Бер чеметем борыч яки дарчин (корица) ашамлыкка кабатланмас тәм бирергә мөмкин. Хәер, мөмкин генә түгел, бирә дә. Бу мәсьәләдә европалылар да, азиялеләр дә бәхәсләшми. Тик бер “ләкин” белән: һиндлар тәмләткечләрне ашамлыкларына безнең сыман чеметемнәрдә түгел, ә калакларда үлчәп салалар. Чөнки тәмләткечләр аларның ашамлыкларына гына түгел, ә тормышларына да ямь һәм тәм өстәүче.

“Безнең ил бик юмарт. Без чеметемнәрдә эш итмибез. Шулай күнеккәнбез: мул җыр-моң, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, күп сүз. Дөгегә тәмләткечләр өстибез, көлчәләргә кушып пешерәбез, яшелчәләргә өстәп төнәтәбез, сөтле чәйгә кушабыз”,—ди һиндлар тәмләткечләрнең тормышларында зур роль уйнавын бәяләп.
Һиндстанда махсус тәмләткечләр базар-лары бар. Шундый данлыклы һәм Азиядәге иң зур базарларның берсе – Кхари-Баоли базары. Андагы базарга килеп керсәң, тәмләткечләрнең исе һәм тәме чәчләргә, киемнәргә сарыла, күзләрне әчетә. Алюмин мисләрдә һәм ачык авызлы капчыклардан кызыл, сары, яшел, чуар төсле, мең төрле тәмләткечләр таусыман калкып тора. Имбир һәм куркума, солдатлар сыман, бер рәткә тезелгән. Ә кайбер тәмләткечләрне европалы үз гомерендә тәү тапкыр күрә. Һиндлар тәмләт-кечләрне бармакларында уып тикшерәләр, ят нәрсә кушылмаганмы дип, кат-кат исниләр. Туристлар матур капларга тутырылган тәмләткечләр сатып алса, һиндлар үлчәүлесен алалар. “Белмәссең ул капларга нәрсәләр тутырылуын”,– ди алар.
Традицион тәмләткечләр кушылмаларын һинд хуҗабикәләре үзләре әзерли. Нинди штатта яшәүләре һәм гаилә традицияләренә бәйле рәвештә, теләсә нинди тәмләткеч алар өчен ингридиент була ала. Гарам-масала, ягъни кушылмалардан торган тәмләткечләренә кара һәм ак борыч, канәфер (гвоздика), әнис, кориандр, кардамон, имбир, чили борычы һәм мускат чикләвеге керә.
Тәмләткечләр тарихына тукталмасак, язмабыз тулы булмас төсле. Һиндс-танның көньяк-көнбатыш ярларында урнашкан Малабарда яшәүчеләрнең тәме булмаган дөге кайчандыр бердәнбер ашамлык-лары булган. Моннан 3500 еллар элек анда күченгән беренче арийлар яртылаш җир эшкәртүчеләр, яртылаш күчмә тормышта яшәүчеләр була. Аларның җирләре шулкадәр уңдырышлы була ки, арийлар җир эшкәртүдә торган саен терлекләрен ешрак куллана башлыйлар, соңыннан исә бөтенләй үсемлек белән генә туклануга күчәләр. Һиндстанның яңа кешеләре урындагы кайбер үсемлекләрнең яфраклары, тамырлары һәм орлыкларының ашамлыкка аеруча бер тәм бирүен тоеп калалар. Шуңа алар ул үсемлекләрне махсус үстерә башлыйлар. Тора-бара ул үсемлекләрнең асыл кыйммәтен аңлап, мисырлылар, финикийлылар, гарәп һәм римлыларга сата башлыйлар. Товарларны корабларга һәм кәрваннарга төяп ташыйлар. Ерак һәм хәвефле юл тәмләткечләрнең хакын кыйммәтләтә. “Сибелмәле алтын” асылташлар, алтын-көмеш һәм затлы тукымалар кебек зиннәтлегә әверелә.
