Уфада яшәүче Антон Сазонов илләр буйлап сәпиттә дөнья гизәргә тели. Ә, белүебезчә, хыяллар кайчагында чынга аша! Антон да 12 июнь көнне башкаланың Салават Юлаев мәйданыннан Азиянең 16 иле буйлап сәяхәткә кузгалган иде. Бер айдан артык вакыт үтеп тә киткән.
Антон Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан буйлап үтәргә өл-гергән. Хәзер инде ул элекке СССР чикләрен үтеп, таҗик-әфган чикләре аша Памир тракты буйлап маршрутын дәвам итә. Аннан Вахан коридоры аша Кытайга юл тотмакчы. Мар-шрутның башы, сәяхәтче әйтүенә караганда, артык авыр тоелмаган.
– Башта, юлда чын таулар булмаганда, тиз һәм яхшы барылды, – ди Антон. –Казах Төркестаныннан Үзбәкстанның башкаласы Ташкентка якынча 300 чакрым булган араны мин өч көндә үттем. Казахстанда трас-салар искиткеч яхшы дәрәҗәдә! Педальләреңне әйләндереп кенә өлгер, сәпит үзе алып бара. Ләкин инде анда эссе – көн саен + 33, +35 градус чамасы, хәтта эссерәк тә әле.
Урта Азия халкы гаять кешелекле һәм кунакчыл, алар рус телен яхшы белә. “Чимкенттан төш вакытында чыктым, ләкин эсселек шулкадәр көчле, сәпиттә бару мөмкин түгел. Шәһәрдән чыгар алдыннан шәхси йортлар ягына борылдым да бераз хәл алыр өчен күләгәдә туктап торырга булдым. Мине шунда ук урындагы халык күреп тә калды, ишек алдына алып та кереп китте. Өч сәгать буена без анда күләгәдә сөйләшеп утырдык, салкынча компот эчтек. Ашаудан, ничек тә сүзләр табып, баш тарттым. Мине сыендыручылар Сталин тарафын-нан 1944 елда Грузиядән, Аспиндзадан күчереп китерелгән төрекләр булып чыкты. Аннан да алдарак, аларның ата-бабалары Ван күле буенда гомер иткән булганнар. 17 сәгатьләрдән соң кызулык бераз сүрелә төште, һәм мин юлга кузгалдым. Компоттан соң тәнгә хәл кереп китте. Кич җиткәндә Кызылгуртта туктап ял итәргә булдым. Ял урыным – тау сырты аша үтә торган юл – уңайлы булып чыкты, ул трениров-калар өчен дә, алга табан сәяхәт итү өчен дә җайлы иде.
Үзбәкстанның башкаласы Таш-кенттан Таҗикстанның баш-каласы Дүшәнбегә барып җитү өчен Антонга 4 көн кирәк була. Иң авыр участок – Памир-Алай тавы сыртын узу. Көннәр кызуланганнан-кызулана, көндез-ләрен сәпиттә бару мөмкин булмый. Температура 40 градус-тан да төшми. Шуңа сәяхәтче юлга мөмкин кадәр иртәрәк кузгалуны хуп күрә.
– Үзбәкстанда туклану белән бәйле проблемалар бөтенләй юк, – ди Антон. – Барсы да шундый тәмле һәм яңа гына әзерләнгән. Хаклар шаккатырлык – 100 сумга син туйганчы, 150 сумга күбен-гәнче ашыйсың, ә инде 200 сумга алынганын бер утыруда ашап бетерү мөмкин түгел. Анда туклану урыны, гадәттә, тактадан эшләнгән сәке (топчан) була. Аның өстен келәм белән каплап эшлиләр, җиләс булырлык итеп эшлиләр. Анда тәмле итеп сыйланырга да, төшке аштан соң хәтта йоклап алырга да мөмкин.
Дүшәнбегә килеп җитүе хакында Антон түбәндәгеләрне яза:
–Дүшәнбегә мин күтәренке рухта килеп җиттем. Ни дисәң дә, экспедиция уңышлы, корылган план буенча бара. Ял итүдән тыш, миңа техник мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк иде – Тау-Бадахшан автоном өлкәсенә пропуск эшләтергә һәм карточкадан кулга акча алырга.
Анзоб тау сыртыннан алып килүче юл әкрен генә шәһәрнең үзәк магистраленә алып керә. Мин “Авеста” кунакханәсендә туктарга булдым. Шәһәрдә – ял көне – Таҗикстанда Бердәмлек көне.
