Әфган сугышында хәбәрсез югалган совет очучысының исән булуы турында хәбәр килеп иреште. Бу турыда Русия десантчылар союзы җитәкчесе, Советлар Союзы Герое генерал-полковник Валерий Востротин хәбәр иткән. Очучыны туган иленә кайтару өчен финанс ярдәме генә түгел, дипломатик сөйләшүләр, иҗтимагый оешмаларның ярдәме дә кирәк булачак.

Хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән бу очучы әлеге вакытта Әфганстанда. Аның самолетын мөһаҗирләр бәреп төшергән булган.