Европада исә тәмләткечләр сату монопо-лиясенә венециалылар ия була. Ия булуын-булалар, тик алар затлы тәмләткечләрнең дөньяның кайсы почмагыннан ташылуын белмиләр. Алар тәмләткечләрне гарәпләрдән сатып алалар, алары исә еланнар тулы күлләр, татлы үләннәрдән бөркет оя корган кыяташлар турында уйдырмалар сөйлиләр. Унбишенче гасыр ахырында бөек сәяхәтче Васко да Гама Һиндстанга диңгез юлын ача һәм анда үз күзләре белән тәмләткечләр базарын, ягъни борыч, куркума һәм зәгъфранны (шафран) күрә. Нәкъ менә британлылар ачышы аркасында Һиндстан тәмләткечләр ватаны итеп санала башлый.
Хәер, асылда кайбер тәмләткечләр, мәсәлән, канәфер, дарчин, мускат чикләвеге башта Һиндстанда үсмәгән була. Аларны чит ил сәүдәгәрләре алмашка алып килә. Әйткәндәй, Һиндстанны эзләп табам дип, Американы ачкан данлыклы сәяхәтче Христофор Колумб король сараена капчык-капчык куркума һәм зәгъфран алып кайтырга вәгъдә итә. Әмма ул килеп туктаган таныш булмаган ярларда кызыл чили борычлары гына үскән була. Диңгез гизүче аларны Европага алып кайта. Португаллар аларны үзләренең Гоа колониясенә илтә. Башта урындагы халык чит-ят үсемлеккә зур шик белән карый. Әмма ниндидер акыллы баш сәүдәгәр һиндларны борыч явыз рухларны куркыта дип ышандыра. Шуннан соң гына ул һиндларның изге үсемлегенә әверелә.
Бүген исә илнең Ассам штатында чили борычының чиксез зур плантацияләре үстерелә. Алар борыч фабрикасында сортларга аерыла. Көненә 20 килограмм борычны сабагыннан һәм яфракларыннан арчыган өчен 20 рупий (17 сум) түлиләр. Бу эш илдә җиңелләрдән санала, шуңа күрә анда олы яшьтәгеләр, хатын-кызлар һәм балалар эшли. Башта бу эшкә өйрәнмәгән кешенең бармаклары утта пешкәндәй әрни. Хәтта тиреләре суелып төшә. Кеше бар нәрсәгә күнегә бит, 1–2 елдан соң бармаклары сизми башлый. “Димәк, явыз рухлар ташлап китте дигән сүз”,– ди һиндлар.
Кхари-Баоли базарында иңнәренә авыр капчык салган ирләр әрле-бирле чаба. Аз гына булса да акча эшләү өмете белән килгән авыл кешеләре бер келәттән икенчесенә тәмләткечләр төялгән капчыклар ташыйлар. Бер көн эчендә йөкче гомум алганда, 25 чакрым ара үтә һәм көненә 59 рупий (44 сум) акча эшли. Ә менә ике тәгәрмәчле арбасы булганнар — бәхетлерәк. Чөнки кулбашка бер капчыктан артыгын салып булмый. Арбага исә унлап капчык салып була. Болары – эшкуарлар. Алар акчаны унлата күбрәк эшлиләр, хәтта ялчы яллый алалар. Тик башта базар түрәләреннән рөхсәт кәгазе кирәк.
Һиндстанның икенче бер төбәге Кералда башка төрле борыч – карасын – җыялар. Кара борыч лиана сыман агачларга үрелеп үсә. Аларны зур фабрикада сортларга аерып, тарттыралар. Илдә тәмләткечләр базары кече эшкуарлык хуҗалыкларыннан тора.