Моннан берничә ел элек кенә әле Таҗикстанда чып-чын граж-даннар сугышы бара иде, урындагы халык теләр-теләмәс кенә әйтүенчә, ул чакта барысы да барысы белән дә сугышкан. Шуңадыр, бүген биредә “вахдат” (бердәмлек) сүзе адым саен кабатлана.
2018 ел Таҗикстанда туризм елы дип игълан ителгән. Прези-дентлары Эмомали Рахмон, ту-ристлардан акча “сыгу” һәм, гомумән, рәнҗетү тыела дип әйткән. Шулай булгач, Таҗикстан буйлап сәяхәт итү белән проблемалар, гомумән, булмады. Хәтта ашаган өчен дә сирәк түләргә туры килде, акчаны алмыйлар, “син безнең кунак” диләр дә куялар.
Икенче көнне иртә белән үз эшләрем буенча киттем. Беренче мәсьәлә – бу кэш, ягъни акча. Минем төп картам – “Мастер-кард”. Үзбәкстанда бер урында да аны алмадылар, шул сәбәпле, Дүшәнбегә килеп җитүгә акчам калмады. Хәтта кунакханәгә дә мине вәгъдәләремә ышанып кына керттеләр.
Озакламый, әлеге мәсьәләнең Дүшәнбедә дә озатып йөрүе ачыкланды. Мине шәһәрдә Казах-станның Казкоммерцбанк банкы булуы гына коткарды – биредә мин сомонилар да, киләчәктә кирәк булыр дип долларлар да алып куйдым.
Аннан мин Рудаки проспекты буйлап ОВИР ягына юл алдым, чөнки Памирга пропуск алырга кирәк иде. Паспорт әзер булганны бер тәүлек көтәргә кирәк, ләкин биредә туристларга үзгә караш – барысын да 15 минут эчендә эшләп бирделәр!
Маршрутның киләсе мөһим ноктасы – Хорог. Анда барып җиткәнче 500 чакрымнан артык юл үтәсе бар”.
Сәяхәтләр маҗарасыз гына буламы – тау сыртларының берсен үткән тоннельдә ике тап-кыр (!) арткы тәгәрмәче тишелә. Антонга Дангарадагы шиномон-тажга кереп, яңа камералар сатып алырга туры килә. Кытай камералары базарда нибары 70 сум гына тора икән, шулай булгач, тишелгәнен ямап вакыт әрәм итәсе дә түгел.
Дангарадан соң чын тәмуг башлана – эсселеккә чыдамалы түгел. Бар ихтыяр көчемне җыеп алга барам, – ди Антон. – Көндез күләгәле урында туктап йоклап алам, чөнки сәпиттә һич бармалы түгел.
Урыннардагы экзотика – сәя-хәтнең аерылгысыз юлдашы. Анда яшәүчеләрнең көнкүрешен истә-леккә калдыру – Антонның мак-саты шундый.
Хорогта Антон Сазонов беренче тапкыр мәктәпкә кергән. Биредә 458 бала белем ала. Анда система Русиянекенә охшаш: шулай ук 11 ел дәвамында укытыла, билгеләр шкаласы да шундый ук. Уку елы 1 сентябрьдән башлана да 7 июньдә тәмамлана. Анда язгы һәм көзге каникуллар юк икән, аның урынына, балалар кышын бер ай буена рәхәтләнеп ял итә. Антон андагы балаларга Русия, шулай ук үзенең сәяхәте турында җентекләп сөйләгән һәм Уфа укучыларының хатларын тапшырган. Сазоновның велоэкспедициясе “Дөнья бала-лары” дип атала, проектның мак-саты – дөньяда мәктәпләрнең күп төрле булуын күрсәтү белән бергә, аларның уртак максатлары булуын да күрсәтү, ул да булса – балаларны укыту һәм тәрбия бирү эшенең мөһимлеге. Әйткәндәй, Хорог балалар ы да Башкортстан укучыларына хатлар язып, сәяхәт-чегә тапшырган.
Антон Сазоновның сәяхәте дәвам итә. Без киләчәктә дә болар хакында сөйләрбез әле.

 

Без килолап кына алган абрикослар – таудай өелеп ята. Аларның берникадәр өлешеннән күрәгә әзерләячәкләр. Бу – Таҗикстанда.

 

 

Хуҗабикә дөяне сава.

Бу – Казахстан.

Гөлара Арсланова әзерләде.