Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Перуда яшәүче бер хатын, көйсезләнгәне өчен табигатьне тиргәп басып торганда, өстенә таш яңгыры ява башлый һәм ул һәлак була.

Вакыйга болай була. Сантуса Нина Хуалла исемле 35 яшьлек хатын якшәмбе көнне башкалага юл тота. Әмма Паукартамбо шәһәренә алып бара торган бердәнбер автомобиль юлына таудан ташлар ишелеп төшә. Хатын башка водительләр белән бергә ишелгән урынны карарга чыга һәм тау өеменең өстенә менеп басып табигатьне сүгәргә керешә. Нәтиҗә озак көттерми: койма яңгырлар таудан тагын ташлар ишеп төшерә.

Хатынның гәүдәсен коткаручылар ташлар астыннан бер тәүлектән соң гына чыгара.

                           Эльвира Әсәдуллина әзерләде