Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Соңгы вакытта Русиядә составында 50 проценттан 100 процентка кадәр үсемлек майлары булган сырга охшаш продукцияне җитештерүне һәм сатуны тыярга телиләр дигән хәбәр таралды. Экспертлар кибетләрдә сатуга чыгарылган сыр – ул бөтенләй дә чын сыр түгел дигән фикерне җиткерергә тели. Шуңа күрә илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Сөт һәм сөт продукцияләренең хәвефсезлеге турында”гы техник регламентка кирәкле төзәтмәләр әзерләгән.

Бездә халык сырны ярата. Үткән елда Русия кибетләрендә 800 мең тонна сыр һәм сыр продуктлары сатылган. Соңгылары – 200 мең тонна. Аз түгел, шулай бит? Сөтсез генә күпме “сыр” җитеш-терелгәнен белеп тә, исәбен алып та булмый, диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре.
Министрлык мәгълүматлары буенча, үткән елда илгә читтән 150 мең тоннадан күбрәк сыр кертелгән. Иң гаҗәбе шул – бу продукцияләрнең составында сөт бөтенләй юк, алар 100 % үсемлек майларыннан эшләнгән. Ләкин! Аны сөт продукциясе итеп төреп, сөттән эшләнгән ризык итеп сатканнар.
Апрель башында Роспотреб-надзор сыр продукциясен контрольдә тотуны көчәйтергә, нормаларны сакламаган намуссыз җитештерүчеләрне штрафка тарттырырга ниятләве турында белдерде.
Кибетләргә ялган сырлар каян килеп эләгә соң? Экспертлар фальсификатның дүрттән бер өлеше Украинада җитештерелә һәм Белоруссия аша Русиягә килеп керә диләр. Бу продукциянең украин этикеткалары алып ташланып, яңалары – Македония һәм Иранда җитештерелгән дигәннәре беркетелә икән.
Гомумән, Русиянең сөт базарындагы хәлләрнең мөш-келлеге турында күптән сөйлиләр. Исәп палатасы үткән елда ук сөт базарында фальсификациянең өлеше 25% тәшкил итә дигән мәгълүмат биргән иде. Бик еш кына җитештерүчеләр сырдагы үсемлек майлары сыйфатына кагылышлы техрегламентларны бозалар икән. Сүз аларның сырга пальма маен – ә аның организмга зыяны турында яхшы беләбез – кушуы турында бара. Бу исә үз чиратында продукциянең үз хакын тагын да очсызлатырга мөмкинлек бирә.
Ялган сырларны “сыроподобная продукция” дип атыйлар. Техрегламентта да, федераль законнарда да мондый төшенчә юк. Аның сатудагы әйләнешен көйләү системасын әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгы сырга охшаш продукцияне җитештерүне һәм сатуны тыярга ниятли. Шуның өчен техрегламентка төзәтмәләр әзерләнгән дә инде. Әле ул төзәтмәләр ведомствоара киле-шүләр үтә.
Ялган сырларны җитештерүдән туктарга, читтән кертмәскә, аны кибетләрдә сатмаска дигән фикер белән барлык белгечләр дә килешеп бетми. Мәсәлән, “Рус-продсоюз” рәисе Дмитрий Востриков болай ди: “Базар системасында төрле тыюларга бик сак карарга кирәк. Мондый чаралар җитештерүчеләр өчен дә, кулланучылар өчен дә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр радикаль рәвештә тыйсак, кешеләр кибет киштәләреннән сөт майларыннан булмаган очсыз продуктларның югалуын сизәргә мөмкин. Ә бит сырга охшаш продуктларның очсыз булуы аларны популяр итә дә инде”.
Шулаен шулайдыр, ә составында сөт түгел, ә пальма мае булган ул “сыр”ларның күпме кешенең сәламәтлегенә зыян салуы турында уйлыймы икән Востриков әфәнде? “Бу продуктлар сөттән түгел, монысы дөрес, әмма алар зыянсыз. Бу гына сырга охшаш ризыкларны тыюга сәбәп була алмый”, – ди ул үҗәтләнеп.

“Ялган” сырлар бүген халык күпләп йөргән “Ашан”, “Лента”, “Магнит”, “Пятерочка”, “Карусель” һәм башка супермаркетларда зур уңыш белән сатыла.
Игътибарлы булыгыз, этикеткаларын укыгыз! Онытмагыз, сыйфатлы сырның килограммы 420 сумнан да ким тора алмый. Ә зур сәүдә челтәрләрендә ул 600гә дә җитәргә мөмкин.


Ялган сыр продукциясен тыю инициативасын күпчелек җитеш-терүчеләр дә, кулланучылар да хуплый. “Русия сөт җитештерүче-ләренә карата гадел булмаган конкуренция кулланылганын аңлап торабыз. Бу, иң беренче чиратта, чит өлкәләрдән пальма мае булган продукциянең кертелүе белән бәйле”, – дип исәпли РФ Җәмәгать палатасының агроҗи-тештерү комплексы һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьә-ләләре буенча комиссия башлыгы Евгения Уваркина.
Экспертлар чын сыр тулысынча сөт маеннан торырга тиеш диләр. Җитештерүчеләр иң беренче чиратта продукциянең сыйфаты, шифалы булуы, аны кулланган кешеләр, бигрәк тә балалар сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Ә бездә, кызганычка каршы, күп вакытта бу таләпләргә күз йомып, күбрәк керем алу, акча артыннан кууны кайгырталар.