«Башнефть»нең заправкалау станцияләрендә янә бензинга хаклар артты. Барлык бензин төрләре һәм дизель ягулыгы 30 тиенгә кыйммәтләнде.

АИ-92 «Атум» маркалы бензинның бер литры, 39 сум 40 тиен тора, АИ-95 «Атум» — 41 сум 50 тиен, АИ-92 – 38 сум 80 тиен, дизель ягулыгы – 41 сум 80 тиен.  

  Хәтерегездә булса, Уфада узган ял көннәрендә генә хаклар арткан, ягулыкның бөтен төрләре дә 30 тиенгә кыйммәтләнгән иде.

Шулай, җәмәгать, шәхси машиналарда йөрергә артык кыйммәткә төшсә, велосипедка күчеп утырырга туры килмәгәе әле...