Уфада “Евразия йөрәге”дигән Халыкара сәнгать фестивале старт ала. Инде матур йолага әверелгән бу музыкаль бәйрәм 5 көн дәвам итәчәк.

Аның оештыручылары бәйрәмгә кагылышлы кызыклы идеяләре һәм фикерләре белән матбугат конференциясендә журналистлар белән уртаклашты.

8 июньдә тамшачыларны Симфония төне көтә – Милли симфоник оркестр белән опера җырчылары чыгыш ясаячак.  

9 июньдә – милли костюмнар парады һәм «UFA-KURAIFEST» концерты көтелә.

10 июньдә – икенче симфония төне узачак һәм ул Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты оештырылуга 50 ел тулуга багышланачак.

11 июньдә — тамашачыларны төрле илләр һәм төбәкләрдән килгән этнотөркемнәр катнашлыгындагы Этнотөнгә чакырачаклар. 12 июньдә фестиваль гала-концерт белән тәмамланачак.

Бу фестиваль бик үзенчәлекле һәм кызыклы проект, безнең илдә, гомумән, мондый фестивальгә охшаш бер генә мәдәни чара да юк, чөнки бер генә төбәкнең дә биш көнлек, төрле жанрларны үз эченә алган шунлый күләмле проектны үткәрерлек мөмкинлеге юк. Фестиваль, чынлап та, киң колачлы – программада 5 оркестр, 2 хор коллективы, күпсанлы төркемнәр, ансамбльләр һәм солистлар, барлыгы 700 катнашучының чыгыш ясавы көтелә.

Елена Фатыйхова.