Туган як! Туган Җир!
Бу сүзләрнең мәгънәсен олыгайгач кына аңлыйбыз шул. Яшь чакта ничек тә читкәрәк, ераккарак китәсе килә. Үзебез туып-үскән авылдан чыгып китсәк, тормыш жиңелрәктер кебек тоела...

Читтә яшәгән йортларыбыз матур, биек булса да, авылдагы гади генә өебездә тынычлык хөкем сөрә, аның һавасы да саф, тын алулары иркен икән. Ә табигатебез сокланып туймаслык – күкрәп үскән иген басулары, җиләкле урманнары, таулары, балыклы күлләре белән үзенә ераклардан тартып тора.
Соңгы елларда авылларда «Саумысыз, авылдашлар», «Урам бәйрәмнәре» үткәрелә башлады. Бу бәйрәмнәрдә туганнар, авылдашлар, күршеләр очрашып, бала чактагы, яшьлектәге хатирәләрне яңарта.
Безнең Калмашбаш авылының Кырла урамында 21 июль көнне «Авылымның урамында яңгырасын жыр-моңнарым» дигән исем астында урам бәйрәме үтте.
Бәйрәмне бик көтеп алды Кырла урамы халкы (элек ул аерым авыл исәпләнә иде). Бу урамда туып-үскән билгеле шәхесләребез дә чакырылган иде бәйрәмгә.
Бәйрәмне Рәвис Сабитов «Исәнмесез» җыры белән башлап жибәрде.
Исәнмесез, авылдашлар!
Нигездәге газиз ташлар.
Бергә сабак алып үскән
Газиз, якын авылдашлар!

Иң элек авылыбызны ямьләп торган, нәсел-шәҗәрәләрен ишәйткән, бүгенге көндә дә авылның иманын саклауда үзләренең зур өлешләрен керткән, гүзәл тормыш үрнәкләре белән яхшылыкка, яктылыкка өндәгән өлкән буын кешеләре хөрмәтләп сәләмләнде.
Бәйрәмдә Чакмагыш район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов һәм Кырла авылында туып-үскән, бүгенге көндә БДуның техник фәннәр докторы, профессор Айрат Шәйхулла улы Рамазанов катнашты.
Азат Шәфигулла улы авылдашларын бәйрәм белән котлады һәм 50 ел бергә яшәүче парлар – Гәрәева Флүзә һәм Фазылбәк, Ганиева Ләлә һәм Айрат абыйларга, 60 ел бергә гомер итүче, шушы көннәрдә икесе дә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Байбакова Миниямал апа һәм Имамгали абыйларга бүләкләр тапшырды.
Безнең Кырла урамында бүгенге көндә тигез, мул, матур тормышта 50 елдан артык бергә яшәүче парлар бар. Алар Фәһидә апа белән Фәнил абый, Сәгыйдә апа белән Әмирҗан абый, Хәүлә апа белән Рифән абый, Хәмдия апа һәм Әнвәр абый, Зәки абый белән Захира апалар.
Район вәкиле Светлана Фларис кызы бүгенге бәйрәмгә кайткан һәр кемнең шатлыклы йөзен күреп, мондый очрашулар үткәрү кирәклеген әйтте. Айрат Шәйхулла улы да оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдереп, барча авылдашларны очрашу бәйрәме белән котлады.
Бәйрәмнең киләсе өлеше авыл тарихы турында барды. Бу турыда авылыбызның елъязмачысы, һәвәскәр тарихчы, авылдашыбыз Марат Габделислам улы Ахунов сөйләп үтте.
Марат абыйның сүзләрен дәвам итеп үзләренең шәҗәрәләрен өйрәнүче, белүче, саклаучы авылдашыбыз Габбасов Радикка һәм 5-7 яшьлек малайлар Кәрим Насыйров, Рамиль Шәйхетдинов, Ригат Габбасов, Тимур Нургалиевларга сүз бирелде.
Урамыбызның килене, озак еллар балаларга аң-белем биреп, бүгенге көндә дә барыбызга кинәшче булган Майруза Җиһангир кызы Насыйрованың чыгышы белән чара дәвам итте.
Ул үзенең сүзләрен тәмамлап, Кырла урамы киленнәрен сынатмаска чакырды, киләчәктә дә бүгенгедәй матур итеп яшәүләрен теләде һәм “Киленнәр бәйгесе”нә старт бирде.
Бәйрәмнең иң күңелле, иң кызыклы өлеше булгандыр бу бәйге. Алты килен – Әбубакирова Розалия, Шәйхетдинова Рүзилә, Габбасова Динара, Латыйпова Гөлнара, Нургалиева Алия һәм Заһитова Таңсылулар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.
Беренче сынауда көянтә, чиләкләр белән су ташу биреме бирелде. Аннан борын-борыннан килгән йола буенча киленгә су юлы күрсәтү булды. Монда инде киленне читтән генә сыныйлар: атлаулары килешлеме, чиләкләре чайкалып, суы түгелмиме һ.б. Юк, түгелми безнең киленнәрнең сулары, чөнки алар – иң уңганнары, иң булганнары.
Үзләре белән якыннан таныштыргач, пешереп килгән камыр ашларын һәм хәтта төрле җимештән әзерләнгән катыкларына кадәр тәкъдим итте киленнәр. Бәйге шулай ук сепаратор кору, пычкы белән утын кисү, тактага кадак кагу кебек ярышлардан торды.
Бәйрәм күңелле җырлар белән аралашып барды. Рита Хаҗипова, Динар Ямалов, Фидан Сәхипгәрәев, Рәйлә Рамазанова, Зөлфия Исламуратовалар үзләренең моңлы тавышлары белән бәйрәмгә җыелган авылдашларыбызны котлады. Килгән кунаклар Тәнзилә һәм Айрат Мәрвановлар, Нурия Сираева, Равиль Дәүләтшин, Лена Атнагуловалар җыр аша җиткерде үзләренең хисләрен. Мөслимә апа Нургалиеваның шигыре дә йөрәкләргә үтеп керерлек булды.
Кайткан кунаклар, авылдашлар күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Әфидә Таюпова белән Дилбәр Юнысова зур казанда пылау пешерде. Бәйрәм ахырында күчтәнәчләр белән самовар чәе эчте авылдашлар.
Дискотека һәм фейерверк белән тәмамланды Кырла урамы бәйрәме.

 

Рима Шәрипова.
Калмашбаш авыл мәдәният йорты житәкчесе.