Күз алдына китерик, гадәти генә авылда гадәти генә гаилә яши: бала-чагасы, мал-туары, бакчасы, мунчасы бар. Шул җыйнак кына зур дөнья – гаиләне яшәтер өчен акча кирәк. Әйе, күп чиновниклар башына да китермәгәнчә, аларга яшәү өчен өч мең дә түгел, өч мең ярым да түгел, күпкә күбрәк акча кирәк – олы өйгә ни кирәк, бәләкәй өйгә шул кирәк, дигәнчәрәк.


Себер акчасы озын дисәләр дә, аның артыннан тагын да озынрак юллар үтеп, озак вакыт якыннарыннан аерылып, Себернең озын төннәрендә озын вахтаны үтеп, инде, ниһаять, нужаның озын сакалына тотынып йөрергә туры килә ирләргә. Тагын без белмәгән яклары күп аның.
Себер ягында йөргән ир-егетләр уфтанып, зарланып бара торганнардан түгел. Түзәләр. Үзе яшәгән җирдә эшләп - эшләп тә тиешле эш хакын ала алмагач яки бөтенләй эшсез, акчасызлыктан гарык булып Себер юлын сайлый алар. Борынгы җырларда гына җырланган зимагурлардан арынып бетеп өлгерми хәзер аэропортлар, вокзаллар. Төркем-төркем тап-таза ирләр вахта алыша. Кызганычка каршы, кайсыларыдыр шул юллардан кире кайта да алмый кала. Патша заманында сөргенчеләрне җыйган Себер тарафлары, карлы-яңгырлы, зәмһәрир буранлы салкын Себер урманнары, далалары тулы татар белән башкорт баласы ди хәзер. Кызык эзләп китми ир-егетләр чебен-черки күзгә тулып барган якларга, мәзәге дә юктыр анда.
Чынлап та, рәхәт тормыштан китәме соң ирләр Себер тарафларына? Алар киткәч, гаиләләре ике кулсыз кала. Ирләрен озын акча артыннан Себергә озаткан хатын-кызлар ничек көн итә, дөнья көтә?
Ирләрчә җиң сызганып тормыш арбасын тарткан хатын-кызларны күп күргән бар иде, әмма Аскындагы Хәлиуллиналар кебек “сибиряк” хатыннарын беренчегә очраттык.
Яңавыл– юлы таш белән күтәртелгән, район картасыннан төшеп калмаска тырышкандай яңа өйләргә нигез биргән бер генә урамлы матур һәм газ кергән бәхетле авыл. Менә шул 30 йорттан торган авылда биш нигез Хәлиуллиннарныкы. Туган нигез – бакыйлыкка күчкән Фәтхинур бабай белән Рәзинә әбинең өе – алтынчы йорт та буш тормый, җәйгелеккә шәһәрдәгеләр кайтып, аңа җан өреп, төзәткәләп китәләр. Дүрт бертуган– Зәлфир, Зәки, Мөдәрис, Мөслим – авылда тормыш итә. Ике кыз – Фәрзәнә белән Ясилә читкә канат очырган.
Аларның бердәмлеге күпләр сокланырлык: эшләре дә, бәйрәмнәре дә уртак, хәтта ике киленне дә бер гаиләдән алып кодалашканнар.
Бу юлы без Хәлиуллин Мөдәрисләргә киттек. Ишек алдында нурлар бөркеп, тыйнак кына елмайган хуҗабикә каршы алды. Таныштык. Җәмилә исемле икән.
Өйгә үттек. Анда гел хатын-кыз. Берсеннән-берсе вак балалар йөгерешә. Бар җирдә тәртип, аш-су бүлмәсендә мул итеп өстәл ябылган. Бик җылы һәм якты өйдә бу мизгелдә өйдә ир-ат юклыгы барыбер сизелеп тора. “Хуҗа кайда соң?” – дип сорыйм Җәмиләдән. “Вахтада. Себердә инде!” – ди ул. Утырып кына сөйләшеп булмый, хуҗабикә вак мәшәкатьләреннән бушамый. Ул арада тегеннән берсе, моннан икенчесе эреле-ваклы ир балалар йөгереп уза. Ике яшь хатын аларны эләктереп алып икенче бүлмәгә алып чыгып китә. Ул да түгел, терекөмеш бөртеге кебек җитез малайлар тагын йөгереп килеп чыга. Мин кемнең кем икәнлеген аңларга тырышып Җәмиләдән сорыйм. Бактың исә, Җәмилә БР Президенты кулыннан медаль алган биш бала анасы икән. Бу сабыйлар Җәмилә белән Мөдәриснең оныклары – олы уллары Зифил белән киленнәре Регинаның уллары – Искәндәр белән Әмир; Зәки абыйларының улы белән килене – Динис белән Ләйсәннең уллары икән. Ирләре Себергә киткәндә бу хатын-кызлар шулай бер йодрык булып җыелып, дөнья көтә булып чыкты.
Җәмиләләрнең кызлары Таңсылу күрше Кышлау авылында кияүдә, китапханәче булып эшли. Аның ире Айдар да шулай ук Себер юлын таптый. Икенче кызлары Камилә 16 яшьтә, Чайковский шәһәрендә медучилищеда белем ала. Кечерәкләре Илсаф белән Миңсылу Иске Казанчы мәктәбендә 7 һәм 4 сыйныфта укыйлар.
Без барганда Мөдәрис белән Зифил Саха – Якутиянең ерак бер ноктасында эштә иде. Әти белән ул бергә төнге вахтада эшлиләр икән. Ә менә кияүләре белән аэропортта гына күрешеп калалар. Шулай итеп, бер гаиләдән өч ир Себергә йөреп эшли.
