Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Благовар районында яшәүче хатын “Хотей+” оешмасында сатучы булып эшләгән һәм 2018 елның февраль аенда декретка чыга.

Законга ярашлы, эш бирүче аңа пособие билгеләргә һәм түләргә тиеш. Әмма “Хотей+” оешмасы бу таләпләрне игътибарсыз калдыралар. Хатын хезмәт хокуклары бозылу турында шикаять белән прокуратурага бара.
Район прокуратурасы катнашыннан соң оешма җитәкчесе элекке хезмәткәренә тиешле акчаларны түли.