Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Әсхат Сәйфетдинов сугышта күргән-кичергәннәрен бүгенгедәй хәтерли

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел вакыт үтеп киткән. Сугышның тәндә калдырган яралары, әлбәттә, еллар дәвамында төзәлгәндер дә, тик менә күңелләрдә... хатирәләр бүген дә яңара һәм миллионнарча гомерләрне кыйган сугыш, җиңүче геройлар, мәңгелеккә сугыш кырында ятып калганнар турында бервакытта да онытмавыбызны, яуланган Җиңү белән горурлануыбызны, хәтердә саклавыбызны сорый.

Стәрлетамак районы Бүреказган авылында яшәүче сугыш ветераны, 95 яшьлек Әсхәт Шәрәфи улы Сәйфетдинов турында язуыбызны үтенеп безгә гәзитнең күптәнге укучысы Зиләвир абый Габбасов мөрәҗәгать итте һәм безне ветеран яшәгән йортка үзе озата барды.
Катлаулы сугыш юлларын лаеклы үткән, алты ел буена хәрби хезмәттә булган Әсхәт Шәрәфи улы туган авылында сөекле кызы Рида тәрбиясендә яши. “Әтибез 94 яшькә кадәр нык булды, быел менә берникадәр биреште бит әле”,– дип каршы алды безне Рида апа. – Аның зиһене бүген дә ачык, тик менә аяклары гына бик тыңлашып бармый хәзер...
Әсхәт абый 1923 елда Бүреказган авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Ул тугызынчы сыйныфтан соң Стәрлетамакта укытучылар әзерләүче курсларны тәмамлый, аннан күрше авылга укытырга җибәрәләр. Яшь укытучыга канлы сугыш башлану турындагы хәбәр нәкъ шул елны, басуда эшләп йөргән мәлендә килеп ирешә...
–Сугыш тиз генә тәмамланыр, безнекеләр фашистларның муенын тиз борыр дип киткән идек тә бит, 6 ел яу яланында йөреп кайтырга туры килде, – дип сөйли Әсхәт абый үзе. – Әти-әни мине, өлкән балаларын, сугышка баштан-аяк киендереп җибәрде. Күңелләр үсеп киттем илне сакларга. Миннән соң әтине дә сугышка алганнар, ул яу яланында башын салды. Авылда әнием кулында җиде бала торып калды.
Алты авылдашы белән аларны 1941 елның сентябрендә Мәскәү янындагы Внуково аэродромында урнашкан парашют-десант корпусына җибәрәләр. Биредә бар солдатларга да гаять авыр шартларда хезмәт итәргә туры килә. 1941 елның кышы, Әсхәт абый хәтерләвенчә, чамадан тыш салкын килә: термометр телләре минус 42 градуска кадәр җитә. Ә ул вакытта сугышка алынган һәр солдатны салкыннан сакларлык җылы киемне кайдан аласың: кышын да алар җәйге кирза итекләрдә, җиңел киемнәрдә дошман тылына үтү өчен хәрби күнекмәләр үтә.
Алга китеп шуны да әйтик әле, җиде авылдашның алтысы туган якларына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Бары тик берсе – Әнвәр генә – яу яланында ятып кала. “Әнвәрне сугыш гарасаты вакытында югалттым, соңыннан эзләдем, таба алмадым, бигрәк яхшы егет иде ул, – дип искә ала аны бүген дә Әсхәт абый. Әйткәндәй, аның бергә хезмәт иткән ике авылдашы-ветераннар Әюп һәм Рәхимҗан абыйлар исән-саулар, 90 яшьләрен тутырып, Салават шәһәрендә яшәп яталар икән.


Мартта 95 яшен тутырган сугыш ветераны Әсхәт Шәрәфи улы янына очрашуга мәктәп укучылары, Стәрлетамак районы ветераннары советы рәисе, Бүреказган авыл советы хакимияте башлыгы һ.б. килеп котлаган. Без дә аны олуг юбилее һәм Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән кайнар котлыйбыз.


