Ульяновск шәһәрендәге бер мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-ат шушы мәктәптә укучы 10 яшьлек кыз баланы көчләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-атун яшьлек кыз баланы алдап өенә алып кайта. Шунда 54 яшьлек кеше ун яшьлек баланы көчли. 

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат18 мартта көндезге икеләр тирәсендә мәктәп укучысын фатирына алып керә. Кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кыла, диелгән бу хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Бу кеше наркотиклар белән шөгыльләнгән. Ульяновск буенча Тикшерү идарәсе бу кеше тагын шундый җинаятьләр кылган дип шикләнә. Бу турыда белүчеләрне полициягә шалтыратырга сорыйлар.

Хөкем ителгән ир-атныэшкә алган мәктәп администрациясе гамәлләренә дә тикшерүчеләр бәя бирәчәк.

Интертат.

Байкал арты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы әнинең аварияле торак хакындагы аһ-зарын тыңлагач, берара тынып кала. Һәм калтыраган тавыш белән барысына да ярдәм итә алмавын әйтә. Аның күзләре мөлдерәмә тулы яшь була.

Түрәнең елавын “МК Чита” хәбәр итә. 7 балалы ана су кертелмәгән йортта ничек көн күрергә  дип сораган. “Балаларны юындыру мөмкинлеге юк, аларны  бары тик дымлы салфеткалар белән генә сөртәбез”, - дигән хатын.

Җитмәсә, аның бер баласы күптән түгел генә менингит белән авырган.

Төбәк җитәкчесе уйга кала һәм охшаш үтенечләр аңа күп килүен әйтә, ләкин барысына да ярдәм итү мөмкин түгел, ди ул.

Осипов Байкал арты башлыгы вазифасын башкаручы булып 2018 елның октябрендә тәгаенләнде. 

"Московский комсомолец"

Фото: ачык чыганак. 

Кичә Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче Мәсгудә Минидарова исемле хатын үзен «Иванушки International» төркемендә җырлаган Олег Яковлевның чын әнисе булуын белдерде. Аның сүзләренчә, ул бу серне 25 ел дәвамында саклаган.    Ток-шоуда Мәсгудә Минидарова популяр җырчының 1978 елның 12 декабрендә тууын, документларда Каимов Руслан Рәшид улы дип язылуын сөйли. Дәлил итеп хәтта Олегның балачак фотоларын күрсәтә.    15 яшендә талашып өйдән чыгып качкан Олегны әнисе беренче тапкыр «Тополиный пух» клибында күреп алган. Җырчының интервьюларда әти-әнисе үлде дип сөйләвен, тапшыру кунагы улының үпкәсе зур булуы һәм шоу-бизнестагы пиар белән аңлата.   Шулай булуга карамастан, Олег белән үлгәнче смс языштык, күрешеп тордык дип ышандырган якташыбыз тапшыру азагында ялган детекторын уза алмаган.   Белешмә өчен. Популяр булган «Иванушки International» төркеменең экс-солисты Олег Яковлев 2017 елның җәендә Мәскәүнең бер хастаханәсендә каты авырудан соң вафат булды. Мәгълүмат чараларына бу хакта аның тормыш иптәше Александра Куцевол хәбәр иткән иде. Җырчы бик авыр хәлдә пневмония белән реанимациягә эләгә. Табиблар аны хәтта үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар. Тик, кызганыч, соң була. Шундый җитди авыруга китергән сәбәпләр әлегәчә билгесез. 

Матбугат.ру

Фото социаль челтәрдән алынды

Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылыннан булган Ришат Казанны ташлап, туган авылына яшәргә кайтып киткән дип тә язган идек. Эстрада сәхнәсеннән китү ниятен җырчы: "Концертларыма йөрмиләр икән, димәк, минем халыкка да кирәгем шуның кадәрле генә", - дип аңлатты. Алай да 9 февраль көнне УНИКС концертлар залында “30 яшь” дип аталган өр-яңа тамашасын тәкъдим итте ул. "Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән - тулысынча эстрададан китәм", - дигән иде яшь артист. Инде күңелсез хәбәр кабатланды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китә һәм бу юлы чынлап. "Алда күп концертлар калмады, рәхмәтемне белдерәм. Кемнәр минем белән булды -  барыгызга да рәхмәт!" - ди ул.

Матбугат.ру

 
Җырчы Юлия Началова вафат, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы сайты.
 
Бу хакта журналистларга җырчының пиар-менеджеры Анна Исаева хәбәр иткән.
 
"Бер сәгать элек Юлиянең йөрәге тибүдән туктады", - дигән ул.
 
Юлия Началовага 38 яшь иде. 
 
Юлия Началованың авыруы турында 8 март көнне билгеле булды. Ул хастаханәгә эләгә. Җырчының канында шикәр күләме артуы һәм башка авырулары да кискенләшүе билгеле була. Началованың менеджерлары башта бу хәбәрне кире какты, "саташу" дип атады, җырчының Италиядә ял итүе турында яздылар. Соңрак Юлия Началованың туфли белән аягын кыруы сәбәпле, тикшеренү узуын әйттеләр.

Соңрак РЕН ТВ Юлия Началованың авыр хәлдә булуын - ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын хәбәр итте. Кичә җырчының хәле кискенләшүе, ә бүген аның аягына операция ясаганнары билгеле булды. Операция вакытында кан китә башлаган, диелгән иде РИА Новости хәбәрендә.
 
Операциядән соң җырчы аңына килмәгән. 
 
Җырчының шикәр диабеты һәм подагра белән авырганы билгеле. Үлеме сәбәпләре әлегә хәбәр ителми. 
 
  • Юлия Началова 1981 елда Воронежда туган. 1991 елда "Утренняя звезда" тапшыруы бәйгесендә җиңгәннән бирле сәхнәдә. 2004 елда беренче ире - Дмитрий Ланский белән аерылышкач көчле нерв авыруы белән интегә. 2006 елда футбуолчы Евгений Алдонинга кияүгә чыга, шул ук елда аларның кызлары Вера туа. 2011 елда аерылыша. Аерылышканнан соң да рәсми рәвештә Алдонина булып кала. 2011-2016 елларда хоккейчы Александр Фролов белән рәсми булмаган никахта яши.

Началованың күкрәкләрен зурайту максатыннан пластик операция ясатканы билгеле, ул уңышсыз үтү сәбәпле, каны агулана һәм бөерләренә зыян килә. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/yuliya-nachalova-vafat/