“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсына йомгак ясалды. Анда 59 предприятиенең 114 төр продукция һәм хезмәтләре күрсәтелгән иде. Җиңүчеләр исәбендә – бик күп авыл хуҗалыгы сәнәгатенең комплекслы предприятиеләре дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Мәсәлән, “Халык өчен сәнәгать товарлары” номинациясендә – “БашИнком” предприятиесенең органик ашламалары, “Азык-төлек” номинациясендә урындагы ипи комбинатлары, кошчылык фабрикалары, фермер хуҗалыклары продукциясе лауреат исеменә лаек булды. Лауреатлар арасында “Башкортстан азык-төлеге” товар билгесенә ия 21 предприятие бар, диләр республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукын яклау комитетында.

Конкурс лауреатлары җитештергән продукцияләренә “Башкортстанның иң яхшы товары” логотибын кую һәм “Русиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында катнашу хокукын алды.