Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Самолетта хулиганлык гамәлләре кылганы өчен Башкортстанда яшәүче ирне 300 мең сум штрафка тарттырганнар.

Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итүенчә, вакыйга 2017 елның ноябрь аенда булган. Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче исерек бер пассажир Уфа-Пхукет самолетында тәртипсезләнә башлый: кычкырып-кычкырып сүгенә, пассажирларга һәм стюардессаларга яный. Аннан үзеннән алда утырган балалы пассажирның урындыгын йодрыклары белән төя башлый.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

РФ Югары суды банда әгъзаларына карата чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Башкортстан Югары суды Бөре шәһәре һәм Бөре районы территориясендә 2014-15 елларда талау белән шөгыльләнгән банда әгъзаларын хөкем иткән иде

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сенаторлар халык алдында тараткан ялган мәгълүмат өчен гражданнарны штрафка тарттырырга тәкъдим итәләр. Федерация Советы тиешле төзәтмәләрне әзерли дип хәбәр итте бу башлангычның авторы сенатор Ирина Гехт.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Уфа районында яшәүче 4 ир-егет ветеранны талауда гаепләнә. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, аларның өчесе элек хөкемгә тарттырылган булган.

Гыйнвар аенда төнлә Октябрьское авылында хәмер эчеп утырганда араларыннан берсе моңа кадәр ярдәм итеп йөргән 93 яшьлек пенсионер әбине таларга тәкъдим итә. Ирләр лом белән әби йортының тәрәзәләрен ачалар, ветеранны бәйлиләр һәм кыйныйлар. Ахырда пенсионерның бөтен наградаларын, акчаларын һәм азык-төлеген алып чыгып китәләр. Җинаятьчеләр киткәч, пенсионер әби әсирлектән котыла һәм танышларына шалтырата.