчеләре, милли мәдәният хезмәткәрләре тарафын-нан кулланыла. Татар театрында куелган спектакльләргә язылган рецензияләре матбугатта даими дөнья күреп торган. Татар-башкорт иҗтимагый оешмасының әдәби бүлеге төркеме белән берлектә, “Туган як” гәзите оешып, эшләп китүе өчен Халидә апа Хәнипова күп көч сала, көнүзәк пробле-маларны мәкаләләрендә, шигырь-ләрендә, чәчмә әсәрләрендә даими яктырта. Шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәйретдин Мөҗәйне искә алу турындагы чараларда актив кат-нашканы өчен аңа Хәертдин Мө-җәй исемендәге лауреат исеме бирелә.
Халидә апа Хәнипова кебек тыл ветераннары каршында башы-бызны иик. Зур рәхмәт әйтик аларга!

Әлфия Шәйхлисламова.
Туймазы районы,
Кандра авылы.