Безгә, “өмет”челәргә, республика районнарында, авылларда еш булырга туры килә. Геройларыбызның күпчелеге дә – авыл кешеләре. Алар төрле-төрле булган кебек, яшәгән авыллары да бер-берсеннән аерылып тора: берәүләре колхозы таралса да үз йөзен, үз асылын саклап кала алган. Эшлиләр дә, менә дигән итеп дөньяларын да көтәләр. Иген игәләр, мал үрчетәләр. Икенчеләре, заманга хас үзгәрешләр агымына ияреп, дөрес юнәлеш таба алмыйча, таралу, юкка чыгу алдында... Кызганычка каршы, андыйлар да бар.

Ә инде хуҗалыклары сакланган авылларның хәле барыбер күпкә яхшырак. Хуҗалыгы булган авыл биләмәләренә яшәве җиңелрәк. Моны беркем дә инкарь итә алмый. Күптән түгел безгә Дүртөйле районының Киров исемендәге хуҗалыгында, атап әйткәндә, Өчбүлә авылында булырга туры килде. Хуҗалыкны тәҗрибәле җитәкче Рәис Руфат улы Шакиров җитәкли. Өчбүлә урамнарының чисталыгына, яшеллеккә күмелеп утыруына, күзне сөендереп торучы асфальтына, төзек йортларына карап сокландык та: “Өчбүләләр ничек яши?” дип сорадык. Безгә көр генә: “Ярыйсы”, - дип җавап бирделәр.
11 авылны берләштергән Өчбүлә авыл биләмәсе территориясе буенча Дүртөйле районында өченче урынны алып тора. Гомум мәйданы – 20 мең гектар. 1600 халкы булган авылда пенсионерлар күбрәк, әмма яшьләр дә бар. Авыл биләмәсе башлыгы Вил Нәҗип улы Манкеев әйтүенчә, перспективада 18 яшькә кадәр 300ләп бала бар икән. Авыл халкы газ, су белән тәэмин ителгән.
Кайсыбер авыллардан аермалы буларак, Өчбүләдә урта мәктәп тә, клуб та, почта бүлеге дә, медпункт та эшли. Менә дигән мәчете бар. Шәһәрдә генә булган уңайлыклар бирегә дә килеп җиткән – һәрбер авылда банкомат куелган.
Авылның киләчәге яшьләргә, яшь гаиләләргә бәйле. Ә алар авылда калсын өчен иң беренче чиратта эшнең, яшәр өчен торакның булуы мөһим. Вил Нәҗип улы әйтүенчә, урта мәктәпне тәмамлаучы яшьләрдән авылда калучылар байтак икән. Бу җәһәттән “Авылны үстерү” федераль программасы да ярдәмгә килгән. Шушы программа буенча өйле булучылар 60лап кеше исәпләнә. Бу үзе бер микрорайон дигән сүз. Программада катнашучылар хуҗалыкта кайсы водитель, кайсы тракторчы булып, кайсыберләре малчылыкта эшли. Программа шартлары буенча алар авыл җирендә биш елдан да ким эшләмәскә тиеш. Вил Нәҗип улы йортларын авыл читенә дә, авыл эчендәге буш торган участокларга салучылар да булды, ди. Барысы да тәртип белән, планга ярашлы рәвештә эшләнә, авылның төзеклеге, күркәмлеге күз уңында тотыла.
Малсыз ихата – кешесез өй
“Өчбүлә авылы халкы мал тотамы?” дигән сорауны да бирми түзмәдек. Чөнки, яшерен-батырын түгел, күп якларда өлкәннәр генә түгел, яшь гаиләләр дә мал асрарга авырсына.
– Бездә халык мал тота, әмма аз асрыйлар, –диде бу җәһәттән Рәис Руфат улы Шакиров. – Әле ярый соңгы 3-4 елда сарык тоту артты. Мал асраган кешегә саламы, печәне бушка, хуҗалыкта эшләүчеләргә фуражы ярты хакка бирелә. Ишек алдына китереп аударалар. Асра гына! Мин үзем гомер буе мал тоттым. Заманында парторг булып та, авыл биләмәсе башлыгы булып та эшләргә туры килде. Дүртәр үгез асрап сата торган идем. Әле дә мал тотам, чөнки канга сеңгән. Малсыз ихата – кешесез өй сыман бит ул. Абзар-кура буш торырга тиеш түгел.
Өчбүләлеләрнең кибет җәһәтеннән дә проблемалары юк, кирәкле әйберемне кайдан сатып алыйм икән дип аптырамыйлар. Авыл эчендә хуҗалык кибете эшли, “Тургай” шәхси кибете тә халыкка хезмәт итә икән.
– Ә шулай да, Вил Нәҗипович, бүген авыл биләмәсе өчен иң катлаулысы нәрсә соң?
– Бюджет акчасының дөрес бүленеп бетмәве, – дип ике дә уйламый җаваплады биләмә башлыгы. Күренеп тора, бу мәсьәлә аны күптәннән борчый, уйланырга мәҗбүр итә иде. – Әйтик, 11 авыллы авыл биләмәсе дә бар, 2 авыллысы да. Ә акча бертигез бүленә. Авыллар саны төрле булгач, чыгымнар да төрлечә. Беренчеләренә авырга туры килә, икенчеләре иркен яши. Ә бүленгән акча күләме берүк. Бер сүз белән әйткәндә, авыл биләмәләрен берләштереп, матди базаның шул килеш калуы дөрес түгел дип уйлыйм.
