Русиядәге “Ашан” тиздән коммерция моделен үзгәртергә җыена икән. Бу дискаунтер (товарлар хакы күмәртәләп сату бәяләренә якын кибетләр) очсыз товарлар кибете булудан туктаячак. “Без клиентларга тулырак тәкъдимнәр ясарга телибез, ягъни урта һәм премиум сегментта да. Әмма хәтта премиаль товар да башка кибетләргә караганда бездә арзанрак бәядән сатылырга тиеш”, - ди “Ашан ритейл Россия” генераль директоры Франсуа Реми.

“Ашан”нар ассортиментында әле 50 меңгә якын товар, аның күләме 30-40%ка артачак. Шул рәвешле Франсуа Реми сатып алучыларын кайтарырга тели, чөнки былтыр бу кибетләр челтәренә йөрүләр кимегән. Соңгы елларда “Магнит” һәм “Пятёрочка” челтәрләре, уңышлы “йорт кырындагы” кибетләр тактикасын кулланып, базарда лидер булдылар. X5 Retail Group (анда “Пятёрочка”, “Карусель”, “Перекрёсток”, “Копейка” кибетләр челтәрләре керә), мәсәлән, 5 ел элек “Ашан”ны - 1,9 тапкыр, ә 2017 ел нәтиҗәләре буенча 3,8 тапкыр узган.