Аскын яшьләре үз районында яшәү дәрәҗәсен Европа илләрендәге авыллар югарылыгына күтәрергә хыялланып эшли

Ата-бабаларның авазы
Казаклар авылында узган чираттагы шәҗәрә бәйрәме буыннар чылбырын барлады

Тарихи мәгълүматлар буенча, Казаклар авылына – 1713 елның 19 февралендә нигез салынган. Мишәрләр килеп утырган бу җиргә. Башта авыл Казак дип аталган. 1843 елда 384 кешегә 1744 пот уҗым һәм 1528 пот сабан икмәге чәчелгән. Ул чакта 68 ихатада 243 ат, 369 сыер, 148 сарык, 272 кәҗә булган. 128 умарта исәпләнгән. Мәчет була. Тора бара ниндидер сәбәп беләндер авылны күплек санда Казаклар дип атый башлыйлар.

Туган як! Туган Җир!
Бу сүзләрнең мәгънәсен олыгайгач кына аңлыйбыз шул. Яшь чакта ничек тә читкәрәк, ераккарак китәсе килә. Үзебез туып-үскән авылдан чыгып китсәк, тормыш жиңелрәктер кебек тоела...

 

Уңышлы кеше нинди була? Ни өчен кемнеңдер бар эше дә беренче тапкырдан уңышлы бара кебек тоела, ә кемгәдер уңыш ялындырып кына килә? Бөре районы Үгез авылында эшен уңышлы җәелдерүче Фидарит Җиһанур улы Шәйхинуровтан без шушылар хакында сорадык.

Безгә, “өмет”челәргә, республика районнарында, авылларда еш булырга туры килә. Геройларыбызның күпчелеге дә – авыл кешеләре. Алар төрле-төрле булган кебек, яшәгән авыллары да бер-берсеннән аерылып тора: берәүләре колхозы таралса да үз йөзен, үз асылын саклап кала алган. Эшлиләр дә, менә дигән итеп дөньяларын да көтәләр. Иген игәләр, мал үрчетәләр. Икенчеләре, заманга хас үзгәрешләр агымына ияреп, дөрес юнәлеш таба алмыйча, таралу, юкка чыгу алдында... Кызганычка каршы, андыйлар да бар.