Яңа ел бәйрәмнәре чорында безнең Иске Биккенәдә авылдашларыбыз күңелендә истә калырлык бик матур чара – “Тау бәйрәме” үтте.

Аны без бертуган апам Фәнзилә Мәсгуть кызы Зиннәтуллина һәм тормыш иптәшләребез Фәрит Сабитов һәм җизнәм Финал Зиннәтуллиннар белән киңәшләшеп, үзебезнең балачакта чаналарда шуып үскән тау буенда урнашкан йортыбыз каршында оештырдык. Чараны онытылмаслык итеп үткәрүгә һәр башлангычны күтәреп алырга һәм ярдәм итәргә ашкынып торучы актив авылдашларыбыз Гүзәлия һәм Әдип Галиннар, Зәбир Аллабирдиннар һәм киң күңелле, дәртле йөрәкле башка авылдашларыбыз ярдәм итте.
Бәйрәм Иске Биккенә авылының Яр буе урамында шаулап-гөрләп узды. Анда бу кадәр дә күпсанлы авылдашларыбыз җыелышып кайтыр һәм “Тау бәйрәме” кышның матур, пакь бер көнендә авылдашлар очрашуына әверелер дип кем уйлаган?! Бу көнне ничә еллар дәвамында күрешә алмаган сабакташлар, бер урамда тау шуып үскән авылдашлар очрашты-күреште, сөйләшеп туя алмады. Бәйрәмгә шулай ук күрше авыллардан да кунаклар килгән иде. Кышкы Сабантуйны хәтерләткән “Тау бәйрәме”нә кыңгыраулы пар атларга утырып кына, ак бураннар туздырып кына Кыш бабай белән Карсылу да килде һәм осталыкта ярышкан һәркемгә күчтәнәчләр таратты. Көн буена биредә берсеннән-берсе дәртле җыр-моңнар яңгырап торды, биючеләрнең итек асларында кар тузгыды, халкыбызның борыннан килгән уеннарына җан өрелде, җиңүчеләргә бүләкләр өләшенде. Бәйрәмнең спонсорлары Фәрит Сабитов, Зәбир Аллабердин, Гүзәлия һәм Әдип Галиннар булды.
Бар оста гармунчылар безнең авылда туган диярсең! 30 ел дәвамында Калмашбаш авыл мәдәният йортын җитәкләгән Рәвис Сабитов, оста уйнавы белән дан алган Рәсүл Даутов, Зәбир Аллабирдин, Әдип Галин һ.б.-ның чыгышын бәйрәмгә җыелучылар алкышларга күмде.
Бәйрәмнең иң күңелле мәле – таудан чана шуу булгандыр! Бу көнне олысы-кечесе рәхәтләнде генә: кем утырып, кем басып, кем челтәрле, кем элекке үрәчәле чаналарын чормалардан төшереп, рәхәтләнеп шуды! Ә безнең балачакта кайтып та кермәгән тавыбыз бу мизгелне бик тә сагынган булгандыр һәм менә бүген, гүя, аңа кабаттан җан керде.


Авылдашыбыз Майруза апа Насыйрова хәтта бәйрәмгә атап шигырь дә язып килгән иде:


Кар каплагач текә яр буйларын,
Бозы туңгач буа өстенең,
Тимераяк, чаңгы, чаналарга
Тагын яңа гомер өстәлә.

Өстә бишмәт, башта
“козлоуай”шәл,
Кат-кат төпле пима аякта;
Кайберәүләр кирза итек кигән –
Кирәк түгел тимераяк та!

Еллар үткәч, тагын килдек менә,
Бәйрәм бүген туган авылда,
Балачакны искә бер төшереп
Бәйрәм иттек гөрләп тавыңда!


Гыйнвар аеның салкынына һич тә бирешмәде бәйрәм кунаклары: алар кайнап торган самавырдан тәмле чәй һәм табында урын алган тәмле бәлешләр, тәбикмәкләр белән рәхәтләнеп сыйланды, мондый матур бәйрәм оештыручыларга рәхмәт әйтте.
“Тау бәйрәме” Иске Биккенә күген яктырткан чагу салют белән тәмамланды.


Мөнирә Сабитова.
Чакмагыш районы.