Instagram һәм Youtube сервисларын тыялар икән дигән имеш-мимешләргә карата В.Путин бүгенге “туры бәйләнеш”тә Русия властьлары бернәрсәне дә ябарга җыенмыйлар диде.

“Сезнең борчылуыгызны һәм интернетта эшләгән кешеләрнең борчылуларын яхшы аңлыйм. Без бернәрсәне дә ябарга җыенмыйбыз”, - диде В.Путин миллионлы блогерның әлеге сервислар язмышы хакындагы соравына.