Күп милләтле бу республиканың мәдәнияте җирле кабиләләр, күрше илләр һәм колонизаторлар йогынтысында оешкан. Шуның нәтиҗәсендә бүген без Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм, гомумән, бөтен дөньяда, мөһим роль уйнаган, алга киткән икътисадлы заманча илне күрәбез. Кытай диңгезенә чыгу һәм илнең гаять тә бай табигате туризм үсешенә этәргеч биргән — Вьетнам экзотик ял сөючеләр арасында иң популяр дәүләтләрнең берсе булып санала. Бүгенге көндә ил халкы 97 миллионнан артык тәшкил итә. Былтыр бу сан 1 миллионга кимрәк булган.

Илдә вьетлар, тайлар, тхайлар, кхмерлар һ.б. милләт вәкилләре иңгә-иң терәп яши. Вьетнам теле дәүләт теле булып санала. Мәктәпләрдә шулай ук инглиз, француз, кытай телләрен өйрәтәләр. Турист фирмасы хезмәткәрләренең шактые рус телен белә. Бу илдә ял итәргә теләүчеләр Вьетнамны тәү чиратта диңгез һәм таза-чиста комнары ягъни кызыну урыннары өчен сайлыйлар.
Ил территориясендә көчле цивилизацияләр туган һәм җимерелгән. Озак вакытлар ил кисәкләргә бүлгәләнеп яши. Нибары 18 нче гасыр ахырында Вьетнам озакка сузылган гражданнар сугышыннан соң Нгуеннар династиясе җитәкчелегендәге бердәм дәүләткә әверелә ала. 19 гасыр аларга янә изелү китерә. Бу юлы Европадан. Франция илнең көньягын басып ала. Вьетнам Икенче бөтендөнья сугышы башланганга кадәр аның колониясе булып кала. 1945 елда ил, ниһаять, кискен борылыш ала, властька коммунист Хо Ши Мин килә. Хәзер инде үзен Демократик Республика дип атаган Вьетнам Франция белән мөнәсәбәтләрне хокукый шартларда тигезләргә тырыша, әмма сөйләшүләр бернигә китерми — 9 елга кадәр сузылган беренче Һинд-Кытай сугышы башлана.
Илдә Коммунистлар партиясе йогынтысы үсүе Кушма Штатларның ачуын китерә, ул бердәм дәүләт булдыру буенча гомум сайлауларга тыгыла. Тагын сугыш чыга. Ул сугышта Америка һәм СССР хәрби көчләре катнаша. Озакка сузылган канкоешлы сугыш Төньяк һәм Көньякның кушылып, бердәм Вьетнам Социалистик Республикасы тууына китерә. Ул 1992 елда ышанычлы рәвештә либераль һәм демократик үсеш курсы ала. Бүгенге көннәрдә исә бу дәүләт икътисади, гыйльми һәм сәнәгать үсеше юнәлешләрендә зур адымнар белән алга бара.
Вьетнамның зур булмаган мәйданы табигый һәм климат төрлелегенә үтә бай. Бу җәһәттән ил өч өлешкә: Төньяк Вьетнам (Бакбо), Үзәк Вьетнам (Чунгбо) һәм Көньяк Вьетнам (Намбо) зоналарына бүленгән. Нәкъ менә шушы бүленеш Вьетнамның төрле төбәкләрендәге хуҗалык төрлелеген һәм кешеләрнең яшәү рәвешен билгели.
Илнең чирек өлешен джунгли урманнары келәме каплаган. Шул ук вакытта кеше аягы басмаган урманнар иң төпкел почмакларда гына — төньякта — сакланып калган. Урманнар нигездә тауларда үсә. Тигезлекләр тулысынча чәчүлекләр белән капланган. Вьетнам үсемлекләр патшалыгы: биредә агачлар төре генә дә меңнән артык санала һәм аларның күбесе — камфар, дарчин, эбен, кызыл һәм тимер агачлары кебекләр — кыйммәтлеләрдән санала.
Иң беренче башлап Һинд-Кытайда культуралаштырылган дөге уҗымнары Вьетнамның 85 процент мәйданын били. Калган азык культуралары исә ниндидер сәбәпләр аркасында дөге үстерергә ярамаган җирләрдә үстерелә. Бу кыяклы ашлыкның 200гә кадәр сорты: ак, сары, кызгылт, хәтта карасы да була. Көньяк Вьетнамда “йөзмә” дөге үстерелә. Ул теләсә нинди сулы басуларда да мул уңыш бирә: су югарырак күтәрелгән саен сабагының тиз сузылуы нәтиҗәсендә башагы һәрчак су өстендә кала. Дөгенең иң кыйммәтле үзенчәлеге шунда ки: тыгыз кабыклы бөртекләр, кыйммәтле элеваторларга зарурлык кичермичә, бозылмый-нитми озак вакытлар дымлы климатта саклана ала.