Ирләрнең вахтага күчүенә елдан артып киткән. Гаилә башлыгы Мөдәрис авылда чакта авыл хакимиятендә водитель булган. Зифил Аскында “Галерея окон” оешмасында эшләгән. Уйлаганнар да Себергә чыгып киткәннәр. Бүген хатыннары уфтанып:”Әй, юньле- рәтле эш хакы булмады. Авылда эше дә юк, акчасы да!” – диләр. Ирләре ике ай эшләп, бер ай ял итәләр. “Зарланмыйлар, – ди Җәмилә. – Ашханәләре бар. Яшәгән урын җылы, арымыйбыз, диләр. Эшләре белән канәгатьләр. Йортка кайткач та ял юк инде, эшләрен бетереп китмәсәләр, безгә кала”.
Регина белән Ләйсән икетуган Хәлиуллиннарда тормышта, дидек. Аларның энеләре Вилдан бар. Бу сөйкемле балалар әниләрен югалту кайгысын кичергәннәр – 45 яшьлек хатын юл һәлакәтендә вафат булган. 8 сыйныфта укучы Вилдан апалары тәрбиясендә яши.
–Ирләр югында ничек дөнья көтәсез?– дип сорыйм бу хатын-кызлардан. Ә алар мәшәкатьләрне көлкегә салып сөйли беләләр.
Бервакыт мунча нигезе караеп череп чыга. Җәмилә белән Регина, ике үсмер – Вилдан белән Илсаф аның нигезен сүтеп, яңадан эремә салып, идән җәеп, ләүкә куеп, евровагонка белән тышлап мунчаны “под ключ” ясап куйганнар.
“Эшләдек. Ирләрсез бәрәңге дә утырттык, печәнне дә чаптырып китертеп өеп куйдык. Июньдә кайтып ял иттеләр. Ярый бәрәңгене алырга кайтып өлгерделәр. Менә мал суярга кайталар. Шәһәрдәгеләр кебек, зур эшләргә кайтып йөриләр. Эшләгән эшне фотога төшереп, вацап аша салып хисап тотабыз, – ди ханымнар. –Түзәбез, акчаның нәтиҗәсе бар. Йорт тирәләрен юнәтә башладык. Балаларга да ярдәм кирәк”, – ди Җәмилә.
Ни генә эшләми гүзәл затлар: печән чабалар, балта-чүкеч тота беләләр, цемент белән эремә бутыйлар, евроремонт ясыйлар. Өйнең икенче катын да төзеп куйганнар... “Алай да, ирләр кипкесен кимибез, яулык бәйләп эшлибез”, – ди Җәмилә белән Регина. Намазга баскан саен үзләре ирләренә исәнлек телиләр.
Авылда эш һәм лаеклы түләү булса, алма кебек чибәр, яшь хатыннарын калдырып әллә кая китәр идеме бу ирләр? Елына дүрт кенә ай гаиләле булып яши бит алар. 25 яшьлек кенә Зифилгә дә кирәк булыр идеме ул Себер юлы?
– Себер сәламәтлекне бетерә. Зифил берәр эш ачарга хыяллана инде, әллә ничек булмый бит әле, – ди Регина моңсуланып.
Клуб директоры булып эшли бу яшь, чибәр хатын. Әле декрет ялында. Үзе биюләр сала, тавышы моңга бай. Мөдәрис белән Җәмилә дә совхоз таралгач күпләп мал асраганнар, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Җәмиләне шөпшә чагып үлемнән калгач, ул эшне туктатканнар.
Кулларыннан килмәгән эш юк. Мөдәрис кияүгә киткән кызларга бирнә сандыклары ясый. Аның туганнары – башка Хәлиуллиннар пенсиядә. Дүрт Халиуллин (Динисның абыйсы да вахтачы), кияүләре Айдар Суфияров һәм аның энесе дә Себер оча. Шулай итеп, туганлык җепләреннән чыгып карасаң, алты ир вахтада эшли. Авылда калган дүртесе үз эшләре белән мәшгуль.
Җәмилә дә ир-егетләрне кайтартып, үз шөгыльләрен булдыру яклы. Нәрсә эшләп була соң, дип уйлашабыз. Ул арада Җәмилә үзе әзерләгән ризыкларның телефондагы фотосурәтләрен күрсәтә. Заказга бавырсак, тортлар, камыр ашлары пешерә икән бит, баш ачытып икмәк сала. Бүгеннән кафе ачарлык осталыгы бар. Бу осталык әнисеннән мирас булып бирелгән. Җәмилә яңавыллыларның шәфкать туташы бурычларын да үти икән әле: уколлар кадый, система куя. Табиб әнисеннән күреп, кечкенәдән өйрәнгән бу шөгыле дә ярап куйган. Димәк, Камилә унсигездә кияүгә чыгып һөнәрсез калган әнисенең хыялын тормышка ашырачак.
Бар да килә кулларыннан. Оста да алар, булдыклы да. Тик нигә яшәгән җирләрендә бу кешеләр яраткан эшләренә лаеклы хак, бәя алмый? Кайчан оста куллы гади кешеләр үз авылларында җир җимертеп эшләп, җырлап яши башлар? Тиздәнме кайтыр ирләр гаиләләренә? Иман, рухият, туган тел, әхлак, мәдәният, ихласлык нигезе булган авылларга тереклек кайтырмы, җан керерме? Кайчан?..

Бергә җыелгач.


Алсу Төхвәтуллина.
Аскын районы.