Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында халыкара экология форумы үтте һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов пленар киңәшмәдә катнашты.

– Форумның исемендә билгеле бер провокация бар: икътисадмы әллә экологияме? – диде ул үзенең чыгышында. – Миңа калса, “әллә” урынында “һәм” дигәне торырга тиеш. “Икътисад һәм экология”. Алар икесе дә зур һәм тормышыбызда мөһим булган әйберләр. Безнең республикада алар бер-берсенә каршы тормыйлар. Без – дәүләт власте, сәнәгать оешмалары, эшкуарлар, фән – барыбыз да экологик яктан чиста, хәвефсез булган “яшел икътисад” төзергә тырышабыз. Бу – катлаулы, кайчак каршылыклы да юл.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


14 майда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда дөнья күргән указын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Әлеге документ 2024 елга кадәрге чорга ил үсешенең милли максатларын һәм стратегик бурычларын билгели.
Утырышта төп фикер алышкан темаларның берсе булып социаль тема, атап әйткәндә, төбәктә хәерчелек проблемасын хәл итү торды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Яңа гаилә барлыкка килү һәрвакыт шатлыклы. “Тату яшәгез, күп итеп балалар үстерегез” дип телибез аларга. Тик, кызганычка каршы, соңгы елларда күпләр рәсми никахка кереп, законлы никахта яшәргә ашыкмый.
Әлеге күренеш Башкортстанга да ят түгел: республикада теркәлгән никахлар саны кимүе күзгә ташлана. Мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тәүге өч аенда 4475 никах теркәлгән. Бу 2017 елның гыйнвар-март айлары белән чагыштырганда 377гә азрак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада балыкчы-броконьерлар очрап тора. Мәсәлән, Хәйбулла районында Таналык елгасында һәм күлләрдә хокук сакчылары броконьерларны ятьмә белән балык тотканда эләктергән. Алар балык тота торган 5 ятьмә, 100 баштан артык тотылган балык, көймә һәм “Лада Приора” автомобилен тартып алганнар.

Шуңа охшаш очраклар Краснокама һәм Мәләвез районнарында да теркәлгән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Ураза тоту көннәре һәм сәдака күләме

Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте Рамазан аенда мөселманнар өчен ураза көннәрен һәм фытыр (һәр мөселман Рамазан ае дәвамында Ураза бәйрәменә кадәр түләргә тиеш), фидия
(мөселман саулыгы сәбәпле ураза тота алмаган өчен түләү) һәм нисәб (бу зәкәт кешенең мөлкәте күләменнән чыгып исәпләнә) күләмен билгеләде.
Тиешле фәтвәгә БР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин кул куйган.
Фәтвәга ярашлы, быел Рамазанның беренче көне 16 майга туры килә. Ураза бәйрәме 15 июньдә билгеләнә.