, Мин – Әхмәтова Рита Радик кызы. Дүртөйле шәһәрендә туып-үстем. Миңа – 16 яшь. Әлеге вакытта Иванай урта мәктәбендә укыйм. Киләчәктә сайлаган һөнәрем буенча эшләргә хыялланам. Буш вакытымда “Сөмбел” халык бию ансамбленә йөрим. Төрле чара һәм конкурсларда катнашырга яратам. Тормыш девизым: “Һәрвакыт алга барырга, утырган арбадан төшеп калмаска!”
Мин – Йосыпова Альбина Әлфрит кызы. Мишкә районы Янакыш авылында үстем. БДУның Бөре филиалында биология һәм химия факультетын тәмамладым. Әле миңа 28 яшь. Кияүдәмен. Уфада яшим. “Восход” икмәк заводында эшләп йөрим. Җырларга, биергә яратам. Тормыш девизым: “Беркайчан да хыялдан баш тартмаска!”
Мин – Бикбулатова Рузилә Радик кызы. Миңа 26 яшь. Мишкә районы Янакыш авылында туып-үстем. БГУның Бөре филиалында химия һәм биология факультетында укыдым. Әле шәхси тәрбияче булып эшлим. Кул эшлэре белән шөгыльләнәм, тәмле тортлар пешерәм, биергәяратам. Девизым: “Хәрәкәттә – бәрәкәт!
 

Мин – Миңнеханова Альмира Марат кызы. Миңа 20 яшь. Бәләбәй шәһәрендә туганмын, аннан Уфага күчеп килдек. БДУ колледжында укып, юрист һөнәрен үзләштердем. Әлеге вакытта банкта эшләп йөрим. Җырларга, рәсем төшерергә, машина йөртергә яратам. Девизым: “Хыялларны тормышка ашырырга кирәк”. 

   Мин-Гыйльфанова Карина Винер кызы булам. Мишкәдә туганмын. 22 февральдә 19 яшем тулачак. Әлеге вакытта Уфа дәүләт авиация техник университетында экономист һөнәрен үзләштерәм. Чәчләр һәм буяулар белән мәш килү бик ошый: дус кызларымның чәчләрен буйыйм. Шуңа күрә исәбем – колористика белән шөгыльләнү. Девизым: “Үзеңә генә ышан!”
  Мин – Рәшитова Гөлназ Рәмил кызы. Миңә 16 яшь. Чакмагыш районы Иске Балак авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Туймазы педагогия колледжында белем алам. Буш вакытымда җырларга һәм биергә яратам. Девизым: “Һәрвакыт алга барырга, утырган арбадан төшеп калмаска”.
   Мин – Габдуллина Ирина Айдар кызы. Миңа 19 яшь. Чакмагыш районы Аблай авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Мәскәү финанс университетының Уфа шәһәрендәге филиалында белем алам. Буш вакытымда сурәт төшерергә, җыр тыңларга яратам. Девизым: “Нәрсә эшләнә, барысы да яхшы якка үзгәрә”.
   Мин - Бохарова Гүзәл Фәрит кызы. Миңа 23 яшь. Гафури районы Үтәк авылында туып-үстем. Стәрлетамак төзелеш көллиятен тәмамлап, Башкорт дәүләт аграр университетының соңгы курсында белем алам. Әлеге көндә Салават шәһәре администрациясенең архитектура бүлегендә эшлим. Буш вакытымда физик күнегүләр белән шөгыльләнәм, төрле музыка тыңларга, биергә яратам. Чит илләр тарихы, мәдәнияте белән кызыксынам, китаплардан укып кына белергә түгел, үзем дә сәяхәт итәм. Тормыш девизым: "Алга, бары тик алга!"
   Мин Якупова Илгизә булам. Башкорт дәүләт аграр университетында 3 нче курста белем алам. Пешерергә, өй эшләре белән булашырга яратам.
   Мин Заһитова Элина булам. Башкорт дәүләт университетының чит телләр факультетында 4 нче курста укыйм. Сәяхәт итәргә, телләр өйрәнергә, тортлар пешерергә яратам. Девизым: “Матурлык һәм яхшылык дөньяны коткарачак”.
   

Мин – Нафикова Илнара Илнур кызы. Миңа 24 яшь. Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында туып-үстем. Стәрлетамак педагогия көллиятен тәмамлап, әлеге вакытта Стәрлебаш балалар бакчасында эшлим.
Девизым: “Хыялсыз кеше – канатсыз кош”.

   Мин Абдрафикова Гөлназ Риф кызы булам. Башкортстанның  Чакмагыш районы Иске Бәшир авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым Бүздәк  районы Сабай авылында үтте. 11 сыйныфтан соң  Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының рус теле hәм әдәбияты факультетында укыдым. Әлеге вакытта БДПУда магистратурада белем алам, шул ук вакытта Уфа каласында  балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Балаларны бик тә яратам. Буш вакытымда психология фәне буенча китаплар укыйм, аш-су пешерү белән мавыгам. Гади, сабыр холыклы hәм әйткән сүзендә торучы  кешеләрне үз итәм. Мин бу тормышны яратам.
   

Светлана Гыйззәтуллина булам. Миңа 30 яшь. Борай районының Әҗәк авылында туып-үстем. Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетын тәмамладым, бүгенге көндә Республика туберкулезга каршы клиник диспансерда эшлим.
Иптәшем Илфат Өлфәт улы белән кызыбыз Әминә һәм улыбыз Әмирне тәрбиялибез. Хыялыбыз – балаларны илгә лаеклы кешеләр итеп үстерү.

   Мин – Ильясова Таңсылу Илдар кызы. Миңа 19 яшь. Чакмагыш районы Үрнәк авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Мәскәү финанс университетының Уфа шәһәрендәге филиалында белем алам. Буш вакытымда бәйләм бәйләргә яратам. Девизым: “Барысы да яхшы булыр!”
   Мин – Шәрипова Виктория Эдуард кызы. Миңа 27 яшь. Борайда туып-үстем. Әлеге вакытта Уфада җитәкче ярдәмчесе булып эшлим.
 016  Кагирова Луиза Роберт кызы булам. Миңа 19 яшь. Илеш районы Андреевка авылында үстем. Әлеге вакытта Уфа медицина көллиятендә белем алам. Буш вакытымда җыр тыңларга, биергә яратам.
   Мин  – Хурамшина Динара Дамир кызы. Миңа 23 яшь. Илеш районы Дөмәй авылында туып-үстем. Хәзерге вакытта пешекче (повар) булып эшлим. Буш вакытымда бассейнга йөрим, бисер белән чигәргә яратам.
   Мин – Моратова Алсу Фәүзи кызы. Чакмагыш районы Имәнлекул авылында туып-үстем. Минем бик күп кенә бәйге-конкурсларда зур жиңүләрем бар. Татар халык җырларын яратып башкарам. Тормыш девизым: "Һәрвакыт алга омтылу".
   Фотосурәттәге бу сылу кыз Айгөл Салават кызы Нургалиева булыр. Чакмагыш районы Рәҗәп урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый ул. Яхшы билгеләргә генә укучы кыз мәктәпнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Айгөл биергә, китаплар укырга, яхшы эчтәлекле кинолар карарга ярата. Бәйли, тәмле тортлар пешерергә һич иренми. Киләчәктә күп сәяхәтләр кылырга  хыяллана.