Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сенаторлар халык алдында тараткан ялган мәгълүмат өчен гражданнарны штрафка тарттырырга тәкъдим итәләр. Федерация Советы тиешле төзәтмәләрне әзерли дип хәбәр итте бу башлангычның авторы сенатор Ирина Гехт.

Ялган мәгълүмат өчен физик шәхесләр киләчәктә 50-100 мең сум штрафка тарттырылырга мөмкин. Бу яңалык гражданнарны тикшерелмәгән хәбәрләрне ишетеп коткыга бирелүдән яклау ниятеннән эшләнелә дип аңлата сенатор.
Аерым алганда, төзәтмәләр коммерциягә карамаган “псевдоэкологик” оешмаларның гамәлләренә кагыла. Авторлар дөреслеккә туры килми дигән билгеләмә чыгару катлаулы булачагын ассызыклый һәм моны тиешле тематиканы алып баручы власть органнары билгеләргә тиеш дигән фикердә.
Юристлар һәм экологлар исә төзәтмә кертелсә, “дөрес” дип бары тик власть органнары мәгълүматы гына исәпләнер дип шөбһәләнә.
Документны төзү идеясе соңгы арада киң колач җәйгән экологик экстремизм очраклары ешайганнан соң барлыкка килде, дип сөйли Ирина Гехт. Мисал өчен, теге яисә бу завод эшчәнлегеннән яман шеш авырулары артачак дип куркытучы псевдоэкологик оешмалар сәяси максатларда эш итә.

Башкортстан яңалыклары


  Белүегезчә, алдагы 2019нчы ел Русиядә президент Владимир Путин указы белән  Театр елы дип игълан ителде. 13 декабрьдә ил буенча Театр е...
14-12-2018 09:48
  Экология мәсьәләсе барыбызны да борчый. Әгәр дә ул турыдан-туры сулар һавабызга кагылса, борчылу ризасызлыкка әйләнә башлый. Мондый күр...
14-12-2018 09:17
 Бик мәгънәле акциябез бар безнең. Без аны “Өмет” бүләк ит” дип атадык. Якыннарыңа, әти-әниеңә, күршеләреңә, әби –бабайларга, авылдашларыңа ...
14-12-2018 08:49
  Чишмә районында 29 һәм 30 яшьтәге ике иргә мунча ягарга дип имән кискәннәре өчен хөкем карары чыгарганнар. Сентябрь анда ир-егетләр Ар...
14-12-2018 08:18
Бу сүзләр күңелдә ышаныч уятты. Балтачка “Өмет”челәрнең юллары төшеп тора дисәм, һич арттыру булмас.  Без район тормышын гәзитебез битләр...
13-12-2018 10:06
Мәктәпләрдә репетиторлык белән шөгыльләнүне тыймакчылар. Бу идеяне республиканың мәгариф министры вазифасын вакытлыча башкаручы Айбулат Ха...
13-12-2018 09:16
Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бардыр. Ә менә “Нур” театры тәкъдим иткән “Отышлы тормыш” спектакле тамашачыга шул сорауга җавап табарга яр...
13-12-2018 08:17
   Кичә, 11 нче декабрьдә, бер төркем “Өмет”челәр Борай – Балтач якларында булып кайттык. Бу – минем өчен эш сәфәре генә түгел, форсаттан ф...
12-12-2018 10:21

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


  Ямалның Губкинский шәһәрендә 13 нче декабрь көнне 3 яшьлек баланың мәетен автомат кер юу машинасыннан тапканнар. Тикшерүчеләр фаҗига...
14-12-2018 09:06
  Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе водительләрне фотсурәтләре буенча ачыклау системасына сынау үткәрә башлаган. Әгәр дә бу алы...
14-12-2018 05:42
Яр Чаллы шәһәре суды ун ел буе ялган диплом белән невролог булып эшләгән 39 яшьлек табиб ханымга карата ачылган җинаять эшен караган. Тик...
13-12-2018 08:57
“Литфонд” аукцион йорты “Кино” төркеменең лидеры, легендар рок-җырчы Виктор Цойның тагын берничә шәхси әйберен сатуга чыгарырга ниятли. Ан...
13-12-2018 08:10

Дөнья


Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә ...
11-12-2018 10:10
  Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып ...
11-12-2018 09:17
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News...
11-12-2018 08:25
Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык. ...
10-12-2018 09:33