Вьет өчен “дөге” — ризык сүзе синонимы. Әгәр ул табын артында бер тәлинкә булса да дөге ашамаса, дөньяның бер деликатесы да аңа тамагы тую хисен бирә алмаячак. Кайчандыр үз вакытында танышлар: “Сез әле дөге ашадыгызмы?”— дип ихтирам белән бер-берсен сәламләгәннәр.
Махсус рәвештә суга батырылган дөге басулары биектән караганда — дамбалар һәм авыллар утраучыклары белән ергаланган су көзгесен хәтерләтә. Сулы дөге басуларында балык та үрчетәләр. Алары исә икеләтә файда китерәләр — балык азык та, судагы зарарлы бөҗәкләрне дә ашый. Бер-берсенә күрше булган басуларда киртәләр юк — аларны крестьяннарга юл булып хезмәт иткән дамбалар алмаштыра. Вьетлар авыллары чит кеше күзеннән агачлар һәм бамбуклар арасына кереп яшеренгән. Шул ук вакытта иң кечкенә авыллары да гармонияле урнашкан һәм тулысынча тәртипкә салынган кечкенә бер дөнья. Һәр нәрсә үз урынында ята. Көньяк-Көнчыгыш Азия халыкларыннан аермалы буларак, вьетлар йортларын субайларга түгел, ә җиргә төзиләр. Теләсә нинди материал — бамбуктан алып кирпечкә кадәр — стена булып хезмәт итә. Крестьян утары үзәге ян-якка хуҗалык төзелешләре куелган торак йорттан гыйбарәт. Аш бүлмәсе каршында таштан яисә яндырылган балчыктан ясалган зур савытлар тора. Хуҗа йорты түрендә гаилә альтаре — фани дөньядан киткән гаилә әгъзалары исемнәре язылган таблицалар һәм фотолар тора. Традицион йорт җиһазлары гади һәм зәвыксыз: агач сандыклар һәм берничә агач сике. Йорт түбәсе баганаларга терәлә һәм алар арасына ял итү өчен гамак эленгән. Аш өстәлен һәм урын җәймәләрен үрелгән чыпталар (циновка) алмаштыра. Традицион аш-су савытлары бамбук һәм балчыктан ясалган. Ил көньягында исә кокос чикләвеге кабыгы табак-савыт булып хезмәт итә. Бер сүздә, вьетнамлы йорты бик сирәк очракта гына матур була, әмма ишекләре һәрчак кунакларга ачык.
Вьетларның традицион киемнәре кесә салып туры итеп тегелгән иркен блузадан, киң ыштаннан, билбау һәм баш киеменнән гыйбарәт. Крестьяннарның көндәлек киемне гадәттә кара яки соргылт киҗе-мамык тукымадан була. Хатын-кызлар киеме ао зай (көньякта — ао ай) дип атала. Бәйрәм өчен ао зайны чагу төсле ефәк тукымадан тегәләр һәм ул күзләрнең явын алып тора. Кияүдәге вьет хатыннары чәчләрен җыйса, кызлар исә иңнәренә таратып җибәрә. Эсседә дә, яңгыр яуганда да, ирләр дә, хатын-кызлар да данлыклы очлы башлы эшләпә — нон — кияләр. Пальма яфракларыннан үрелгән эшләпәләр бар дөньяда Вьетнам символы буларак танылган.
Вьетнам аш-суы илнең табигый үзенчәлекләре исәпкә алынып, шулай ук Кытай һәм Япония йогынтысы аркылы да барлыкка килгән. Диңгез продуктлары, дуңгыз ите, чикләвек һәм кузаклылар өстенлек итә. Аңлашылуынча, дөге аерым урын алып тора. Аңардан тукмач, күмәч һ.б. күп төрле ризыклар әзерлиләр. Вьетлар мөгезле эре малны ныграгы эш өчен файдаланалар. Бәлки шуңа да сыер һәм буйвол итен сирәк ашыйлар, ә кокос һәм соя алар өчен сөт булып хезмәт итә. Әйткәндәй, соя сөтеннән ясалган эремчек (безгә ул тофи сыры буларак таныш) Вьетнамга Кытайдан килгән һәм илнең төньяк районнарында киң таралган. Кытайлардан алган тагын бер ашамлыклары — тукмач. Аны бик яраталар. Бөтен ил буенча Ханойдан алып Хошиминга кадәр шулпа, тукмач, пешкән ит, соя шытымнары һәм яшел тәмләткечләр кушып пешерелгән ашны ашамаган вьетнамлыны күз алдына китерүе кыен.