...1942 елның августында аларның гаскәрен Сталинград фронтына озаталар. Биредә Әсхәт Шәрәфи улы дошманга каршы гаять кыю сугыша, командирлары тарафыннан билгеләнә.
– Сугышта һәр адымыңны хәвеф озатып йөри. Атакага күтәрелгән чакта без нинди генә очракта да “ура” кычкыра идек. Әгәр дә синнән алда йөгергән солдат я яраланып, я үлеп-фәлән калса, син ары йөгерәсең, чөнки дошманга каршы барганда артка чигенергә беркемнең дә хакы юк, – дип хәтерли күзләре яшьләнгән ветеран.
1942 елның октябрендә дошман пулеметчигын кулга төшергән вакытта Әсхәт яралана һәм хәрби госпитальгә эләгә. Ул анда өч ай ярым дәвалангач, Сталинград өлкәсендә запастагы полкта хезмәт итә башлый.
Бервакыт полкка бер командир килеп, биредәге солдатларны якында гына урнашкан бронепоездда хезмәт итәргә чакыра. Әсхәт абый әйтүенчә, ул шунда ук ризалык белдерә һәм тагын да сугышның иң-иң кызу барган урынына барып эләгә.
Аннан ары Әсхәт Шәрәфи улы киң масштаблы, барыбыз да ишетеп белгән Багратион операциясендә, ягъни Белоруссия, Литва, Польшаны дошманнардан азат итүдә катнаша.
1945 ел җитә. Язын барысы да сугышның тәмамлануга баруын яхшы аңлый, сугышчылар ничек тә тизрәк туган якларына кайту турында хыяллана. Ләкин Әсхәт абыйга бу бәхетне тәтергә язмаган икән әле: апрель аенда ул хезмәт иткән бронепоездны илнең көнчыгыш чигенә, Япония белән барган сугышка җибәрәләр. Шулай итеп, Бөек Җиңүне каршы алганнан соң да яугиргә ике ел дәвамында боеприпаслар складын сакларга туры килә әле. Туган авыл туфрагына Әсхәт абыйга 1947 елда гына аяк басу бәхете тия.
Тик бөдрә таллары, яшел шәл ябынган каеннары төшләренә кереп йөдәткән Бүреказган авылы да, илнең бар авыллары кебек үк, яугир егетне ачлык, ялангачлык, тоташ хәерчелек белән каршы ала. Ул кайту белән үк туган йортына авыллардан хатын-кызлар, балалар агыла башлый: аларны Әсхәтнең сугышта ирләрен яки әтиләрен очрамаганмы икәне кызыксындыра. Әнә бит, сугыш тәмамланганнан соң ике ел вакыт үткәч тә кайтып керә гомере булганнар...
Кайткан көненнән алып егет тыныч тормыш төзү эшенә җигелә. Шунда ук мәктәпкә бара, яшь буынга тәрбия бирү эшен иңнәренә ала. Сугыш елларында тәмам йончыган әнисенә энеләрен-сеңелләрен үстерергә булыша. Күптәнге хыялын чын итәргә була: Уфага барып, педагогия институтына укырга керә. Озакламый булачак тормыш иптәшен – Вәсимәне очрата. Алар матур гаилә корып дүрт бала – бер ул һәм ике кыз үстерәләр. Вәсимә Арслан кызы гомере буена сельпода хисапчы булып эшли, алар 44 ел буена тату, барсына да үрнәкле булып гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, Вәсимә апа моннан 24 ел элек вафат була.
Бүгенге көнгә кадәр Әсхәт абый балалары-оныклары тәрбиясендә матур гомер кичерә.
–Безнең әти-әни һәрвакыт матур, тыныч, кешелекле, ярдәмчел булып, мохтаҗларны һәрвакыт җылы канатлары астына алып яшәделәр,– ди Рида ханым. – Ә әтигә килгәндә инде – аның кебек изге күңелле, тыныч холыклы кеше башка юктыр. Авылда мәктәптә тарих укытты, балалар аның һәр дәресен көтеп ала иде. Аеруча сугыш темасына багышланганнары актуаль булды: чөнки алар барсын да чын сугышны үзе күргән-кичергән кеше авызыннан ишетте!
Бүреказган мәктәбе тирә-якта беренчеләрдән булып урта мәктәп статусын ала һәм бирегә урта белем алырга күрше-тирә авыллардан да килә торган булалар. Әсхәт абый һәрвакыт мәктәпнең тимер казыгы була: аңа ышаналар, аннан киңәш сорыйлар, аны хөрмәт итәләр. Әсхәт абый үзенең сугыш чоры истәлекләре турында ике зур дәфтәрне язып тутыра. “Сугышта чакта ук күргән-кичергәннәремне киләчәк буыннар өчен язып калдыруны максат итеп куйган идем. Сугыш күрсәткән авырлыкларны башкача беркемгә дә күрергә язмасын, яшьләр тыныч тормышның, якыннарының кадерен белсеннәр дип яздым бу дәфтәрләрне”, – ди ул.
– Әти хаклы ялга чыкканнан соң да озак вакыт эшләде, аның гомере гел игелекле хезмәттә үтте, – дип сүзне дәвам итә Рида апа. – Аннан соң да һәрвакыт укучылар белән очрашуларга теләп йөрде, менә быел бара алмас, мөгаен. Моны ул авыр кичерәчәк инде... Очрашулар вакытында әтиебез үзенең күргәннәрен бернинди артык чагу буяуларсыз, ничек бар, шулай оста итеп сөйли иде. Ә инде тыңлаучыларның: “Болай озак яшәвегезнең сере нидә, Әсхәт абый?” дигән соравына җавабы бер булды: “Гел хәрәкәттә булсагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барсагыз, күңел тынычлыгын сакларга өйрәнсәгез – сез дә минем кебек озын гомерле булырсыз!”
Рида апа әйтүенчә, әтисе аның 3 улына да һәрвакыт үрнәк булган, шуңа алар чын ир-егетләр, илебезнең патриотлары булып буй җиткергәннәр, хәзер матур, үрнәкле гаиләләр корганнар.Әсхәт абый бүген дә үзен-үзе карый әле, аның кан басымы исә яшьләр көнләшерлек – 120/80! Йөрәге дә нык.
Авыргазының Сәмән ветераннар советы рәисе Зиләвир Габбасов әйтүенчә, Әсхәт абый белән бер сөйләшеп утыру – бер гомер. “Җитмешкә кадәр яшьләр белән иңне-иңгә куеп печән чапты, бер тиң булып бар эшләрдә йөзеп эшләде. Ә аның яшь буыннарга биргән патриотик тәрбиясенә – бәһа юк! Буыннар бәйләнешен ныгытучы, илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавының тере шаһиты ул”.
Мартта 95 яшен тутырган сугыш ветераны Әсхәт Шәрәфи улы янына очрашуга мәктәп укучылары, Стәрлетамак районы ветераннары советы рәисе, Бүреказган авыл советы хакимияте башлыгы һ.б. килеп котлаган. Без дә аны олуг юбилее һәм Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән кайнар котлыйбыз.
“Гади генә авыл ветеранын күрергә килгән, минем турында язарга теләк белдергәнегез өчен сезгә зур рәхмәт, һәрвакыт исән-сау йөрегез”,–дип озатып калды безне юлга чыккандаветеран.

Гөлара Арсланова.