Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында халыкара экология форумы үтте һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов пленар киңәшмәдә катнашты.

– Форумның исемендә билгеле бер провокация бар: икътисадмы әллә экологияме? – диде ул үзенең чыгышында. – Миңа калса, “әллә” урынында “һәм” дигәне торырга тиеш. “Икътисад һәм экология”. Алар икесе дә зур һәм тормышыбызда мөһим булган әйберләр. Безнең республикада алар бер-берсенә каршы тормыйлар. Без – дәүләт власте, сәнәгать оешмалары, эшкуарлар, фән – барыбыз да экологик яктан чиста, хәвефсез булган “яшел икътисад” төзергә тырышабыз. Бу – катлаулы, кайчак каршылыклы да юл.
Икътисади һәм экологик алымнар бәрелешкән очраклардан качып котылып булмый. РФ Президенты Сочи шәһәрендә Олимпиада уеннарына әзерлек алып барылган вакытта ачык итеп әйтте: акча эшләгәндә экология, тирә-як мохитне саклау беренче планда торырга тиеш”, – дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. .