Русиянең булачак президентын ил халкы сайлаячак, дип белдерде Владимир Путин алмашчысы хакындагы сорауга җавап биреп.

“Әлбәттә, мин моның хакта уйлыйм, - диде Путин. – Чын мәгънәсендә алмашчы юк. Аны илебез халкы, Русия сайлаучысы билгеләячәк”.

Март аендагы NBC телеканалына биргән интервьюсында Путин 2000 елдан  президент срогы башланганнан бирле алмашчы хакында уйлавын белдерде.