Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Уфа районында яшәүче 4 ир-егет ветеранны талауда гаепләнә. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, аларның өчесе элек хөкемгә тарттырылган булган.

Гыйнвар аенда төнлә Октябрьское авылында хәмер эчеп утырганда араларыннан берсе моңа кадәр ярдәм итеп йөргән 93 яшьлек пенсионер әбине таларга тәкъдим итә. Ирләр лом белән әби йортының тәрәзәләрен ачалар, ветеранны бәйлиләр һәм кыйныйлар. Ахырда пенсионерның бөтен наградаларын, акчаларын һәм азык-төлеген алып чыгып китәләр. Җинаятьчеләр киткәч, пенсионер әби әсирлектән котыла һәм танышларына шалтырата.
– Урланган әйберләр: “Батырлык өчен” медале, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ор-
дены, “Жуков” медале, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” һәм башка. Караклар аларны сатарга өлгерми, чөнки хокук саклау органнары аларны кулга ала. Тулысынча гаепләрен таныдылар һәм әле сак астындалар, – диләр республика прокуратурасында.
Мондый хәбәрне ишетү күңелдә авыр тойгылар уята, күз яшьләренә буылмыйча укып булмый. Олы кешегә, ветеранга ни кыланып кул күтәрмәк кирәк? Награда-
ларның ветеран өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын гаепләнүчеләр күз алдына китерә микән?