Республикада старт алган гаилә атналыгында хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “Семейный бумеранг доброты” хәйрия акциясе игълан итте. Ул республиканың барлык районнарында үтәчәк.

Акция яңа һәм кулланылышта булган балалар товарлары: мебель, коляскалар, чаналар, велосипедлар, прыгунки, ходункилар, ашату өчен утыргычлар җыюдан гыйбарәт.

“Җыелган барлык товарлар берьюлы ике һәм аннан да күбрәк балалар туган гаиләләргә, товарлар бик күп җыелган очракта – теләгән һәр гаиләгә прокат шартларында биреләчәк”, - дип сөйләде Гаилә, хезмәт, социаль яклау министрлыгының матбугат сәркәтибе Роза Кузьменко. – Чиста һәм техник яктан төзек балалар товарлары гына кабул ителә. Сез дә үз “шәфкатьлелек бумерангы”гызны башлап җибәрегез һәм ул мотлак рәвештә кире рәхмәт сүзләре һәм күңел җылылыгы булып кайтачак”.

Балалар товарларын кабул итү республиканың барлык “Гаилә” үзәкләрендә башланды. Аларның адресларын һәм башка кызыксындырган мәгълүматны бушлай 8 800 347 5000 телефон номерына шалтыратып белеп була.