Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кичә Казанның "Барионикс" аквапаркында бер хатын-кыз бәби тапкан. Балага дөньяга аваз салырга биредәге табиб һәм инструктор ярдәм иткән.

Әни кеше дә, сабый да үзләрен яхшы хис итә. Бала тугач, аларның икесен дә ашыгыч ярдәм хезмәте бала тудыру йортына алып киткән.   

Әлеге үзенчәлекле вакыйга уңаеннан аквапарк яшь әнигә гомерлек гаилә абонементы бүләк иткән. 

Матбугат.ру