Вьетнамлылар кытайлар сыман, һәр европалы да тәмләп карарга базнат итмәгән, экзотик продуктлар яратулары белән дан тота. Әйтик, ефәк күбәләге курчаклары, чаяннар, чикерткәләр... Туристлар өчен Вьетнам аш-суында сюрпризлар хәттин ашкан. Европалының бик сирәге генә, мәсәлән, очучы тычкан тәмен, кобра еланы итеннән ясалган салатны тәмләп карарга батырчылык итә. Вьетнамлылар еланнарга карата аерым мөнәсәбәттә. Алар аны без тавык итен ашаган кебек ашый. Җитмәсә, аны кешене дәвалау көченә ия дип саныйлар. Мәсәлән, кобра еланының чи йөрәген ашаган кеше сәламәт һәм озын гомерле була, имеш. Әлеге органны типкән чагында йотарга кирәк. Ресторанга килгән кеше күз каршында еланны тазартып аңардан берничә төрле блюдо ясыйлар. Еланның тиресен кыздыралар. Кыздырылган крокодил — тагын бер экзотик ашамлыклары. Эчендә яралгысы булган үрдәк йомыркасы карап торуга шулай ук безнең йөрәкләрне ярырлык экзотик ашамлыклары.
Безнең күңелләргә ятышлы ризык турында да берничә сүз. Вьетнам кофесы дөньяда иң яхшысы дип санала. Ил кофе экспортлау буенча дөньяда икенче урында тора. Куертылган сөт, йомырка сарысы, йогурт һәм кокос сөте белән кара кофе бик популяр.
Хошимин шәһәре үзәге умарта күче сыман кеше кайнавынан гүләп тора. Тротуарларга милли эшләпәләрен кигән вак сәүдәгәрләр сибелгән: берәүләре ананас, манго, апельсин сата, икенчеләре яңа тотылган балыклар, елга креветкаларын тазарта. Шунда ук 4 кешелек кафе: анда дөге тукмачы, фо ашы пешерәләр, кысла коймаклары кыздыралар. Ашамлыкларының уртача хакы безнең акчаларда 50 сум тирәсе тора. Биредә яшәүче халык тамакларын кафеда туйдырырга күнеккән. Бүген илдә яңа фатирларны хәтта аш бүлмәсен ясамыйча төзи башлаганнар. Чөнки аның кирәге юк.
Тирә-якта төтен: пешерәләр, кыздыралар, төнәтәләр, кайнаталар... Шунда ук яшел такси униформасы кигән мотоциклчылар машина бөкеләреннән тизрәк чыгып ычкынырга тәкъдим итәләр. Арытабарак борынгы тегү машиналарында тегүчеләр утыра, ачык һавада чәчтарашлар чәч кисә... Аларның барысы бергә Кытайдагы сыман — эшче куллар, Русиядәге сыман бай нефть ятмалары булмаган Вьетнам могҗизасын тәшкил итә. Безнең илдәге икътисад 0 тирәсендә тыпырчынганда, Вьетнам икътисады елына 6,7 % тәшкил итә. Уңышның яртысыннан күбрәген арзанлы тукмач ашы сатучы урам кафелары тәэмин итә. Озын сүзнең кыскасы, 1991 елда илдә базар реформалары башлануның максаты гади кешеләрне каезлап хәерчелеккә төшерү түгел, ә киресенчә, аларга күбрәк акча эшләргә булышу була. Ул чакта Вьетнамга вак кибетләр, остаханәләр, рестораннар күп кирәк була. Бүгенге көндә теләгән кеше бер атна эчендә кафе ача ала. Әгәр дә ул төзелеш өчен чыгымнарын күрсәтсә, аны 3 елга салымнан азат итәләр. Яңа эш башлаучы эшкуарларга башта “симерү” мөмкинлеген бирәләр. Ә инде “симезләрдән” яки эре эшкуарлардан бюджетка тиешле күләмдә салым түләттерәләр. Дәүләт банклары вак эшкуарлыкка процентсыз кредитлар бирә. Дөрес, соңыннан акчаларның кая китүен тәфсилләп тикшерәләр. АКШ белән коточкыч каты сугыштан соң харәбәләр-җимерекләрдән торган бу ил бүген күкрәп чәчәк ата. Безнең сыман алма пеш, авызыма төш дип, чит ил продуктларына өметләнеп гомерләрен заяга үткәрмиләр — бөтен ризыклары үзләренеке. Бүген икътисади үсеш буенча Кытайдан гына калышкан Вьетнам дөньяда икенче урында тора.
Резеда Кадикова.