Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

РФ Югары суды банда әгъзаларына карата чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Башкортстан Югары суды Бөре шәһәре һәм Бөре районы территориясендә 2014-15 елларда талау белән шөгыльләнгән банда әгъзаларын хөкем иткән иде . Бу егетләр 90нчы еллардагы рэкет төркемнәре кебек кылана: урындагы эшкуарларны үз “канаты” астына ала, автомобильләр урлыйлар, талыйлар. Һәр эшкуардан “канат” өчен 6 млн. сум алалар. Алар пистолет, бита һәм башка төрле корал кулланалар.
27-41 яшьлек өч җинаятьчене берьюлы берничә маддә буенча хөкем иттеләр. Башкортстан Югары суды аларны
7 елдан алып 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итте.