Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Яңа гаилә барлыкка килү һәрвакыт шатлыклы. “Тату яшәгез, күп итеп балалар үстерегез” дип телибез аларга. Тик, кызганычка каршы, соңгы елларда күпләр рәсми никахка кереп, законлы никахта яшәргә ашыкмый.
Әлеге күренеш Башкортстанга да ят түгел: республикада теркәлгән никахлар саны кимүе күзгә ташлана. Мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тәүге өч аенда 4475 никах теркәлгән. Бу 2017 елның гыйнвар-март айлары белән чагыштырганда 377гә азрак.