Япониядәге 8 яшьлек Рюдзи Имаи – Брюс Линың фанаты. Кече яшьтә булуына карамастан, ул көн саен 4 сәгать ярым вакытын тренировкаларга багышлый. Нунчаклар белән дә бик оста шөгыльләнә, ә аның мускулатурасына өлкәннәр дә көнләшерлек.

Беренче тапкыр малай турында 3 ел элек Интернетта видеоязмалар таралгач билгеле булды. Анда кечкенә Рюдзи Брюс Линың “Үлем уены” кинофильмындагы хәрәкәтләрен кабатлый. Интернет челтәрен кулланучылар баланың нәкъ кумиры кебек үк нунчаклар белән оста шөгыльләнүенә хәйран калганнар иде.

Кинәт туган дан малайның башын әйләндерми. Ул тренировкаларын ташламый, кумирына да шулай ук тугры кала. Аның әтисе сөйләвенчә, Рюдзи көн саен иртәнге 6.00да тора һәм дәресләр алдыннан 1 сәгать ярым тренировкаларга багышлый. Мәктәптән соң ул 1 сәгать йөгерә, аннан 2 сәгатен нунчакларга бүлә. Ягъни көн саен 4 сәгать ярым физик күнекмәләр белән шөгыльләнә.

Бүгенге көндә Рюдзиның “Фейсбук”та – 300 мең, “Инстаграм”да 34 мең подписчигы бар. Аның хәтта YouTube ресурсында үз каналы бар, әти-әниләре Рюдзиның тренировкаларын видеога төшереп даими урнаштырып тора.

Малайның спорттагы казанышлары күпләрне сокландыра. Кулларының ике бармагында гына отжимание ясаган 8 яшьлек малайларны белүче юктыр әле! Әмма бар нәрсәдән дә кер эзләргә яратучылар малайга күбрәк яшьтәшләре белән аралашырга, уйнарга кирәк дигән фикердә. Малайның әтисе исә Рюдзи үзе нәрсә тели, шуны эшли, аңа дуслары белән аралашуга караганда физик күнекмәләр белән шөгыльләнү ныграк ошый ди. Ләкин кайберәүләр малайның әтисе улы аша үзенең балачак хыялларын тормышка ашырырга тели дигән фикердә.