Тәмләткечләрне җыю һәм эшкәртү ысулы борынгыча кала бирә. Арзанлы эш көче хәттин ашкан, ә техника джунгли урманнарына керә алмый. Шуңа да тәмләткечләрне кул белән җыялар. Кечкенә яшел тәлгәшләрне кавырсын тартмаларга тутыралар. Аннары ачык һавада таратып киптерәләр.
“Европалылар өчен тәмләткечләр ашамлыкка кушылма гына. Ә безнең өчен алар шатлык, чагу төсләр, сәламәтлек. Әчедән һәм татлыдан башка дөнья төссез сыман. Димәк, без тәмләткечләр җитештерүчеләр, кешеләргә шатлык өләшәбез”,–ди һиндлар.
Индуизмның изге язмаларына, ягъни Ведаларга ярашлы, бөтен тәмләткечләр матди дөньяның өч сыйфатына ярашлы классларга бүленә: байлык, дәрт-дәрман һәм наданлык. Наданлык тәмләткечләре микроб-ларны үтерә, әмма ачу һәм начар гадәтләргә бирешүчәнлекне тудыра. Алар кискен ачы тәмләткечләр, мәсәлән, “бхут джоколия” дип аталган чили борычы сортлары. Әлеге борыч үскән көньяк-көнчыгыш Һиндстанда аны филләрне куркыту өчен киртәләргә буйыйлар. Ә 2010 елдан алып бу борыч порошогы туты-рылган гранаталар белән демонстрацияләрдә катнашучыларны куып тарата башлыйлар.
Дәрт-дәрман тәмләткечләре мәхәббәт уянуга булыша. Алар: пажитник, канәфер, зәгъфран. Әлеге тәмләткечләрне акыл белән файдала-нырга кирәк, чөнки борынгы язмалар раславынча, алар кеше холкын боза ала.
Байлык-муллык, иминлек тәмләткечләренең барысы да диярлек аюрведага кертелгән. Авыруны, тән кызуын басу һәм салкын тиюне дәвалау үзлегенә ия булган имбир дә, тонусны күтәрүче кардамон да анда бар.
Аюрведа — ул дәвалану турында гына түгел, матурлык турында да белем бирүче фән. Әгәр кыз бала озак кына кияүгә чыга алмаса, аңа куркума битлеге ясарга киңәш ителә. Илаһи тәмләткечтән кешенең йөзе балкый башлый.
Куркума тукымаларны да бик яхшы буйый. Тукыманы аның тамыры белән яисә порошогына батырып куялар. Алтын сарыдан алып кызыл төскә кадәр төс керә. Кайчандыр бу вариант ярлылар өчен саналган. Бүген исә шушы ысул белән буялган кием стильле экологик сувенир булып санала.
Куркуманы буяу буларак язның Холи фестивалендә файдаланалар. Анда катнашу-чылар төсле су яисә төсле порошок тузаны сибешә. Сары порошокны куркумадан ясасалар, кызылын марена тамырыннан ясыйлар. Кайбер җитештерүчеләр буяуга зәгъфран өстибез дисәләр дә, бу шаштыру гына.
Һинд осталары зәгъфран мыекларын җен-текләп җыя. Алар шулай ук бу сирәк товарның ясалмасын ясарга өйрәнгәннәр. Шуңа күрә Һиндстанга баргач зәгъфран сатып алам дип, яхшы итеп алдануың бар, әгәр белгән кеше ярдәм итмәсә.
Тәмләткечләр базарында Һималай тозы, Дарджилинг чәе, Ассаманың киптерелгән җимешләре дә сатыла. Тәмләткечләрне Һиндстанның бөтен почмакларынан ташыйлар. Алар бүген дә иң төп байлыклары булып санала, чит ил кешеләреннән бигрәк, индусларның үзләре өчен зур хазинә. Тәмләткечләр һиндлы тормышын чагу итә, мөнәсәбәтләргә борыч өсти. Ә башка илләргә һинд мәхәббәте бүләк итәләр.
Резидә Әхиярова.