Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә иртәнге җидедә торак йортта газ шартлавы турында хәбәр килгән.

"Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, ике фатирның җимерелүен ачыклады. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылды. Коткару эшләре бара", - дип әйткәннәр ведомствода.

“Кызганычка каршы, фаҗига ике кеше гомерен өзгән – 87 яшьтәге ир һәм 74 яшьтәге хатын – һәлак булганнар. Йортта балалар яшәмәгән. Шартлау нәтиҗәсендә янгын чыкмаган. Әле вакытлыча яшәп торыр өчен урын әзерләгәннәр. Шартлау урынында психологлар һәм кинологлар эшли. Җимерекләрне җыештыру эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе хезмәтендә.

Шартлау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Стәрлетамак шәһәрендә укучы 14 яшьлек Илнур Әмиров Люк Бессонның популяр «Такси» фильмындагы Peugeot 406 машинасының төгәл копиясен откан. Автомобиль танылган блогер Егор Бабаков ютуб каналында уйнатылган.

Илнур очраклы гына җиңүче булган: ул Егор Бабаковның Ютуб-каналына язылган һәм комментарий калдырган. Туры эфир барышында бәйгенең җиңүчесе билгеләнгән. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүче дип табылган кешенең ялган аккаунт булуы ачыклангач, яңа җиңүче итеп Башкортстан егете Илнур билгеләнгән.

Егор Бабаковның кайбер язылучылары арасында шундый зур бүләкнең 14 яшьлек (әле машина йөртә белмәгән) мәктәп укучысына эләгүенә каршы булучылар да табылган. Әмма Илнур үзенең машина йөртә белүен исбатлаган. Бүләкне ул әти-әнисе белән килеп алган.

Шунысы игътибарга лаек, үзенчәлекле бүләк Peugeot 406 машинасының капотында «Такси» фильмының легендасы – Сами Насери имзасы куелган.

Фото – Егор Бабаковның шәхси архивыннан.

sahne.ru

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Башкортстанның Дүртөйле районында кичә Мәскәү-Уфа трассасының 1235 нче чакрымында Уфа ягына китеп барган “Лада Гранта” автомобиле һәм каршыга килгән ярым тагылмалы “IVECO” йөк машинасы бәрелешкән.

“Юл-транспорт вакыйгасында җиңел автомобиль водителе һәм аның пассажирлары – хатын-кыз, 2 бала – фаҗига урынында һәлак булган”, - диләр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: Башкортстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Муниципаль районнарның республиканың 100 еллык юбилеена багышланган фестиваль-марафоны үтүе турында хәбәр итеп торабыз. 26 сентябрьдә башкалада Борай районы үзен күрсәтәчәк.

Фестиваль программасы районның тарихына, социаль-икътисади уңыш-казанышларына багышланган, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләрен һәм, әлбәттә, концерт программасын үз эченә ала. Шулай ук Борайның тарихы белән бәйле видеоматериаллар күрсәтеләчәк.

Фестиваль Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтәчәк.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Башкортстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга түләү җыю үсә, дип хәбәр иттеләр Төбәк операторында.

Агымдагы елның 10 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, бу күрсәткеч республикада 94,4% җиткән, былтыр 91,2% булган. 2018 ел башыннан Башкортстанда яшәүчеләр йортларны капиталь ремонтлауга барлыгы 1,810 млрд сумнан артык акча түләгән. Түләүләр буенча бурыч 140 миллион сумнан артып китә.

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонтка акча җыю буенча иң түбән күрсәткечләр – 75% тан азрак – республиканың Баймак, Кыйгы һәм Зианчура районнарында теркәлгән.

Куергазы, Хәйбулла, Стәрлебаш һәм Балтач районнарыннан тыш, байтак районнар 75-80% чигеннән үткән.

Башкортстанда капиталь ремонт өчен түләүләр җыю буенча беренче өчлеккә Белокатай (122,8%) , Бөрҗән (109,9%) һәм Бүздәк (105,6%) районнары кергән.

Уфага килгәндә, түләү җыю әле 93,6% тәшкил итә.

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы 2014 елның октябреннән эшли. Бүгенге көнгә республиканың капиталь ремонт программасына 16 965 йорт кертелгән, аларның 4 984е – Уфада.