“Бу хәлдән чыгу юлы бармы?” дигән соравыбызга да җавабы әзер иде. Аның фикеренчә, авыл тормышын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен авыл биләмәләрен элекке хәленә кайтарырга – вакларга, я киресенчә, берничә авыл биләмәсен берләштереп, эреләтеп, матди базаны ныгытырга кирәк. Менә шул чакта нәтиҗә булачак дигән фикердә ул.
–Дөньялар бик тиз үзгәрә һәм бу үзгәрешләрнең күбесе халык файдасына, – дип исәпли Вил Нәҗипович. – Хәзер бөтен хезмәтләр электрон вариантка күчеп бара. Әле менә белешмә-фәлән кирәк булса, авыл биләмәсенә киләләр. Киләчәктә боларның берсе дә булмаячак – барысын да электрон вариантта җибәрәчәкбез. Әле үк рәхәтләнеп “дәүләт хезмәте”ннән файдаланып була, порталлар ачылган. Шулай булгач, киләчәктә бу кадәр штат тотуның кирәге булыр микән дип уйланам. Алар урынына янгын сүндерү депосы, сантехник, электрик тотсак, күпкә отышлы булыр иде.
Өчбүлә урамнарын яктырту, чисталыкта тоту, кышын кардан тазарту мәсьәләләренә дә җитди карыйлар авыл биләмәсендә. Чүп-чарны җыеп Дүртөйле полигонына илтәләр. Мал үлсә, үләт базы сыман махсус урыны бар.
Ә менә мәңгелек йортлар – зиратлар торышы авыл старосталары карамагында икән. Алар һәр авылда бар: Өчбүләдә – Акрам Шәйхетдинов, Яңа Кәңгештә – Фәнис Шакиров, Җәйләүдә – Тимерзаһит Хәсәнов, Казакларда – Ринат Мостафин... Хаклы ялда булган бу мөхтәрәм абзыйлар зиратларны тәртиптә тоту эшләрен тиешенчә оештырып, саваплы эш башкара.
Соңгы елларда республикада урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасы уңышлы эшләп килә. Өчбүләлеләр дә бу эштән читтә калмаган. Бу программада район буенча өч кенә авыл биләмәсе катнашкан, шуларның берсе – өчбүләлеләр. Быел шуңа ярашлы рәвештә балалар бакчасында тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырырга ниятләгәннәр. “Бу мәшәкатьне җиңеп чыксак, мәктәп тәрәзәләрен дә алыштырырга иде”, - ди Вил Нәҗипович. Үткән елда шушы программа буенча Яңа Кәңгеш авылы юлларын тәртипкә китергәннәр.
Зилә – иң яхшы фельдшер
Бу көнне без Өчбүлә авылының горурлыгы булырлык тагын бер шәхес белән таныштык. Фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Зилә Мусина күптән түгел “Башкортстанның иң яхшы ФАПы” конкурсында катнашып, җиңеп чыккан. Зилә Мәгафур кызы күрше Иске Баеш авылында туган. Бирегә килен булып төшкән. 1992 елдан алып Өчбүлә медпунктын җитәкли. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Авыл халкының хөрмәтен, абруен яулаган тынгысыз фельдшер ханымнан конкурстан алып кайткан тәэсоратлары белән кызыксындык.
– Мин берничә этапта үткән мондый җитди бәйгедә беренчегә катнаштым, – дип сөйләде безгә Зилә. – Бәйге 4 этапта үтте. Беренче этаптан үткән фельдшерлар Нефтекама шәһәренә икенче турга җыелды. Анда барлыгы 27 кеше булдык. Шунда мин беренче урынга чыктым. Өченче этапны үтәргә дип Уфага килдек. Анда беренче ярдәм күрсәтү буенча белемебезне күрсәтергә тиеш идек. 26 кешедән 9 фельдшер соңгы турга үтте. Минем өчен иң катлаулысы шул беренче ярдәм күрсәтү буенча булды, чөнки уйлап торырга вакыт бирмәделәр. Каушап калырга ярамый. Билет алдык та, сөйли дә башладык. Нәтиҗәдә мине җиңүче дип таптылар. Премиягә һәм дипломга лаек булдым.
– Конкурста катнашуыңа шатсыңдыр?
– Бик шатмын! – Зилә Мәгафур кызы елмаеп җибәрде. – Минем өчен зур мәртәбә булды ул. Киләчәктә дә шундый һөнәри бәйгеләрдә катнашырга теләгем бар. Бәлки, ул икенче форматта булыр. Минем өчен бу конкурс сынау гына түгел, тәҗрибә туплау да булды. Бәйгедә җиңүем – авыл халкы алдында йөзем яктылыгы.
...Менә шулай Өчбүләнең уңган халкы белән танышып, биредә тырышып дөнья көтүчеләр белән аралашып, үзебез өчен матур тәэсоратлар тупладык. Тормыш булгач, аның мәсьәләләре дә һәр көн саен туып тора. Авыл биләмәсенең бурычы – аларны үз вакытында хәл итү. Бу җәһәттән өчбүләлеләрнең, авыл биләмәсенең җаны тыныч – аларның таяныр хуҗалыгы, аягында ныклы басып торган Киров исемендәге токымчылык заводы бар. Ни генә дисәк тә, авылның социаль мәсьәләләрен хәл итү – хуҗалык җилкәсендә.