Бөре районының иң матур урыннарының берсендә, гүзәл Агыйдел буена урнашкан Югары Лачынтау авылы безне чып-чын авыл капкасы белән каршы алды.
– Авылдашлар җыелып сөйләштек тә, борын-борыннан килгән матур гадәтне саклап калырга уйладык, кадерле кунакларны нәкъ менә авыл капкасы янында каршы алу дөрес булыр дигән фикергә килдек, – дип каршылады безне Лачынтау авыл биләмәсе башлыгы Фидират Әхнәф улы Гәрәев.

 

30 ел дәвамында авыл биләмәсе башлыгы вазифасында эшләгән икән Фидират Әхмәт улы, күпмедер вакыт ”Агыйдел” колхозын җитәкләвен исәпкә алмаганда.
– Элекке белән чагыштырганда, бүген авыл биләмәсе башлыгы булып эшләү авырракмы? Ул вакытта бит колхоз җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган,– дигән сорау бирәбез аңа.
– 28 яшемдә оештыру, халыкны туплау сәләтемне күреп, зур ышаныч күрсәтеп тапшырылган эшне бүген дә зур җаваплылык белән алып барырга тырышам,– ди Фидират Әхнәф улы.– Әлбәттә, колхозлар булган чакта эшне оештыру җиңелрәк иде. “Агыйдел” колхозы моннан 14 ел элек яшәүдән туктады, шулай булгач, безнең халык бүген ансыз да яшәргә, тормыш итәргә өйрәнде инде.
Югары Лачынтау авыл биләмәсенә 4 авыл – Югары Лачынтау, Түбән Лачынтау, Яңа Яндыз, Яңа Баеш авыллары керә. Иң зур авыл – Яңа Баеш. Анда 250ләп хуҗалык исәпләнә. Югары Лачынтау авылында 135 йортта гаиләләр яши. Калган авылларда җитмеш бишәр хуҗалык исәпләнә. Димәк, авыл советы буенча 500ләп шәхси ихата җыела. Яшәүче халык саны 800гә якын.
Бу якларда булганда шуңа игътибар иттек: юллар каралган. Фидират Әхнәф улы әйтүенчә, дүрт авылдагы юлларның 75 проценты асфальт түшәлгән юллар. Бары тик авыл читендәге кечкенә һәм яңа урамнарга юл салу мәсьәләсе бар. Авылларына тулысынча газ үткән. Һәм моның өчен алар билгеле якташларына рәхмәтле.
Ә сезнең, кадерле укучылар, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшләгән Зыя Нури улы Нуриев турында ишеткәнегез бар идеме? Нәкъ менә Лачынтауда туып-үскән ул. Һәм авылдашларын газлы итүче дә ул.
Зыя Нуриевның исеме бар илгә билгеле. Башкортстанга 12 ел җитәкчелек иткәннән соң, аны Мәскәүгә алалар. 3 ел СССРның Хәзерләүләр министры вазифаларын башкара, аннан соң 1973 елда Министрлар Советы Рәисе урынбасары итеп тәгаенләнә. Әлеге җаваплы вазифада 12 ел эшли З. Нуриев. Нәкъ менә Зыя Нуриев якташларын газлы итә дә инде.
Фидират Әхнәф улы әйтүенчә, бүлгәләргә, материалларны башка авылларга җибәрергә теләүчеләр дә булган район хакимиятендә ул чакта, ләкин акыллы Зыя Нуриев проектны, дүрт авылны да кертеп бер итеп, аерылмаслык итеп эшләткән.
– Безнең авылларга, юллар торышы яхшы булу сәбәпле, автобуслар йөри,– ди Фидират Әхнәф улы.– Башка авыл хакимиятләре башлыклары бүленгән акчага юлларны ничек ремонтларга дип баш ватканда, безнең хәлләр яхшы гына дип уйлыйм. Бүген, мәсәлән, Түбәнге Лачынтауга, Яңа Яндызга Бөре шәһәреннән 3 тапкыр маршрут автобуслары йөри. Алардан, безнең авылларга килеп, чиктәш Борай һәм Дүртөйле районнары халыклары да файдалана. Бу бигрәк тә Бөредә укыган студентлар өчен яхшы.
Бүген Башкортстан авыллары картая, туган балалар саны кими дибез. Мондый күренеш моңа кадәр Лачынтауда күзәтелгән. Мәсәлән, быел Югары Лачынтау 9-еллык мәктәбен нибары 1 бала (!) тәмамлый. Аның урынына, 1 сентябрьгә беренче сыйныфка 8 бала укырга төшәчәк. Әйткәндәй, мәктәп кайчандыр 280 балага исәпләнеп төзелгән булган. Бәлки, киләчәктә балалар саны шулай арта барыр дип ышанасы килә.
– Бүген авыл хакимиятенең Беларусь тракторы бар, шуңа шатбыз,– дип сүзне дәвам итә Фидират Әхнәф улы.– Кыш дәвамында барлык урамнар да даими чистартылды, бу уңайдан тоткарлыклар булмады.
– Күрше Түбәнге Лачынтауга таҗик гаиләләре күчеп килгән дип ишеттек. Халык алар белән аралашамы?
