50 еллап элек Кытайның көнчыгышында урнашкан Шенгши архипелагындагы Хутуван (Хату Ва дип тә йөртәләр) авылында тормыш гөрләп торган. Анда 2000ләп балыкчы гаиләләре бергә көн күргән. Хутуванның тотылган балыкны материкка озата торган порты да була. Әмма 1990 елларда порт ташландык хәлгә килә, күп тә үтми утрау бушап кала. Китәргә урыннары булмаган берничә дистә кеше генә яшәп кала анда.

Ул моменттан алып 20 еллап вакыт үткән, һәм Хутуван тулысынча табигать хакимлегендә кала. Үрмәли торган үсемлекләр бөтен биналарны каплап алган. Берчә куркыныч, берчә шөбһәле, әмма шул ук вакытта тарту көченә ия авыл байтак туристларны үзенә җәлеп итә. Кытайның кунаклары гына түгел, үз иле халкы да Хутуванны барып күрергә омтыла.