Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кредит оешмаларына, банкларга бурычы булганнардан бурыч түләтү юлларын киңәйтәчәкләр – 25 мең сумнан 100 мең сумга кадәр бурычны хезмәт урынында бухгалтерия аша тотып бару мөмкин булачак. Моның өчен башкару кәгазен (исполнительный лист) гражданинның эш урынына тапшыру да җитәчәк.

Мондый нормалар “Башкару производствосы турында”гы за-конга үзгәрешләр нигезендә кертеләчәк. Документны хөкү-мәтнең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе хуплаган. Экспертлар фикеренчә, мондый яңалык бурычлар түләтүне җиңеләйтәчәк, суд приставларына да нагрузкалар кимиячәк, бюджет акчалары экономияләнәчәк.
“Башкару производствосы ту-рында”гы законга үзгәрешләр проектын Юстиция министрлыгы әзерләгән. Югарыда әйтүебезчә, ведомство гражданинның хезмәт урынында бухгалтерия аша түләтеп була торган бурыч күләмен 25 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттыруны күз уңында тота.
Суд приставларының федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2018 елның башына бурыч күләме 25 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр булган 4,5 млн “эш” кузгатылган. Шуның 1,1 мил-лионын суд приставлары бурычлы-ларның хезмәт урынына юнәлткән.
– Бухгалтерия аша бурыч түләтү процедурасы максималь рәвештә автоматлаштырылачак – бухгал-терия бурычлының эш хакыннан бурычы беткәнчегә кадәр күпмедер процент тотып калачак, – дип аңлата бу җәһәттән Русия юристлары ассоциациясенең идарә рәисе Владимир Груздев.
Депутат Зөфәр Байгускаров та закондагы мондый үзгәрешләр бурыч түләтүне тизләтәчәк дип исәпли.
Бүгенге көндә русиялеләрнең банклар алдында бурычы 13,5 трлн. сумга җиткән. Кыскасы, бурычың сине эш урыныннан да эзләп табачак...