– Моннан берничә ел элек чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән таҗик гаиләсе килеп урнашты, аннан алар, биредә халыкның яхшы, тормыш көтәр өчен уңайлыклар барлыгын белеп, үзләренең туганнарын да чакырып кайтардылар,– ди хакимият башлыгы.– Хәзер ишәйделәр, бүген 5 йортта яшиләр, тагын да йортлар төзү белән мәшгульләр. Аларга бер яклап та сүз әйтерлек түгел: тәрбиялеләр, динлеләр, гаиләләренә сокланып туймаслык. Түбәнге Лачынтау халкы аларны яхшы каршы алды, үзара киңәшеп, бер булып яшиләр. Әйткәндәй, таҗиклар да мөгезле эре мал, сарыклар асрарга әвәс икән. Шулай ук умартачылык белән дә шөгыльләнә башладылар.
Гомумән, безнең кайсы гына авылны алма, халык умартаны бик күп асрый, хәтта 500 баш тотканнары да бар арада. Безнең балны ашап туярлык түгел, урман-елга буйларында гына буладыр андый тәмле бал!
– Лачынтау авылларының тарихы да бик кызыклы икән...
– Лачынтау авылы 19нчы гасырның 50нче елларында барлыкка килгән. Тарихы бик кызыклы: Бүгенге Кушнаренко районының Карача-Елга авылының Наполеон явында җиңү яулап кайтучыларына атлар яки җир тәкъдим ителгән. Алар җирне сайлый һәм башта Агыйделнең теге ярында урнашырга булалар. Ләкин яннарыннан үтеп баручы берәү: “Бу җирләрне су баса бит, нигә бу урынны сайладыгыз?” дип акыл бирә. Шуннан авылдашлар Агыйделнең бу яр башына урнашырга булалар. Шулай итеп, безнең ата-бабалар менә без әле сокланып карап торган матур табигать кочагын үз итә.
Мәктәбебезнең 9 еллыкка калуына бик борчылдык, чөнки атаклы якташыбыз З.Нуриев белем алган, аның исемен йөрткән мәктәп бит ул,– дип сүзне дәвам итә Фидират Әхнәф улы.– Ләкин соңгы елларда балалар саны кимеде шул. Шулай да киләчәккә өметләрне өзмибез, сабыйлар туса, мәктәп тә гөрләр, балалар бакчасы ачу турында да сүз башларга исәп бар әле.
– Колхозларның юклыгы үзен сиздерәдер. Шулай да һәр якта үз эшен башлап, туган авылына, халкына ярдәм итәргә әзер торучы эшкуарлар бар...
– Бездә дә бар андый булдыклы егетләр. Мәсәлән, яшь егетебез Рөстәм Гәрәевны атар идем. Пекарня һәм кибет ачып, үзебезнең һәм күрше авыллар халкын икмәк белән тәэмин итә. Рөстәм бүгенге көндә келәндирләр (баранка) һәм икмәкнең төрле сортларын пешерә башларга исәп тота. Ул һәрвакыт авылда үткән чараларның башлап йөрүчесе, иганәчесе дә.
Шулай ук Яңа Яндыз авылындагы урманчылык хуҗалыгында эшләгән Рәсүл Дәүләтшинны атар идем. Якташларга игелекле, шәп егет ул.
Якында гына пилорама тотучы Мөдәрис Шәйхетдинов дигән егетебез бар.
Эшкуарлар тагын да күбрәк булыр иде дә ул, ләкин куркыта. Мин эшкуарлык белән шөгыльләнә генә башлаганнарга салым каникулларын тагын да озайтыр, җиңелләштерер идем.
– Авылларыгызда имин булмаган гаиләләр дә юк түгелдер?
– Барлар. Ләкин аларның берсен дә бөтенләй дөнья көтмәгән, баласын ташлап йөргәннәр рәтенә куймас идем. Алар белән даими рәвештә авыл хакимияте, хатын-кызлар советы, мәктәп аңлату эшләре алып бара.
– Сезнең якта зиратларның каралган булуына игътибар иттек.
– “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең – каберен бел” диләр бит. Гадәттә, 1 Май бәйрәменә бар авылдашлар җыелып кайта, зиратларны тазарту буенча өмә үткәрә. Ә инде аларны төзекләндерү, тиешле дәрәҗәдә тоту өчен хакимият тә, авылдан чыккан күренекле кешеләр дә актив тырыша.
– Фидират Әхнәфович, без сезнең яктан табигатегезгә гашыйк булып кайтып китәбез...
– Әйе, кунакка килүчеләр бездәге матурлыкка карап соклана. Менә озакламый Башкортстанда халыкара офтальмологлар конференциясе узачак. Чарада катнашучылар ял итәргә нәкъ безнең якны сайлаганнар. Әлбәттә, бу безнең өчен горурлык! Һәм шундый гүзәл урынны сайлап урнашкан ата-бабаларга рәхмәтлебез.

Безнең Лачынтау икмәген күрше районнарда да теләп алалар, – ди пекарняда 15 елдан артык икмәк пешергән Нурдәүләтова Рузилә.

 

 

– Авыл колхозсыз яшәргә өйрәнде, – ди хакимият башлыгы Фидират Гәрәев.

 

Узган гасырларда авыл бае төзеп калдырган таш бинада бүген пекарня.

 

 

Гөлара Арсланова.
Фәнил АБДУЛЛИН
фотосурәтләре.