Уңышлы кеше нинди була? Ни өчен кемнеңдер бар эше дә беренче тапкырдан уңышлы бара кебек тоела, ә кемгәдер уңыш ялындырып кына килә? Бөре районы Үгез авылында эшен уңышлы җәелдерүче Фидарит Җиһанур улы Шәйхинуровтан без шушылар хакында сорадык.

 

Аскын районы Яңа Кара авылында туып-үскән егет Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмам-
лаганнан соң берникадәр вакыт Югары Лачынтауда баш агроном булып эшли, тормыш тәҗрибәсе туплый. Аннан аны Калининковский совхозына директор итеп билгелиләр. Ләкин заманалар үзгәреп китә һәм кайчандыр гөрләп торган хуҗалык та тарала. Бу хәл бар киләчәген авыл тормышы белән бәйләргә хыялланган Фидарит Җиһанур улын сайлау алдына куя: хәзер нишләргә, эшне нидән башларга?
Җавап көтмәгән җирдән килә, аны 2008 елда Уфаның “Башкортстан үләннәре” җәмгыяте белән хезмәттәшлек итәргә чакыралар.
– Әлеге тәкъдимне кабул итәргә булдым, чөнки бу өлкәдә азмы-күпме мәгълүматым бар иде, – ди Фидарит Җиһанур улы. – Ә бүген килеп безнең агрофирма җәй-көз мизгелендә 85 тоннага кадәр кара миләш, 15 тонна тирәсе иван-чәй һ.б. җыеп, эшкәртеп тапшыра.
Фирма 12 кешегә даими эш урыны бирә, мизгеле белән, гадәттә, яздан көзгә кадәрге вакыт эчендә, тагын берничә дистә кешене эшле итә.
– Безнең күз алдында гына берничә дистә капчык каен һәм кара карлыган яфракларын китереп тапшыручылар булды. Мондый зур күләмдәге яфракны киптереп өлгертүе ансат түгелдер...
– Бу уңайдан борчыласы юк, “Башкортстан үләннәре” җәмгыяте үләннәрне турау һәм киптерү җайланмалары белән тулысынча тәэмин итә.
– Кышын кара карлыган яфрагы салган чәйне эчсәң, җәннәт шул үзе инде...
– Карлыган дигәннән, ул безнең бакчада 10 гектарда (!) үстерелә. Элекке җиләк-җимеш бакчасы вакытыннан калган карлыган төпләрен яңарттык, тагын 6 гектар җирдә яңаларын утырттык. Кара карлыган яфрагын әзерләү максатында без аларның җиләгенә йөз тотмыйбыз, ә куакларны чабабыз һәм яңадан яфраклар чыга башлагач, җыеп киптерәбез.
Шулай ук 3,5 гектарда камырлык (боярышник) куаклары утырттык. Үткән ел аның уңышын беренче тапкыр җыеп куандык. Әйткәндәй, камырлыкның чәчәге дә бик тә кыйммәтле дару чималы: ул төрле йөрәк, кан тамырлары авыруларыннан менә дигән дәва.
– Кызыл миләшне дә шактый җирдә утырткансыз икән...
– Аны 14 гектарда утырттык. Ул да шулай ук кан тамырлары чирләре вакытында уңышлы кулланыла, ди табиблар. Шулай ук шомыртны ярата безнең халык. Без аны 6 гектарда утырттык.
Ләкин арада иң зур сорау белән кулланганы – кара миләш. Әле 40 гектар җирдә аны яшәртү эшләре алып барабыз.
Без шулай ук кыргый үләннәрне дә җыябыз. Тузганакның тамырын, чәчәген, яфракларын, башка күптөрле үлән һәм тамырларны җыю эше бара. Без бу якларда үскән бер генә үләнне дә кабул итми калмыйбыз. Мең төрле чирдән коткаручы әрем һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итүче эхинация тамырын җыябыз, шулай ук топинамбур бәрәңгеләрен эшкәртеп Уфага озатабыз. Кыскасы, барсына да өлгерәбез.
– Аяк астында үскән сукыр кычыткан (пустырник) үләнен генә алыйк. Аны җыярга иренәбез. Аның урынына, акча түләп, даруханәләрдән кыйммәт хакка сатып алабыз...
– Әйе шул. Ә бит, уйлап карасаң, өйдә дә дару үләннәре әзерләүнең артык мәшәкате юк. Тик җыеп киптерү технологиясен генә белергә кирәк. Һәр культураның үзенең аерым киптерү температурасын сакларга киңәш ителә. Юкса, күп дару үләннәрендәге эфир майларының очып бетүе, шуның белән җыелган чималның файдасызга әверелүе мөмкин. Ә сукыр кычытканны без махсус рәвештә 1 гектар җирдә чәчеп үстерәбез. Әйткәндәй, аның уңышын җәй барышында 2 тапкыр алырга мөмкин.
– Сезне аптыраткан, гаҗәпләндергән нәрсәләр бармы бүген бу дөньяда?
– Кайсыбер кешеләрнең акчаның күктән төшүен көтүе аптырата. Һәркем шуны ачык аңласын иде: акча беркемгә дә җиңел килми, аны тир түгеп, тырышлык белән җәлеп итәргә кирәк. Бүген безнең бакчада кемнәрдер карлыган, каен яфрагы җыеп меңнәрчә сум акча эшләгәндә, кемдер түшәмгә төкереп өйдә ятуны кулайрак күрә. Ә бит тырышсалар – аларның да мөмкинлекләре юк түгел. Акча тырышларны ярата.

 

Хадит Муллаянов, агрофирма хезмәткәре: “Без хатыным Миләүшә белән елның-елында каен һәм карлыган яфрагы, карамиләш җыеп тапшырып, гаиләбезгә ару гына акча эшлибез. Мәсәлән, бүген каен яфраклары җыйдык, аның килограммын әле 13 сумнан кабул итәләр. Димәк, бүген 3 сәгать эчендә мең ярым сумнан артык акча эшләргә өлгердек”, – ди ул.

Миләүшә Муллаянова, Үгез авылына якын урнашкан Турбаслы кошчылык фабрикасында оператор булып эшли. “1 көн эшләп, 3 көн ял иткән арада нишләп тик ятыйм, гаиләмә өстәмә акча эшләргә тырышам”, – ди Миләүшә. Узган кара миләш җыю мизгелендә ул 4 көндә 12 мең сумнан артык акча эшләргә өлгергән. Быел да сынатмас, күп итеп җыеп тапшырыр, дип ышанасы килә.

Гөлара Арсланова.
Фәнил Абдуллин фотолары.