Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Әйдәгез Халыкара хатын-кызлар көнендә татар дөньясына якты истәлек калдырган ханымнарның исемнәрен кабат хәтергә төшереп үтик әле.

Мөхлисә Бубый (Нигъмәтуллина Мөхлисә) – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, кү-
ренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог.
Фаҗигале шәхес культы елларында ул бер гаепсезгә кулга алына һәм «контрреволюцион эшчәнлек алып барган өчен» 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. Бары тик 1960 елда гына аклана.


Фатиха Аитова – хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм җитәкчесе.
Затлы нәсел тәрбиясе алган кыз Казан бае, хәйрияче Сөләйман Аитовка дүртенче хатынлыкка кияүгә чыга. Киявенә шарт куя: атасыннан калган зур мирас – 100 мең (кайбер чыганакларда 200 мең) сумга Фатиха өчен Казанда татар кызларын укытырга заманча мәктәп салдырып бирергә һәм хатынына шул мәктәпне җитәкләргә комачау итмәскә тиеш була.
Аитова мәктәбен тәмамлаган кызлар рус мәктәпләренә, рабфакка, институтларга укырга иркен керәләр. Бүген Казанның 12 нче кызлар гимназиясенә Фатиха Аитова исеме бирелгән.
Мәгубә Сыртланова – гвардиянең өлкән лейтенанты – очучы, Советлар Союзы Герое.
Ул 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ, Тамань ярымутравы, Кырым, Львов-Сандомир, Көнчыгыш Пруссия һәм юнәлешендәге һөҗүм сугыш-
ларында катнаша. 1945 елның маена кадәр Мәгубә Сыртланова 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә. Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. 1971 елның 1 октябрендә вафат була.
Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – беренче татар актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татар АССРының атказанган актрисасы..
1907 елдан «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада «Hyp» трупасын оештыра. Күп кенә спектакльләр куя. Татар театры өчен Ш.Шамильский, Г.Казанлы, Е.Сыртланова, Ф.Латыйпов һ.б. актерларны тәрбияли. Гражданнар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 2нче армия янындагы фронт труппасын оештыра.

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай бүләге иясе.
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе – Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С.Габәши Сараны хорда җырларга чакыра.
Салих Сәйдәшев исә аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.
Гөлшат Зәйнашева – күренекле татар шагыйрәсе,
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Ул 1928 елның 13 гыйнварында Татарстан АССРның Чаллы кантоны (Тукай районы) Иске Теләнче авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә.
Г.Зәйнашева берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1964-1965 елларда ул янәдән радиокомитетта – музыкаль тапшырулар мөхәррире хезмәтендә. 1965-1966 елларда Г.Зәйнашева Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, ә 1973-1983 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. Шуннан соң ул профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар бүген дә мәдәниятебезнен алтын хазинәсе.
Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлады. Халкыбызның төрле катлаулы чорларында аның янәшәсендә булган, үзе дә, матур озын гомер кичереп, тарихның тере шаһитына әйләнгән легендар шәхес ул Фәридә апабыз.
Язмыш Фәридә Кудашеваны бик күп атаклы шәхесләр, заманның чын зыялылары белән очраштыра һәм дуслаштыра. Мәшһүр композиторлар Р. Яхин, М. Мозаффаров, С. Садыйкова, Х.Әхмәтов, Н.Сабитов, З. Исмәгыйлев, язучы-шагыйрьләр С. Кудаш, Х.Туфан,
Н. Исәнбәт, Ә. Еники кебек асыл затлар белән иҗади хезмәттәшлек тә, шәхси дуслык җепләре дә бәйләде Фәридә апаны. Шул күренекле шәхесләребез Фәридә Кудашеваны үзләре дә бөек җырчы дип атады. Халкыбыз җырларын бар тирәнлеге һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алуы өчен, аны “моң алиһәсе”, халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар иде.
Халык җырларын Фәридә Кудашева кебек йөрәкләргә үтәрлек, халыкның рухи куәтен тоярлык итеп башкара алучылар бик сирәк. Гомере буе халкыбызның энҗе-мәрҗәннәрен, сирәк башкарылучы җырларын кире халыкның үзенә кайтару кебек изге эшкә багышлады үзен Фәридә Кудашева.
“Җыр кешенең күңелен яуларга, җаны теләгән ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш”, – ди иде ул. Фәридә апа татар халкының виртуоз музыканты һәм композиторы, тормыш иптәше Бәхти ага Гайсин белән 27 ел гомер кичерде. Иҗатта да бергә булды һәм искиткеч матур җырлар тудырды алар. Бәхти Гайсин сөекле Фәридәсе өчен махсус әллә күпме яңа җырлар язды. Башкортстан белән Татарстанны аркылыга-буйга йөреп, татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә йөзләрчә концерт биреп, халкыбызның җыр-моңга сусавын баса иде шушы талантлы пар.

Әлфия Авзалова – татар җыры легендасы. 1933 елның 15 гыйнварында туган. Балачактан тулы ятимлек ачысын татый: әнисе, нәни Әлфиягә нибары 5 яшендә дөнья куя. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Кызчыкны әнисенең сеңлесе тәрбияли.
1957 елда Мәскәүдә "Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы"нда ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага зур уңыш китерә. "Казан утлары" ан-самбле белән берлектә, Урта Азия һәм Балтыйк буе республикаларына гастрольләр белән барган. Мәскәү, Ленинград һәм Русиянең күп кенә шәһәрләрендә, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләре, КамАЗны төзүчеләр, авыл хезмәтчәннәре алдында да чыгыш ясаган ул. 2-3 айга сузылган һәр гастролендә тамашачысын 100дән артык концерт белән сөендерә алган.
Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен зур осталык белән башкарган. Әнвәр Бакировның Мөнир Мазунов сүзләренә язылган "Әниемнең җылы кочагы" җыры – аны таныткан әсәрләренең берсе. Аның репертуарында – борынгы һәм заманча халык җырлары.
Әлфия Авзалова – "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден иясе. Ул 1962 елда ТАССР атказанган артисткасы, 1970 елда ТАССР халык артисткасы, 1983 елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 елда "Хезмәт Кызыл байрагы" ордены иясе була. 1960 елда аңа "Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен" Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 елда "Татар эстрадасы легендасы" мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 елда Казанда "Моң пат-
шабикәсе" документаль фильмы күрсәтелә.